Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение "Шекинский детский сад" Арского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Арча муниципаль районы "Шекә балалар бакчасы" муниципаль бюджет мәктәпкәчә белем бирү учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422036, Республика Татарстан, Арский район, с. Шека ул.Свердлова ,д.19 |
| Телефон: | |
| E-Mail: | dssheka.arsk@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБДОУ "Шекинский детский сад" |
| Руководитель: | Аскарова Лилия Гайнулловна |
| Год основания учреждения: | 1989 |
| У нас учатся: | 15 |
| У нас учат: | 1 |
Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение "Шекинский детский сад" Арского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Арча муниципаль районы "Шекә балалар бакчасы" муниципаль бюджет мәктәпкәчә белем бирү учреждениесе - новости
Страницы: << 91 92 93 94 95 96 97 98 ( 99 ) 100 >>
-
Математика эшчәнлеге. 09.02.2016

Максат :Үзлекләреннән кушу,алуга арифметик мәсьәләләр төзергә, чишәргә өйрәтү эшен дәвам итү,атна көннәрен эзлекле рәвештә атый, сөйләмдә куллана белү күнекмәләрен ныгыту, шартлы мерка ярдәмендә предметның билгеләрен үлчәү алымын ныгыту.
-
"Сөйкемле Шүрәле "конкурсына катнашабыз. 08.02.2016

"Сөйкемле Шүрәле"конкурсына балалар үз куллары белән ясалгән эшләрен алып килделәр.
-
Карлар көрәп йөрибез. 05.02.2016

Тышта ап-ак карлар ява,
Җил өрә, карны өя.
Көрәгеңне алып чык та
Туйганчы карлар көрә.
Уйнап кал ак карлар белән,
Озакламый яз җитәр.
Карлар кояш нурларыннан
Су булып агып бетәр.
Яздан соң җәйләр дә килер,
Бар табигать яшәрер.
Моңлы кошлар авазыннан
Бөтен дөнья ямьләнер.
Күл буендагы таллыкта
Кошлар оя корырлар.
Җәйнең матурлыгын мактап,
Бакалар җыр сузарлар.
Ә хәзергә кар әле,
Алда көннәр бар әле.
Көрәгеңне алып чык та
Карлар көрәп ал әле.
-
Г.Тукай иҗаты белән таныштыруны дәвам итәбез. 04.02.2016

Сөекле шагыйребез Габдулла Тукайга тиздән 130 ел була.Без аның иҗаты белән танышуны дәвам итәбез.Аның шигырьләрен,әкиятләрен яратып укыйбыз.Әкиятләрен сәхнәләштерәбез, әкият геройларын ясыйбыз.Габдулла Тукайның 130 еллыгына багышлап стенд ясап куйдык.
-
Й авазы белән таныштыру. 03.02.2016

Максат : Сүзләргә аваз анализы ясарга өйрәтү, Й авазы белән таныштыру.Ике сүзнең моделе буенча чагыштыру анализы яарга өйрәтү.Бирелгән авазга тәмамланган сүзләрне сайлап ала белүләрен ныгыту, Балаларда бер-берсен игътибар белән тыңлый һәм дөрес итеп сөйли белүләренә омтыллыш тәрбияләү.
Май ,майка сүзләренә аваз анализы ясау.
-
Сәләтле балаларыбыз белән горурланабыз! 02.02.2016

""Салават күпере " журналының 2016 елның №1нче санында мәктәпкә хәзерлек тәркемендә йөрүче Локманова Зиләнең ясап ңибәргән рәсеме басылып чыкты. Зилә безнең балалар бакчасының активисткасы . Без аның эшләре белән горурланабыз!Киләчәктә дә зур уңышлар яулавын телибез .
-
Физкультура эшчәнлеге. 01.02.2016

Максат :Балаларның хәрәкәт күнекмәләрен камилләштерү.Балаларда игътибарлылык,төгәллек,ярдәмчеллек,сакчыллык тәрбияләү.Озынлыкка сикерү һәм гимнастик эскәмиядән уч төпләрендә һәм тезләрдә аркага йөк куеп мүкәйләү күнекмәләрен үстерү.Уеннар аша йөгерү. сикерү,еракка ату күнекмәләрен үстерү."Ике сызык" хәрәкәтлеуенын оештыру.Җитезлек.кыюлык,өлгерлек сыйфатлары тәрбияләү.
-
Янгын куркынычсызлыгы буенча әңгәмә. 29.01.2016

Тәрбияче һәрвакыт балалар белән янгын куркынытчсызлыгы буенча әңгәмәләр үткәреп тора.Әти-әниләре өйдә булмаган вакытта шырпы белән уйнамаска , .газны бормаска икәнен исләренә төшереп тора.
-
Чисталык яратабыз. 28.01.2016

Без һәрвакыт группада чисталык һәм тәртип булуын яратабыз.Уйнаган уенчыкларыбызны үзебез дә юып куябыз.
-
Бездә кышлаучы кошлар. 27.01.2016

Максат: балаларның бездә кышлаучы кошлар турындагы белемнәрен киңәйтү һәм ныгытуБалаларда шәфкатьлелек, миһербанлык хисләре тәрбияләү.Бездә кышлаучы кошларга җимлекләр ясап элү. Балаларның логик фикер йөртү сәләтен, хәтерен үстерү. Эшчәнлектә матур әдәбият әсәрләрен киң куллану.







