Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение "Шекинский детский сад" Арского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Арча муниципаль районы "Шекә балалар бакчасы" муниципаль бюджет мәктәпкәчә белем бирү учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422036, Республика Татарстан, Арский район, с. Шека ул.Свердлова ,д.19 |
| Телефон: | |
| E-Mail: | dssheka.arsk@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБДОУ "Шекинский детский сад" |
| Руководитель: | Аскарова Лилия Гайнулловна |
| Год основания учреждения: | 1989 |
| У нас учатся: | 15 |
| У нас учат: | 1 |
Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение "Шекинский детский сад" Арского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Арча муниципаль районы "Шекә балалар бакчасы" муниципаль бюджет мәктәпкәчә белем бирү учреждениесе - новости
Страницы: << 91 92 93 94 95 96 97 98 99 ( 100 ) >>
-
Бакчабызда башлангыч профсоюз оешмасы . 26.01.2016

Бүген бакчабызга башлангыч профсоюз оешмасы членнары тәрбиячебез Шакурова Мәүлидә Мәүлетовнаны 50 яшьлек олуг юбилее белән котларга килделәр.Озак еллар бер урында нәтиҗәле хезмәте өчен Мактау грамотасы һәм истәлекле бүләк тапшырдылар.
-
Медпунктта булдык. 25.01.2016

Бүген балалар белән медпунктта булдык.Фельдшер Рамилә апалары балаларга авыруларга каршы ничек көрәшү турында сөйләде. Балаларга сәламәтлекне саклауның кирәклеген төшендерде, сәламәтлекне саклауда су, һава, кояшның әһәмиятен; саулыкның матур гомер итү өчен мөһим шарт икәнлеген аңлатты. Балаларда үз сәламәтлекләренә карата җаваплы караш тәрбияләде.
-
Туган көнең белән котлыйбыз! 22.01.2016

Кадерле хезмәттәшебез Шакурова Мәүлидә Мәүлетовнаны 50 яшьлек юбилее белән чын күңелдән котлыйбыз.Син 30 елдан артык гомереңне мәктәпкәчә яшьтәге балаларны тәрбияләүгә багышладың. Хезмәтебезгә ямь өстәп, авырмый, кайгы-хәсрәт күрми, озын гомер итүеңне, гаилә шатлыгы, балаларыңның, якыннарыңның игелеген күреп яшәргә язсын Ходай! Ныклы тазалык, озын гомер, ак бәхетләр белән мул тормышта яшәвеңне телибез!
Туган көнең белән
Чын күңелдән сине котлыйбыз.
Сәламәтлек, шатлык-куанычлар,
Күңел тынычлыгы телибез.Иң изге теләкләр белән бакча коллективы
-
Мәктәпкә хәзерлек төркемендә сөйләм үстерү һәм грамотага өйрәтү эшчәнлеге. 20.01.2016

Максат : Сүзгә аваз анализы ясау күнекмәсен камилләштерү. Бирелгән сүздән беренче һәм соңгы авазны аерып алуга күнегүләр бирү."Күл"сүзенә аваз анализы ясау."Күл" һәм"мүк"сүзләрен чагыштыру.
"Сүзне уйлап әйт" уены оештыру. -
Китапханәдә булдык. 18.01.2016

Китапханәче Рәзинә апалары балаларгаГ.Тукайның тормыш юлы турында сөйләде.Балаларга язып калдырган әкиятләре, шигырьләре,хикәяләре турында әйтеп үтте.Әкият китапларын балалар кызыксынып карадылар.
-
Саф һавада физкультура эшчәнлеге . 15.01.2016

Саф һавада, табигатьтә үткәрелүче хәрәкәтне һәм үзконтрольне үстерүче шөгыльләр балаларның үз хәрәкәтләре белән да идарә итә белүен ныгыта. Саф һавада үткәрелүче физкультура шөгыльләре балаларга үзләрен табигатьнең бер кисәге булуларын тоемларга булыша.
-
Кисеп-ябыштыру эшчәнлеге.Тема: Автобус. 13.01.2016

Максат: Кисеп ябыштыру турындагы белемнәрне ныгыту, камилләштерү (түгәрәк, турыпочмаклы өлешләрен кисәргә өйрәтү).
Бурычлар:
- Тәрбияви: тормыш куркынычсызлыгы нигезләрен формалаштыру. Балаларда мөстәкыйльлек, җаваплылык хисе үстерү.
- Белем дәрәҗәсен үстерү: психик процессларны үстерү; игьтибарлылык, хәтер, фикерләү.
- Укыту, өйрәтү: транспорт төрләре буенча белемнәрне ныгыту.Төрләре буенча аера белүне формалаштыру,исемнәрен дөрес әйтү.Балаларның белем дәрәҗәсен тирәнәйтү.
-
Мәктәпкә хәзерлек төркемендә рәсем эшчәнлеге. 11.01.2016

Тема:Кышкы уеннар.
Максат :Рәсемдә катлаулы булмаган сюжет бирә белергә өйрәтү.Кеше фигурасы ясау,дөрес пропорция,кул-аяклар белән гади хәрәкәт бирү алымын ныгыту.Карандашлар белән ясау һәмкраскалар белән чиста, пөхтә буяу күнекмәләрен камилләштерү.Бәяләмә бирергә өйрәтү. -
Яңа еллар белән Сезне! 31.12.2015

Хөрмәтле хезмәттәшләрем !
Сезне чын күңелемнән Яңа ел белән тәбрик итәм.Сезгә иң беренче сәламәтлек, авыр хезмәтебездә сабырлык , зур уңышлар,ак бәхетләр,гаиләләрегездә тынычлык,күңелтынычлыгы телим.Елларыбыз тыныч.күкләребез аяз ,тормышларыбыз түгәрәк булсын. -
Бүген бездә Яңа ел бәйрәме. 29.12.2015

Яңа ел килә
Күңел көтә яңа елның
Ак мамыктай карларын,
Ап-ак шәлле агачларын
Эх зәхәр бураннарын.
Ак басуны ярып үткән
Тирән чана юлларын
Истә әле зарыкканнар
Көтеп яңа елларын.
Ул теләкләр, ул бүләкләр
Яңа елнын көнендә,
Рэхэт чаклар, кызык чаклар
Онытылмый бүген дә.
Менә тагын әкрен генә
Атлап килә Яңа ел,
Теләкләрем тормышыма
Ашсын иде дим быел.
Кайгы-хәсрәтләр булмасын
Булмасын авыртулар,
Тыныч яшәсәк иде дим
Булмасын югалтулар.
Хәрбер җанның күңеленә
Изгелекләр бүләк ит,
Ялгызларга пар насип ит
Ялгыз тормыш авыр бит…
Монлыларга, зарлыларга
Күңеле китекләргә,
Зур ышанычлар алып кил
Көттермә, интектермә.
Әткәй-әнкәй фатихасын
Дөрес алсын балалар,
Хәр нәрсәдә тәртип булса
Тыныч булыр дөньялар.
Нурың белән кил Яңа ел
Ап-ак көннәрең белән
Без дә сине каршы алыйк
Якты өметләр белән!







