Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение "Шекинский детский сад" Арского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Арча муниципаль районы "Шекә балалар бакчасы" муниципаль бюджет мәктәпкәчә белем бирү учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422036, Республика Татарстан, Арский район, с. Шека ул.Свердлова ,д.19 |
| Телефон: | |
| E-Mail: | dssheka.arsk@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБДОУ "Шекинский детский сад" |
| Руководитель: | Аскарова Лилия Гайнулловна |
| Год основания учреждения: | 1989 |
| У нас учатся: | 15 |
| У нас учат: | 1 |
Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение "Шекинский детский сад" Арского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Арча муниципаль районы "Шекә балалар бакчасы" муниципаль бюджет мәктәпкәчә белем бирү учреждениесе - новости
Страницы: << 91 92 93 94 95 ( 96 ) 97 98 99 100 >>
-
Русский язык.(подготовительная группа) 24.03.2016

Тема : Весна.
Задачи :Активизировать в речи вопросительных предложений со словами где?что делает? Развивать внимание ,воображение ,памяти.Воспитывать любовь к весне.Игра "Круг-кружочек" -
Уртанчылар төркемендә сөйләм теле үстерү. 23.03.2016

Тема : Бияләй һәм перчатка.
Максат :Татар халкының кул эшләре белән таныштыру,тәрбияченең сөйләмен аңларга,сорауларга җавап бирергә өйрәтүне дәвам итү.Сенсор культураны ,сүзлек байлыгын, сөйләмнең грамматик төзелешен үстерү.Төсле кәгазьдән киселгән бияләй формасын бизәү.Чисталык,пөхтәлек ,тырышлык ,киемнәргә сакчыл караш тәрбияләү. -
22 март-су чыганакларын саклау көне. 22.03.2016

Максат:
1.Балаларга табигатьтә су, аның үсемлекләр, хайваннар, кешеләр тормышындагы ролен аңлату.
2.Балаларның күзаллауларын, мөстәкыйль фикер йөртә белү сәләтен үстерү.
3.Табигатькә, яшәү чыганагы булган суга, су байлыкларына карата сакчыл караш тәрбияләү.
4. Гади тәҗрибә һәм уеннар аша балаларның су үзенчәлекләре турындагы белемнәрен тирәнәйтү.
-
Котлы булсын Нәүрүз бәйрәме! 21.03.2016

Нәүрүз
"Нәүрүз” сүзе фарсыча "яңа көн” дигәнне аңлата. Урта Азиядә, Иранда, Әфганстанда һәм кайбер башка илләрдә бик борынгыдан килгән Яңа елны каршылау бәйрәме ул. Нәүрүз көн белән төн тигезләшкән чорга – 21-22 мартка туры килә.
XIX гасырда Нәүрүз көннәрендә (ул берәр атнага, ун көнгә сузылган) йорттан-йортка кереп "нәүрүз әйтеп” йөрү гадәте булган. Моны укучы балалар башкарган. Нәүрүз такмагын укып, яки яттан әйтеп, хуҗаларга бәхет, уңышлар теләп йөргәннәр.
Шәкертләрнең болай йөрүе үзенә күрә бер күңел ачу була. Салкын кышлар бетеп килүенә шатлану, авыл халкының күңелен күтәрү. Бераз сыйланып алучылар да булган, чөнки нәүрүз әйтүләр беркайчан да бушка булмаган. Алар күчтәнәч, акча тәлап иткәннәр:
Ач ишегең, керәбез,
Нәүрүз әйтә киләбез,
Хәер-дога кылабыз,
Аш-сый көтеп торабыз,
Нәүрүз мөбарәкбад.
-
Кечкенәләр төркеменлә рәсем эшчәнлеге. 18.03.2016

Тема : Кояш нурлары.
Максат : Балаларны карандашларны дөрес тотып рәсем ясарга өйрәтүне дәвам итү.Төсләр турындагы белемнәрен ныгыту.Кояш нурлары ясату.Туры сызыкларны төрлечә вертикаль һәм горизонталь сызарга өйрәтү.Ясаган рәсемгә шатлану хисләре тудыру,рәсем ясауга кызыксыну тәрбияләү.Сүзлек эше :кояш,нурлар, кызыл,сары. -
Мәктәпкә хәзерлек төркемендә математика эшчәнлеге. 17.03.2016

Максат :Үзлекләреннән кушу ,алуга арифметик мәсьәләләр төзергә.чишәргә өйрәтү эшен дәвам итү, ориентлашу күнекмәсен камилләштерү. 20гә кадәр тәртип буенча ,кирегә санау күнекмәләрен ныгыту өстендә эш.
-
Кисеп-ябыштыру эшчәнлеге. 16.03.2016

Тема : Үзең теләгән картинаны кисеп ябыштыру.
Максат :Катлаулы булмаган сюжет уйлап табу,кисү алымнарын камилләштерү өстендә эшне дәвам итү, әзер эшләргә бәя куярга өйрәтү,иҗадилыкларын үстерү. -
Җырлы-биюле уеннар уйнарга яратабыз. 15.03.2016

Җырлы-биюле уеннар балаларның рухи дөньяларын гына баетып калмый, ә бәлки аларга әхлак һәм эстетик тәрбия бирүдә дә зур көч булып тора һәм шул ук вакытта кешедә хезмәткә, көрәшкә дәрт уятуда зур этәргеч булып тора.Балаларның рухи яктан бай, физик яктан сау-сәламәт булып үсүендә уеннарның әһәмияте бик зур.Олыларга эштән бушаган вакытларында күңел ачу, ял итү, вакыт уздыру өчен бер чара булса,бала өчен уен-чын шөгыльгә, тормыш көрәшенә һәм хезмәткә әзерләнү ул.
-
Суган утырттык. 14.03.2016

Бурычлар:
1.Баларларда суган үстерү теләге тудыру,хезмәткә хөрмәт тәрбияләү.2.Балаларның логик фикер йөртү күнекмәләрен үстерү.3.Суганның файдалы яшелчә икәне турында төшенчә бирү;суган үстерү турында белемнәрен тулыландыру. -
Саф һавада физкультура эшчәнлеге . 11.03.2016

Максат : Балаларда җитезлек,игътибарлылык,сакчыллык,үзара дустанә мөнәсәбәт тәрбияләү.Туплы биремнәрдә җитезлекне, төз атуларын үстерү.Балаларны йөгерергә күнектерү.Хәрәкәтле "Ал кирәк,гөл кирәк" уенын оештыру.Үз командаң өчен җан ату,тырышу,чын күңелдән бирелеп уйнау сыйфатлары тәрбияләү.







