МБДОУ «Старотурналинский детский сад Арского муниципального района РТ»
Визитная карточка
| Адрес: | 422019, Республика Татарстан, Арский район, д. Старые Турнали,ул. Комсомольская, д.68 |
| Телефон: | |
| E-Mail: | dssturnali.arsk@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБДОУ "Старотурналинский детский сад" |
| Руководитель: | Евсеева Эльвира Васильевна |
| Год основания учреждения: | 1991 |
| У нас учатся: | 9 |
| У нас учат: | 1 |
МБДОУ «Старотурналинский детский сад Арского муниципального района РТ» - новости
Страницы: << 31 32 33 34 35 36 37 ( 38 ) 39 40 >>
-
Татар малае, татар кызы бәйгесе 18.03.2021

МБМБУ «Арча 5 нче балалар бакчасында «Татар малае, татар кызы» бәйгесе узды. Безнең балалар бакчасыннан, әзерлек төркеменә йөрүче Бариева Алия катнашты.Иң зирәк кыз номенациясендә җиңү яулады. Афәрин, Алия.
-
Иртәнге аш 17.03.2021

Иртәнге аш балалар өчен бик файдалы. Безнең бакчада аны 8.30 сәгатьтә ашыйлар. Рационда боткалар, батонга ягылган май, сыр, чәй бар.
-
Канатлы дусларга 15.03.2021

Кошлар – безнең канатлы дуслар, дибез. Ә аларны саклау – һәрберебезнең уртак бурычы. Без бакча балалары белән канатлы дусларыбызга ярдәм йөзеннән сыерчык оялары ясап, аларны элү хәстәрен күрәбез. Бакчада «Сыерчык оясы» бәйгесе игълан ителгәч, төркемебездәге балалар әти-әниләре белән бергәләп язның җырчы хәбәрчеләре – сыерчыкларга бик матур оялар ясадылар. Иң яхшы оя ясаучыларны билгеләп үттек. Барлык оялар да балалар бакчасында үсеп утыручы каен агачларында урын алды. Ерак юллар үтеп туган якларына кайткан кошлар безнең матур ояларыбызда куана-куана сайрыйлар. Алар шулай итеп безгә рәхмәт әйтәләр, күрәсең. Хәзер инде кошларга күңелләренә хуш килгән ояны сайлап, гаилә кору эшенә керешәсе генә калды.
-
Язгы кояш нурында ! 11.03.2021

Көннәр матурланды, кояш көлеп карый. Саф һавада уеннарны бик яратып уйныйлар, кар әле бетмәгән, рәхәтләнеп чана шуалар.
-
Әбиемнең күнел сандыгы. 10.03.2021

Кичәнең максаты: балаларда ана теленә, аның традицияләренә, милли- җырлы-биюле уеннарына, гореф- гадәтләренә ихтирам, мәхәбәт тәрбияләү. Әбиләргә карата хөрмәт, аларга инсафлы булу, ихтирам итү күнекмәләре тәрбияләү. Аларның гаиләдәге абруен, күрсәткән хезмәтләрен хөрмәтләү. Халык иҗаты, халкыбызның мирасы аша әдәплелеккә өйрәтү.
-
Мин әнием сиңа рәхмәтле! 09.03.2021

Онлайн форматта булса да, балаларның әниләренә булган рәхмәтләре җыр - бию аша чагылды. Әниләренә ясап биргән бүләкләре әниләрне бигрәк тә шатландырды.
-
Өлешләрдән бөтен җыябыз. 03.03.2021

-
Сыерчык оялары ясадык. 26.02.2021

Район күләмендә үткәрелгән конкурсларда балалар әти- әниләре белән берлектә бик теләп катнашалар. Сыерчык оялары ясауда да алар актив катнаштылар.Бик җыйнак, матур оялар булды.
-
23 февраль- Ватанны саклаучылар көне. 19.02.2021

Гаиләнең, терәге – ир-ат, әти кеше. Безнең татар халкында борыңгыдан әти кеше – гаилә башлыгы итеп, аңа зур ихтирам, олы хөрмэт белән караганнар, бу бүгенге көндә дә шулай кала бирә. Ни әйтсәңдә гаиләнең бөтенлеге, барлыгы аның җилкәсендә. Әтиләр ил терәге, гаилә таянычы да. Безнең әтиләребез, картатайларыбыз, без тыныч яшәсеннәр, матур уйнасыннар, тамакларыбыз тук булсын, илебез имин булсын өчен Ватаныбызны саклаганнар. Без бу кадерле кешелэребезне 23 февраль – Ватанны саклаучылар көне белән тәбрик итәбез! Сезгә, хөрмәтлеләребез, ныклы сәламәтлек, балаларыбызга урнәк булуыгызны, гомерләрегез озын булып, тыныч күк йөзе астында яшәргә насыйп итсен!
-
Кисеп ябыштыру шөгыле 17.02.2021

Занятиеның максаты:балаларны кәгазь белән эш итүне өйрәтергә дәвам итү, аппликацияне ясау ысуллары белән таныштыруны дәвам итү; бармак моторикасын үстерү, күз үлчәмен ныгыту, тәрбияче инструкциясе белән эш итүне ныгыту; табышмакларга дөрес җавап табырга өйрәтү; шигырьне игътибар итеп тыңларга өйрәтү.












