МБДОУ «Шурабашский детский сад Арского муниципального района РТ»/Татарстан Республикасы Арча муниципаль районы "Шурабаш балалар бакчасы" муниципаль бюджет мәктәпкәчә белем бирү учреждениесы
Визитная карточка
| Адрес: | 422033, Республика Татарстан, Арский район, с. Шурабаш, ул. Чавайна, д. 13 |
| Телефон: | |
| E-Mail: | dsshurabash.arsk@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБДОУ «Шурабашский детский сад» |
| Руководитель: | Хасбиуллина Лилия Рафкатовна |
| Год основания учреждения: | 1979 |
| У нас учатся: | 13 воспитанников |
| У нас учат: | 1 педагог |
МБДОУ «Шурабашский детский сад Арского муниципального района РТ»/Татарстан Республикасы Арча муниципаль районы "Шурабаш балалар бакчасы" муниципаль бюджет мәктәпкәчә белем бирү учреждениесы - новости
Страницы: << 21 22 23 ( 24 ) 25 26 27 28 29 30 >>
-
Уен. 20.02.2017

Уен бала тормышында әйдәүче эшчәнлек булып тора. Ул балалар бәхете өчен, аларның сәламәтлеге һәм дөрес үсеше өчен кирәк. Уен балаларны сөендерә,аларның күңелен күтәрә.Уен уйлау эшчәнлеген, фантазияне үстерә . Бергә уйнап балалар дус – тау яшәргә,бер – берсенә юл куярга, бер – берсе турында кайгыртырга өйрәнәләр.
-
Чана шуганда. 16.02.2017

Сөенәбез, шатланабыз,
Күңелле үтә кышлар.
Чаңгы, чана, тимераяк –
Безнең иң якын дуслар.
-
Юл билгеләрен өйрәнәбез. 14.02.2017

-
Татар теленнән сөйләм үстерү шөгыле. 03.02.2017

Балаларның туган ягыбызда яшәүче кыргый хайванннар турындагы белемнәрен арттыру.Хайваннарга багышланган әдәби әсәрләр ,халык авыз иҗаты үрнәкләре белән таныштыру.Алган белемнәрне уеннар ярдәмендә ныгыту.
-
Ел тәрбиячесе. 20.01.2017

Арча сәнгать мәктәбендә" Ел тәрбиячесе " бәйгесе үткәрелде. Әлеге бәйгедә районыбызның алдынгы тәрбиячеләре үзара көч сынашты һәм үзләренең осталыклары белән уртаклаштылар.
-
Тәҗрибә уртаклашу. 19.01.2017

Арчабызның 11 нче балалар бакчасында студентлар һәм тәрбиячеләр өчен ачык дәресләр күрсәттеләр. .Безгә шундый бай эчтәлекле дәресләр күрсәтеп , үзләренең осталыклары белән уртаклашканнары өчен анда эшләүче тәрбиячеләргә зур рәхмәтебезне белдерәбез.Аларга авыр һәм мактаулы хезмәтләрендә зурдан зур уңышлар, гаилә бәхете теләп калабыз.
-
Сюжетлы уеннар 18.01.2017

Максат:
уенда табиб һөнәре турындагы белемнәрен куллана алуларына ирешү.
әлеге намуслы хезмәткә кызыксыну,хөрмәт уяту.
табиб һөнәренең бик мөһим һәм әһәмиятле икәненә төшендерү.
рольле диалог килеп чыгуына этәргеч ясау.
авыру кешегә ярдәм итәргә теләк булдыру,игътибарлылык һәм сабырлык формалаштыру,кызгану хисе тәрбияләү.
табиб өчен кирәкле булган атрибутлар, әсбаплар сайлап алырга, шул кирәк-яраклардан дөрес кулланырга күнектерү.
уенның эчтәлеген уйлап табуда мөстәкыйльлек булдыру.
бердәм, бер төркем белән дус,тату уйнауларына ирешү.
уен җиһазларына сакчыл караш тәрбияләү.
-
Кем тизрәк. 17.01.2017

Балаларның сөйләмен үстерүдә уеннарның әһәмияте зур. Уен – шөгыльдә алынган белемнәрне ныгыту чарасы да ул. Уен мәктәпкәчә яшьтәге баланың танып белү эшчәнлеген, иҗади фикерләвен һәм сөйләмен үстерә, уенда бала үзе белмәгәнне өйрәнергә, аны эшләргә омтыла. Шуңа да эшчәнлегемнең һәр төрендә үстерелешле уеннар кулланам.Туп белән уеннар үткән материалны ныгыту өстендә эшләгәндә бик уңайлы.
-
Буген бездә Яңа ел! 29.12.2016

Кыш бабабыз безгә дэ килде.Балалар Кыш бабайга үзләренең һөнәрләрен күрсәттеләр,Кыш бабай белән берлектә уйнадылар, биеделәр, бергәләшеп күңел ачтылар.Бәйрәм бик куңелле булды, балалар шат күңелләр белән өйләренә таралыштылар.
-
Мәктәптә - кунакта. 26.12.2016

Мәктәпкә башлангыч класслар оештырган Яңа ел бәйрәмен карарга бардык.Бэйрэмгә Шүрэле белән убыр , Кыш бабай белән Кар кызы һәм башка бик күп җәнлекләр дә килгән иде.Бәйрәм бик күңелле узды.Мәктәптән кутәренке күңелләр белән кайттык.







