Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Сикертанская основная общеобразовательная школа имени Галиаскара Камала» Арского муниципального района Республики Татарстан
Визитная карточка
| Адрес: | 422028, с. Сикертан, ул. Школьная, д. 77 |
| Телефон: | +7(843)-665-22-18 |
| E-Mail: | Ssik.Ars@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Сикертанская ООШ им. Г. Камала" Арского муниципального района РТ |
| Руководитель: | Сунгатов Шаукат Завдатович |
| Год основания учреждения: | 2003 |
| У нас учатся: | 33 |
| У нас учат: | 11 |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Сикертанская основная общеобразовательная школа имени Галиаскара Камала» Арского муниципального района Республики Татарстан - новости
Страницы: << 101 102 103 104 105 106 ( 107 ) 108 109 110 >>
-
Яшь хоккейчылар ярыша. 04.01.2019

Бүген 7, 8 нче сыйныф укучылары арасында хоккей ярышлары булды. Спортның бу төрен балалар бик ярата. Мәктәптә хоккей мәйданчыгы булу да моңа зур этәргеч. Балалар рәхәтләнеп тимераякта шудылар, бер-берсе белән аралаштылар, командалар ярыштылар. Ахырдан җиңүчеләр билгеләнде. Кышкы каникуллар матур гына, актив ял белән аралаштырылып үтә, балаларның сәламәтлеге ныгый. Алга таба да барысына зурдан-зур уңышлар телибез!!!
-
Саф һавада уеннар. 03.01.2019

Кышкы каникуллар! Бу вакытта гына кышкы спорт төрләре белән шөгыльләнергә була. Мәктәп укучылары каникул ялларын файдалы һәм күңелле уздыралар. Мәктәп янында алдан төзелгән план нигезендә шугалак эшли. Бүген мәктәбебез янындагы шугалакта кызлар арасында шорт-трек ярышлары үтә. Тимераякта шуу кеше организмы өчен бик файдалы.
-
Каникул дәвам итә... 02.01.2019

Спорт – сәламәтлек нигезе. Шуңа күрә укучыларыбызны һәрдаим спортка тартырга тырышабыз. Шул уңайдан бүген укучыларыбыз мәктәп яны спорт мәйданчыгында тимераякта шуып, вакытларын күңелле итеп үткәрделәр.
-
Укучыларыбыз һәм укытучыларыбыз кабат сәхнәдә 01.01.2019

Сикертән һәм Гөберчәк мәдәният йортларында Яңа 2019 нчы елны каршы алу бәйрәмнәре гөрләп үтте. Ул бәйрәмнәрдә безнең мәктәбебез укучылары һәм укытучылары бик теләп катнаштылар. Авыл халкына һәм килгән кунакларга күңелле булсын өчен, төрле әкият сүрәтләренә кереп күңелле уеннар үткәрделәр, җыр-биюләрдә катнаштылар. Яңа елны каршы алу бәйрәме укучыларыбызда, бер тәрбияви чара булып истә калды. Һәркем гаиләләренә шат күңел белән таралышты.
-
Котлау 31.12.2018

Хөрмәтле коллегаларыбыз! Сезне чын күңелебездән якынлашып килүче Яңа ел белән тәбрик итәбез!!! Тормыштан ямь-тәм табып, кадерле булып яшик. Яңа елда шатлыклы очрашулар, бәхетле елмаюлар, куанычлы мизгелләр күп булсын!
-
Гөберчәк авылында балалар елкасы 30.12.2018

Гөберчәк авыл клубында балалар өчен ёлка уздырылды. Әлеге чарада безнең укучыларыбыз бик теләп катнашты.
-
Күңелле стартлар 29.12.2018
Каникул дәвам итә... Бүгенге көнне спортка багышладык. Шул уңайдан спортзалда "Күңелле стартлар" ярышы үтте. "Мальва" һәм "Пятачок" командалары үзләренең нинди җитез һәм көчле икәнлекләрен күрсәттеләр. Ярыш бик күңелле, мавыктыргыч үтте. -
Туризм спорты буенча ярышлар. 28.12.2018

Бүген мәктәптә туризм спорты буенча башлангыч сыйныф укучылары һәм өлкән класс укучылары арасында спорт ярышлары үтте. Ярышларның максаты - туризм спортын пропагандалау, укучыларны сәламәт тормыш рәвеше алып барырга өйрәтү. Ярышларда укучылар берничә төр буенча көч сынашты. Катнашучы барлык укучылар да яхшы әзерлек күрсәтте, тормышка кирәкле күнекмәләрне ныгытты. Ә иң мөһиме – күтәренке кәеф алдылар. Ахырдан җиңүчеләргә Мактау грамоталары тапшырылды. Катнашучыларга һәм оештыручылара рәхмәтләребезне җиткерәбез һәм алга таба да уңышлар телибез!
-
Педагогик киңәшмә 27.12.2018

Бүген мәктәбебездә педагогик киңәшмә узды. Киңәшмәдә I яртыеллык нәтиҗәләренә йомгак ясалды, һәр фән укытучысы олимпиадалар, конкурслар, муниципаль контроль эшләргә анализ ясады. Укыту - тәрбия эшләре буенча директор урынбасары Гөлназ Фирдусовна төп дәүләт имтиханына әзерлек торышы һәм ай саен уза торган сынау имтиханнары нәтиҗәләре белән таныштырды. Киңәшмә ахырында алдагы эшчәнлеккә карар кабул ителде.
-
Чыршы бәйрәме 26.12.2018

26 нчы декабрьдә 6 нчы һәм 7 нче сыйныф укучылары Солтанова З., Хәбирова Ә. район хакимияте башлыгының чыршы бәйрәмендә катнаштылар. Укучылар күңелле уеннар уйнап, җырлап-биеп, күңел ачып, бүләкләр алып сөенеп кайттылар. Әти-әниләр һәм мәктәп коллективы исеменнән бәйрәмне оештыручыларга тирән рәхмәтебезне белдерәбез.












