Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение "Шекинский детский сад" Арского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Арча муниципаль районы "Шекә балалар бакчасы" муниципаль бюджет мәктәпкәчә белем бирү учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422036, Республика Татарстан, Арский район, с. Шека ул.Свердлова ,д.19 |
| Телефон: | |
| E-Mail: | dssheka.arsk@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБДОУ "Шекинский детский сад" |
| Руководитель: | Аскарова Лилия Гайнулловна |
| Год основания учреждения: | 1989 |
| У нас учатся: | 15 |
| У нас учат: | 1 |
Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение "Шекинский детский сад" Арского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Арча муниципаль районы "Шекә балалар бакчасы" муниципаль бюджет мәктәпкәчә белем бирү учреждениесе - новости
Страницы: << 91 92 93 94 95 96 ( 97 ) 98 99 100 >>
-
Мәктәпкә хәзерлек төркемендә әвәләү эшчәнлеге. 10.03.2016

Тема : Кувшин.
Максат :Бер кисәк пластилиннан ,шомарту , бөгү алымнарын кулланып ,кувшин ясау алымнарын өйрәтү.Чиста ,пөхтә эш итә алуларына ирешү.Җиһаз :Кувшин ,рәсемнәр ,пластилин ,такта ,салфетка. -
Мәктәпкә хәзерлек төркемендә сөйләм үстерү эшчәнлеге. 09.03.2016

Балаларны Ү,ү хәрефе үзенчәлекләрен һәм аның хәрефләр кассасындагы урынын үзләштерү.Бер сүзнең моделен икенче сүзнең моделенә үзгәртә белү күнекмәләрен ныгыту.Балаларның хәтерен һәм игътибарын үстерү.Балаларда күп белү ихтыяҗы тудыру.
Кул .күл,сүз,сүзлек. -
"Алтын алмалар "әкиятен сәхнәләштердек. 04.03.2016

- әкият аша балаларны геройларның кылган эшләренә дөрес бәя бирә белергә өйрәтү;
- бәйләнешле сөйләм телен, фикерләү сәләтен үстерү, сүзләрне баету;
-әкият, мәкальләр нигезендә балаларда шафкатьлелек, миһербанлылык, дуслык, гаделлек, әдәплелек хисләре, өлкәннәргә карата игътибарлы булу сыйфатларын, туган якка, китапка мәхәббәт хисләре тәрбияләү.
-
Бүген бездә Әниләр бәйрәме ! 03.03.2016

Бүген безнең бакчада Әниләр бәйрәме үтте.
Әниләргә сыенабыз
Кайгыда, шатлыкта да.
Әниләрнең күңелләре
Сыйдыра барысын да.
Әни кебек мәрхәмәтле
Буласыбыз бик килә.
Ярамый тап төшерергә
Шушы бөек исемгә.
Әниләрнең тынычлыгын
Кирәк түгел бозарга.
Балаларның төп бурычы –
Ана сүзен тыңлауда.
Әни безне саклап тора
Зур хаталар ясаудан.
Баш хәрефләр белән кирәк
«Әни» сүзен язарга!
Әниләргә ихтирамлы
Булыйк гомер – гомергә.
Сакланмасын үпкә, рәнҗеш
Әнкәйләрнең күнелендә.
-
Хәзерлек төркемендә кисеп-ябыштыру эшчәнлеге. 02.03.2016

Тема : Күңелле яз.
Максат : Төрле формадагы аерым өлешләрне кисеп катлаулы булмаган сюжет төзү,бер-берсенең фикере белән килешеп, күмәк эш эшләү,уисү алымнарын камилләштерү өстендә эшне дәвам итү, пөхтә итеп ябыштыру күнекмәсен ныгыту,Эшләгән эштән куаныч таба белергә өйрәтү. -
Язның беренче көне белән! 01.03.2016

Язның беренче көне белән котлыйбыз!Яз көне кебек матур булыйк ,яз кояшы кебек балкып яшик, эшләрегездә һәм тормышыгызда уңышлар, кайгы-хәсрәтсез аяз көннәр телибез.
-
Бәйрәмгә әзерләнәбез. 29.02.2016

Тиздән .бик тиздән безнең олы йөрәкле Әниләребезнең бәйрәмнәре якынлаша.Җир йөзендә иң кадерле ,иң газиз әниләребезне котларга бездә ныклап әзерләнәбез.Әниләребезне котларга үз кулларыбыз белән бүләкләр ясадык.
-
Кечкенәләр төркемендә рәсем эшчәнлеге. 26.02.2016

Тема : Ваза бизәү.
Максат : Балаларны әзер бирелгән вазага бармак башлары белән бизәкләр ясарга өйрәтүне дәвам итү.Бармаклар белән рәсем ясау күнекмәләрен үстерү.Төсләр буенча белемнәрен ныгыту.Рәсем ясауга кызыксыну һәм уңай мөнәсәбәт формалаштыру. -
Мәктәпкә хәзерлек төркемендә математика эшчәнлеге. 25.02.2016

Максат :Үзлекләреннән кушу ,алуга арифметик мәсьәләләр төзергә,чишәргә өйрәтү эшен дәвам итү;санның тәртип һәм микъдар мәгънәсе турында күзаллауларын ныгыту,"Ничә?","Ничәнче?","Ничәнче урында?"сорауларына җавап бирү күнекмәләрен ныгыту;геометрик фигураларны модельлщштерү күнекмәсен камилләштерү.
-
Сөйләм теле эшчәнлеге зурлар төркемендә 24.02.2016

Тема :Кояш гомере телим мин әнием сиңа.
Максат :Гаиләдә әни кешенең роле.әниләрнең вазыйфалары турында белемнәрен киңәйтү,аларга ярдәм итәргә кирәклеген аңлату.Якын кешеләренең кадерен белергә,аларны яратырга кирәклеген аңлату,Әниләр турында җырлар тыңлау.







