МБОУ «Старокырлайская основная общеобразовательная школа» Арского муниципального района РТ/МБГБУ "Иске Кырлай төп гомуми белем мәктәбе"
Визитная карточка
| Адрес: | 422021, РТ, Арский район, с. Старый Кырлай, ул. Молодёжная, д. 1А |
| Телефон: | +7(843)-665-76-21 |
| E-Mail: | Sskrl.Ars@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ"Старокырлайская ООШ" |
| Руководитель: | Гилязиев Хайсар Равилович |
| Год основания учреждения: | 1974 |
| У нас учатся: | 41 учащихся, 6 воспитанников |
| У нас учат: | 12 учителей и 1 воспитатель |
МБОУ «Старокырлайская основная общеобразовательная школа» Арского муниципального района РТ/МБГБУ "Иске Кырлай төп гомуми белем мәктәбе" - новости
Страницы: << 41 42 43 44 ( 45 ) 46 47 48 49 50 >>
-
ВПР 16.03.2021

Бу атнада мәктәбебездә укучыларның ВПР эшләре старт алды. Бүген 4 класс укучылары рус теленнән ике өлештән торган ВПР эше башкардылар.
-
"Иң яхшы сыерчык оясы-2021" 12.03.2021

Озакламый җылы җилләре, ләйсән яңгырлары белән яз киләчәк. Яз башында гына күзәтелә торган бер рәхәт мизгел - ул күчмә кошларның кайтуы һәм матур итеп сайрап җырлаулары. Сыерчыклар күренү белән гөрләвекләр ага, үги ана яфраклары чәчәк ата, беренче күбәләкләр оча башлый. "Сыерчык диңгез артына китсә дә, туган оясына кайта", дигән сүз бар халыкта.Бу кошлар урында берничә кызыклы факт язып үтик:
1. Бу кошлар көнгә 300-350 тапкыр бөҗәк алып кайта. Шулай итеп табигатьне зарарлы бөҗәкләрдән чистарта.
2. Башта ата сыерчык килә. Ул бик матур итеп сайрый, әмма аның җыры моңсурак була. Ә инде ана сыерчык кайткач, алар бергәләшеп илһамланып җырлыйлар.
3. Сыерчык хәтта башка кош булып җырлый ала. Сыерчык башкаруында карга тавышын да, карлыгач черелдәвен, колын кешнәвен һ.б. тавышларны да ишетергә мөмкин.
4. Алар агач куышларында, түбә астындагы уентыкларда, яр карлыгачы ояларында яшиләр. Ә инде кешеләр ясап элгән оялар булса - монысы бигрәк тә шатландыра үзләрен.
5. Ана сыерчык зәңгәрсу йомырка сала. Сыерчык балаларының авызлары зур, томшык читләре сары төстә була. Караңгы ояда аларны әти-әниләре шул сары томшыкларыннан таба. Бу чорда сыерчык концертлары туктап тора, чөнки аларның балаларын ашатасылары бар.
6. Галимнәр күзәтүенчә, сыерчыклар балаларына һәр ике минут саен җим китереп тора икән.
7. Очып баручы сыерчык көтүе үзенең оешканлыгы белән күпләрне гаҗәпләндерә. Көтү эчендәге меңләгән сыерчык барысы берьюлы хәрәкәтләнә, мәтәлчек атынып очыш хәрәкәтләрен үзгәртә. Әлеге кошларның мондый бердәм хәрәкәт тудыра алу мөмкинлекләрен бер галимнең дә аңлата алганы юк.
8. Сыерчыклар берничә төрле була: брамин сыерчыгы, кызыл томшыклы сыерчык, гади сыерчык, чуар сыерчык, ал сыерчык, соры башлы сыерчык һ.б.Укучыларыбыз җылы яклардан кошлар кайтуны түземсезлек белән көтәләр.
-
" Кошларны беләсезме?" 11.03.2021

Табигать фәннәре атналыгын дәвам итеп, 7-8 классларда "Канатлы дусларыбыз" дигән темага багышланган уен дәрес үтте. Командаларга бүленеп, укучылар кошлар буенча төрле катлаулыктагы сорауларга җавап бирделәр, иҗади эшләр башкардылар. Ахыргы нэтиҗэ:дуслык җиңде.
-
"Сез географияне беләсезме? " 10.03.2021

Табигать фәннәре атналыгын дәвам итеп, география укытучыбыз "Сез географияне беләсезме? " дигән темага 7 класс укучылары өчен уен-дәрес оештырды. Укучылар географик белемнәрен тагын да ныгыттылар, атаклы географларны, аларнын сәяхәтләрен, һәрбер материкның хайваннар һәм үсемлекләр дөньясын искә төшерделәр. Дәрес бик куңелле узды.
-
Табигать фәннәре атналыгы 09.03.2021

Мәктәбебездә табигать фәннәре атналыгы башланды. Биология укытучысы Гилязиева Г.Р. укучыларны атналыкның планы белән таныштырды. Бүген башлангыч сыйныфларда "Без- табигать дуслары " темасына кичә үткәрелде. Укучылар табигатькә сак караш, экология темасына кызыклы сөйләшүдә катнаштылар, сирәк очрый торган хайваннар турында презентация карадылар.
-
Оялар әзер. 06.03.2021

Күчмә кошларны каршыларга әзерлек эшләрен башлап җибәрдек.
-
" Дуслык күпере" 05.03.2021

5 нче мартта 1-4 класс укучылары өчен " Дуслык күпере" исемле чара оештырылды. Үз эченә ике бәйрәм шатлыгын бергә алып, шигырь сөйләп, матур җырлар җырлап, табышмак әйтешеп, кызыклы сорауларга җавап таба- таба бәйрәм бик күңелле үтте.
-
Бәетләрдә - ачы язмышлар
04.03.2021
"2021 нче ел- туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы" уңаеннан, Иске Кырлай төп гомуми белем мәктәбендә милләтебезнең гореф - гадәтләре, милли йолалары, традицияләре, татар халык авыз иҗатының кабатланмас энҗе - җәүһәрләре булырдай үзенчәлекле жанрлары турында даими рәвештә классларда төрле тәрбияви чаралар үткәрелә. Бүген, 4 нче март конне, 7 нче класс җитәкчесе Хәбибуллина Г.Г. "Бәетләрдә - ачы язмышлар" темасына тәрбия сәгате үткәрде. Укучылар бәет жанры, аның төрләре, язылу тарихлары белән таныштылар.
-
Чаңгы ярышы. 03.03.2021

Бүген мәктәбебездә Фәнил Гәрәфиев истәлегенә традицион чаңгы ярышлары уздырылды. Укучылар 4 төрле яшь категориясенә бүленеп ярыштылар. 1 нче урынны безнең мәктәп чаңгычылары яулады, 2 нче урында - Арчаның 6нчы номерлы урта гомуми белем мәктәбе, 3 нче урында- Лесхоз мәктәбе. Җиңгән командаларга дипломнар һәм кубоклар тапшырылды.
-
02.03.2021

Мәктәбебез укучылары " Көмеш кыңгырау", " Сабантуй", "Салават күпере" кебек балалар өчен чыга торган газета - журналларны бик яратып укыйлар. Килгән һәр яңа санына күзәтү ясыйлар, матур мәкаләләр, кызыклы әкиятләр белән танышалар. Балалар өчен үткәрелә торган төрле бәйгеләр белән танышалар. Татарча вакытлы матбугат белән кызыксынучы укучылар көннән- көн арта.


















