Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Сикертанская основная общеобразовательная школа имени Галиаскара Камала» Арского муниципального района Республики Татарстан
Визитная карточка
| Адрес: | 422028, с. Сикертан, ул. Школьная, д. 77 |
| Телефон: | +7(843)-665-22-18 |
| E-Mail: | Ssik.Ars@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Сикертанская ООШ им. Г. Камала" Арского муниципального района РТ |
| Руководитель: | Сунгатов Шаукат Завдатович |
| Год основания учреждения: | 2003 |
| У нас учатся: | 33 |
| У нас учат: | 11 |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Сикертанская основная общеобразовательная школа имени Галиаскара Камала» Арского муниципального района Республики Татарстан - новости
Страницы: << 101 102 ( 103 ) 104 105 106 107 108 109 110 >>
-
Тәрбия дәресләрендә... 19.02.2019

21 нче февраль -Халыкара туган тел көне якынлаша. Башлангыч классларда Гарипова А.А. “Туган телем – иркә гөлем”, өлкән классларда туган (татар) теле укытучысы Нәгыймова Р.Р. “Без – татарлар, туган телебез – татар теле” дигән темаларга класс сәгатьләре үткәрделәр. Укучыларда туган телгә мәхәббәт тәрбияләнде, телебезне сакларга һәм якларга кирәклеге төшендерелде, туган телнең матурлыгын тою хисләре тәрбияләнде.
-
Участие в VII Республиканской конференции. 18.02.2019

Ученик 7 класса Зиганшин Асаф участвовал в номинации «Рисунок» в VII Республиканской конференции исследовательских краеведческих работ «Жить, помня о корнях своих…» и был награждён Дипломом III степени. Руководитель Шаймарданова А.Р. награждена благодарственным письмом ГБУ ДО «Республиканский центр внешкольной работы» Нижнекамского муниципального района Республики Татарстан.
-
21 нче февраль – Халыкара Туган тел көне. 18.02.2019

1999 нчы елның ноябрендә Бангладеш тәкъдиме буенча ЮНЕСКО Генераль конференциясе, ЮНЕСКО әгъзалары булган илләр һәм Берләшкән Милләтләр оешмасы тарафыннан 21 нче февраль көнен Туган тел көне дип игълан итте. Туган тел – ЮНЕСКО тарафыннан бөтендөнья халыкара аралашу теле дип саналган 14 телнең берсе. Бу – туган телебез белән горурланырлык мөһим фактор. Шул уйдан мәктәбебездә китап күргәзмәсе оештырылды.
-
Чаңгы ярышларында... 16.02.2019

Бүген Арча стадионында Фәнил Гарәфиев истәлегенә багышланган Арча районы беренчелегенә чаңгы ярышлары узды. Әлеге ярышларда безнең укучыларыбыз да бик теләп катнашты. Ярышларга Балтач, Кукмара,Киров өлкәсеннән дә укучылар килде...
-
Мәктәбебездә истәлекле очрашу 15.02.2019

Бүген мәктәбебездә "Әфганстан-йөрәк ярам" дип исемләнгән чара үткәрелде. Тирән эчтәлекле, тәрбияви, уйланырга мәҗбүр иткән чарага укучылар җитди әзерләнделәр. Әлеге чара җырлар, биюләр белән үрелеп барды. Очрашуга мөхтәрәм кунаклар - әфганчылар - Аглуллин Рафис Рашитович, Замалеев Рафик Рашитович, Зарипов Ренат Салихзянович, Азизов Виктор Нурутдинович килде. Алар сугышта һәлак булганнарны зур хөрмәт белән искә алдылар. Укучыларны яхшы укырга, физик яктан ныклы әзерлекле булырга өндәделәр. Ватанны саклауның изге бурыч булуын аңлаттылар. Әлеге истәлекле көн укучыларыбыз күңелендә мәңге сакланыр!
-
М.Җәлилнең батырлыгына багышланган тәрбия сәгатьләре... 14.02.2019

Муса Җәлилнең тууына 113 еллыгына багышлап, Г.Камал исемендәге Сикертән төп гомуми белем мәктәбендә 3-5 нче классларда Баймуратова Р.Ш. “Үлемсезлек юлы”, 2-4 нче классларда “М.Җәлил – герой шагыйрь”, 6-7 нче классларда Нәгыймова Р.Р. “Батырлык һәм сөю янәшә” дигән темаларга тәрбия сәгатьләре үткәрделәр. Укучылар Муса Җәлилнең хатыны Әминәгә, кызы Чулпанга язган хатлар, гражданлык һәм шигьри батырлыгы турындагы язмалар белән таныштылар.
Советлар Союзы Герое, Ленин премиясе лауреаты, патриот-шагыйрь Муса Җәлилнең шигырьләрен, поэмаларын укучылар яратып укыйлар. Башлангычлар класслар укытучысы Гарипова А.А. җитәкчелегендә 2-4 нче класслар М.Җәлилнең шигырьләренә рәсемнәр иҗат иттеләр.
-
Муса Җәлил - герой шагыйрь 13.02.2019

Бүген мәктәбебездә герой шагыйрь Муса Җәлилнең туган илгә тугрылык хисе белән сугарылган шигырьләренең тарихи әһәмиятен ачыклау максатыннан "Муса Җәлил - герой шагыйрь" дип исемләнгән чара үтте.
-
Камал оныклары сәхнәдә... 12.02.2019

Бүген безнең җирлектә хисап җыелышы. Бүләкләнүчеләр арасында мәктәбебезнең физик тәрбия укытучысы Разил Расипович та бар... Укучыларыбыз һәм укытучыларыбыз исә җыелышта катнашучыларга музыкаль бүләк ясадылар.
-
Военно патриотический месячник 11.02.2019

В целях патриотического воспитания подрастающего поколения и в честь дня воинской славы “День защитника Отечества” учащиеся нашей школы провели акцию рисунков “23 февраля – красный день календаря” и поздравили военнослужащих Хабаровской военной части.
-
География-биология атналыгы кысаларында... 09.02.2019

География-биология фәннәре атналыгы кысаларында 5 - 8 класс укучылары экологик темага информацион коллажлар әзерләделәр. Балалар үз эшләреңдә экологик проблемалар - кешелекнең иң мөһим проблемаларның берсе булуын күрсәттеләр. Әлеге эшчәнлек укучыларда коммуникатив күнекмәләр формалаштыруның нәтиҗәле ысулы икәнен күрсәтте.












