Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Сикертанская основная общеобразовательная школа имени Галиаскара Камала» Арского муниципального района Республики Татарстан
Визитная карточка
| Адрес: | 422028, с. Сикертан, ул. Школьная, д. 77 |
| Телефон: | +7(843)-665-22-18 |
| E-Mail: | Ssik.Ars@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Сикертанская ООШ им. Г. Камала" Арского муниципального района РТ |
| Руководитель: | Сунгатов Шаукат Завдатович |
| Год основания учреждения: | 2003 |
| У нас учатся: | 33 |
| У нас учат: | 11 |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Сикертанская основная общеобразовательная школа имени Галиаскара Камала» Арского муниципального района Республики Татарстан - новости
Страницы: << 101 102 103 104 105 106 107 ( 108 ) 109 110 >>
-
Балмаскарад 25.12.2018

Яңа ел алды мәшәкатьләре күңелле дә, шатлыклы да. Безнең мәктәп укучылары бу искиткеч бәйрәмгә бик тырышып әзерләнделәр. 25 нче декабрь көнне Яңа ел бәйрәмнәре гөрләп үтте. Барлык кунаклар һәм укучылар вакытны күңелле үткәрделәр, үзләренә уңай эмоцияләр алдылар. Бәйрәм бик матур узды.
-
”Яңа ел маҗаралары” 24.12.2018

Мәктәбебездә башлангыч сыйныф укучыларының ”Яңа ел маҗаралары” исемле бәйрәм тантанасы булып үтте. Тамашага әти–әниләр, әби-бабайлар, абый-апалар килгән иде. Бәйрәм һәр кешенең күңеленә хуш килде. Укучылар үзенчәлекле костюмнар һәм чыгышлар әзерләделәр, бик матур концерт номерлары да тәкъдим иттеләр. Яңа ел бәйрәме һәркем күңелендә кызыклы тамашалары белән истә калыр.
-
«Знаю сам, научу другого!» 21.12.2018

Сегодня в школе старшеклассники провели акцию «Знаю сам, научу другого!». Цель и задачи конкурса заключались в следующем: знакомить учащихся с правилами дорожного движения, учить понимать сигналы светофора, жесты регулировщика, дорожные знаки, сформировывать навыки поведения на улице, расширять знания учащихся по безопасности движения, воспитывать интерес и уважение к общему закону дорог и улиц, развивать внимание, активность, дисциплинированность, ответственность.
-
Тиздән Яңа ел... 20.12.2018

Тиздән укучыларыбыз Яңа ел бәйрәмен каршы алачаклар. Барлык класс укучылары бәйрәмгә багышлап газеталар чыгардылар. Укучылар классларны һәм залларны бизәделәр. Укучылар бәйрәмгә чын күңелдән әзерләнәләр.
-
Яңа елга бүләк белән! 18.12.2018

Яңа елга әзерләнү эшләре дәвам итә. Ә бүген исә укучыларыбызны хөкүмәтебез бүләк белән сөендерде. Укучыларыбыз һәм әти-әниләребез исеменнән зур рәхмәтебезне белдерәбез!
-
"Ел укытучысы" район конкурсының зона этабы 17.12.2018

Бүген мәктәбебезнең 1 квалификацияле физика-математика укытучысы (укыту эшләре буенча директор урынбасары) Шәмсемөхәмәтова Гөлназ Фирдүс кызы “Ел укытучысы” ярышларының зона этабында чыгыш ясады. Конкурс Казанбаш төп гомуми белем мәктәбе базасында үтте, анда 8 мәктәптән килгән укытучылар көч сынашты. Гөлназ Фирдүсовна 5 нче классларда математика фәненнән “Тигез һәм тигез зурлыклы фигуралар“ темасына ачык дәрес һәм "Математик фокуслар" дип исемләнгән дәрестән тыш чара күрсәтте. Аңа киләчәктә дә һөнәри өлкәдә һәм шәхси тормышында уңышлар, тырыш укучылар телибез.
-
Икенчел чимал 14.12.2018

Мәктәбебез укучылары икенчел чимал, тотылган кәгазь җыюда актив катнаштылар. Мәктәп файдасына барлыгы 420 кг. макулатура тапшырылды.
-
Яңа елны каршылап. 13.12.2018

Озакламый Яңа ел җитә. Аны балалар түземсезлек белән көтәләр. Укучыларыбыз Яңа елны каршылап, кул эшләнмәләре ясадылар. Бу эшләнмәләрдә укучыларның осталыгы, эстетик зәвыгы күренеп тора.
-
25-летие Конституции Российской Федерации 12.12.2018

В связи с празднованием 25-летия Конституции Российской Федерации, в целях патриотического воспитания школьников и формирования у учащихся высокого патриотического сознания, чувства верности своему Отечеству, готовности к выполнению гражданского долга и конституционных обязанностей по защите интересов Родины в МБОУ "Сикертанская ООШ им. Г. Камала" провели открытые тематические уроки с участием депутата сельской местности Бадриевой Ф.Х..
-
IV районара Мәһдиев укулары җиңүчеләре 11.12.2018

Укучыларыбыз олимпиадаларда, төрле ярыш – конкурсларда һәрдаим катнашып киләләр, призлы урыннарга да ия булалар. Мәктәбебездә якташ язучыбыз истәлегенә үткәрелгән М.Мәһдиев укуларында укучыларыбыз актив катнаштылар. Үзләренең катнашкан юнәлешләре буенча 9 нчы класс укучысы Шәмсемөхәмәтова Г.И. һәм 7 нче класс укучысы Мәҗитова Г.Д. лаеклы 1 нче урынны яуладылар. Алга таба да уңышлар телибез.












