МБДОУ «Шурабашский детский сад Арского муниципального района РТ»/Татарстан Республикасы Арча муниципаль районы "Шурабаш балалар бакчасы" муниципаль бюджет мәктәпкәчә белем бирү учреждениесы
Визитная карточка
| Адрес: | 422033, Республика Татарстан, Арский район, с. Шурабаш, ул. Чавайна, д. 13 |
| Телефон: | |
| E-Mail: | dsshurabash.arsk@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБДОУ «Шурабашский детский сад» |
| Руководитель: | Хасбиуллина Лилия Рафкатовна |
| Год основания учреждения: | 1979 |
| У нас учатся: | 13 воспитанников |
| У нас учат: | 1 педагог |
МБДОУ «Шурабашский детский сад Арского муниципального района РТ»/Татарстан Республикасы Арча муниципаль районы "Шурабаш балалар бакчасы" муниципаль бюджет мәктәпкәчә белем бирү учреждениесы - новости
Страницы: << 21 22 23 24 25 26 ( 27 ) 28 29 30 >>
-
Өмә. 19.10.2016

Балалар белән берлектә участогыбызда өмә оештырдык.Беркем читтә калмады.Безнең нәни дусларыбыз да бик тырышып эшләделәр, табигатьне чистартуда үз көчләрен керттеләр.Өмәдә катнашучы балаларга һәм шулай ук хезмәткәрләргә зур рәхмәтебезне белдерәбез.
-
Табигать кочагында. 12.10.2016

Балалар көзге табигатьнең матурлыгын күреп , аңа сокланып туя алмыйлар.
-
Көзге уңыш 11.10.2016

Менә көзге уңышны җыеп алыр вакыт та җитте.Безнең бакчага йөрүче балаларыбыз да, әти-әниләре белән берлектә ,көзге уңышны җыюда бик теләп катнаштылар һәм менә нинди матур композициләр ясап алып килделәр.
-
Кышка эзерләнәбез. 10.10.2016

Буш вакытларыбыз булмаса да , җаен туры китереп участокта эшләргэ тырышабыз.Карлыган , крыжовник ,кура җиләкләре үстерәбез.Хәзер аларны кышка әзерләү эшләре алып барыла.
-
Бергәләшеп уйныйбыз. 07.10.2016

Безнең бакчага Шурабаш һәм Шура авылы балалары йөри.Алар төрле милләттән һәм төрле яшьтәге балалар.Шулай булуга да карамастан балалар бик дус һәм бергә килешеп уйныйлар.
-
Әвәләп ясау шөгыле. 06.10.2016

Шөгыль вакытында беркем читтә калмый.Бар да тырышып эш башкара.
-
Серле шакмаклар. 05.10.2016

Яратып эшләгән эш куаныч китерә.Куңел биреп җыйганда гади генә шакмаклардан да нинди матур рәсемнәр тезеп була бит!
-
Көзге эшләр. 04.10.2016

Бакчабыз бик кечкенә , әмма ләкин безнең участогыбыз бик зур.Без участогыбыз да барлык яшелчә төрләрен дә утыртырга тырышабыз.Бугенгесе көндә сарымсак җирен эшкәртү эшләре алып барыла.
-
Керпене күзәтү. 14.09.2016

Балалар, сез ишетәсезме? Нәрсәдер кыштырдый! Нәрсә икән ул? Керпе! Әйдәгез керпе белән исәнләшик. Балалар, керпе турында нинди шигырь беләсез?
Туп сыман йомгак,
Мең дә бер энә.
Үзенчә йомшак,
Ләкин син тимә!
Карагыз әле, балалар, керпе нинди күңелсез. Керпе үзенең кечкенә керпе балаларын югалткан. Керпенең сезгә бер үтенече бар. Ул сездән керпе балаларын эзләп табуыгызны сорый. Балалар, керпегә булышабызмы? -
Мәче-тычкан уены 20.05.2016

Максат:хәтер сәләтен, игътибарлыкны үстерү, күзаллау, фикерләү сәләтен арттыру.







