Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Сикертанская основная общеобразовательная школа имени Галиаскара Камала» Арского муниципального района Республики Татарстан
Визитная карточка
| Адрес: | 422028, с. Сикертан, ул. Школьная, д. 77 |
| Телефон: | +7(843)-665-22-18 |
| E-Mail: | Ssik.Ars@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Сикертанская ООШ им. Г. Камала" Арского муниципального района РТ |
| Руководитель: | Сунгатов Шаукат Завдатович |
| Год основания учреждения: | 2003 |
| У нас учатся: | 33 |
| У нас учат: | 11 |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Сикертанская основная общеобразовательная школа имени Галиаскара Камала» Арского муниципального района Республики Татарстан - новости
Страницы: << ( 141 ) 142 143 144 145 146 147 148 149 150 >>
-
Сугыш чоры балаларында кунакта 05.05.2017

“Сугыш” дигән сүзне ишетүгә, күз алдына солдатлар, танклар, самолётлар килә. Кулларына автоматлар тоткан хәрбиләр бер-берсенә аталар, кемнәрдер егыла, кемнәрдер үлә яки кан эчендә ята. Бөтен күкне каплап алган самолётлар үкерешә, кешеләр, өйләр өстенә бомбалар оча. Авыр танклар, бөтен җирне тигезләргә теләгәндәй, алга ыргыла. Кемнәрнең генә үзәген өзмәгән дә, тормышын җимермәгән бу каһәр суккан афәт.Әгәр уйлап карасаң, шушы афәт тәрәзәсен чиртмәгән, ишеген какмаган бер генә гаилә дә калмаган бит. Менә шушы дәһшәтле сугышларда ятим калган сугыш чоры балалары янында безнең мәктәбебез укучылары булырга тырышты, аларның хәлләрен белделәр һәм бәйрәмгә чакыру өләштеләр.
-
Батырлар даны мәңгелек 04.05.2017

Бүген Гөберчәк авыл китапханәчесе Зарипова Г.З. башлангыч сыйныф укучылары өчен "Батырлар даны мәңгелек" темасына библиографик дәрес үткәрде. Әлеге дәрес герой - пионерларга багышланган иде.
-
Халыкара хезмәтне саклау көне 03.05.2017

Халыкара хезмәтне саклау көне 1989 нчы елның 28 нче апреленнән башлап билгеләнә башлый. Хезмәт урынында каза күрүчеләрне искә алу дөньякүләм дәрәҗәгә күтәрелә. 2003 нче елда Халыкара хезмәт оешмасы тарафыннан рәсми статус ала. Бу көннең максаты – хезмәт хәвефсезлеге мәсьәләләренә киң җәмәгатьчелек игътибарын җәлеп итү. Г.Камал исемендәге Сикертән төп гомуми белем мәктәбендә бу датага багышлап фикер алышу үтте.
-
Бөтендөнья агач утырту көне 02.05.2017

29 апрель көнне барлык укучылар, укытучылар һәм хезмәткәрләр өмәгә чыктылар. Мәктәп яннары чистарып, матурланып калды. Шулай ук, 9 нчы сыйныф укучылары агач утыртуда катнаштылар.
-
Арский бал 02.05.2017

28 апреля учащиеся нашей школы приняли участие в Арском бале и получили диплом под номинацией "Самый выразительный танец".
-
Әдәби викторина 28.04.2017

Мәктәбебезнең 6 - 8 нче класс укучылары Тукай иҗатына багышланган әдәби викторинада катнаштылар. Шәмсемөхәмәтова Гөлшат, Солтанова Разилә, Каримов Инсаф, Сафин Илназ, Г. Тукай иҗатын яхшы белүчеләр дип табылдылар.
-
Проект "Педагог на все времена" 27.04.2017

Мәктәп тормышыннан һәрвакыт хәбәрдар, балаларга белем һәм тәрбия бирүдә бүген дә алгы фронтта баручы ветеран укытучыбыз, Сөнгатова Наилә Низами кызы, "Яхшылык җирдә ятмый" исеме астында тәрбия сәгате үткәрде.
-
"Г.Тукай - безнең йөрәкләрдә" 26.04.2017

Кичә Арчаның 3 нче номерлы мәктәбендә 8 – 15 яшьлек балалар арасында “Г. Тукай - безнең йөрәкләрдә” дигән районкүләм шигырь сөйләүчеләр бәйгесе булып узды. Безнең мәктәптән 5 нче класс укучысы Мәҗитова Галия бу бәйгедә 3 нче урынга лаек булды.
-
26 апрель - Г.Тукай туган көн. 26.04.2017

26 апрель – татар шагыйре Габдулла Тукай туган көне – Татарстанда күркәм традициягә әверелеп, Туган тел көне буларак билгеләп үтелә. Бу көнне мәктәбебездә Шигърият бәйрәме узды. Укучыларыбыз Г. Тукай шигырьләрен сәнгатьле итеп яттан сөйләделәр, кайберләрен сәхнәләштерделәр. Бәйрәм Г.Тукай сүзләренә җырлар һәм биюләр белән үрелеп барды. Кичәне милли киемнәребездән кызлар алып бардылар. Кичәне татар теле һәм әдәбияты укытучысы Р.Р.Нәгыймова һәм сәнгать укытучысы Шәймәрданова А.Р. оештырды. Соңыннан барыбыз бергә “Туган тел” җырын башкардык.
-
Язгы өмәләр дәвам итә. 26.04.2017

Бергә җыйналып җыештыру өмәсендә актив катнашулары аркасында, территория кыска вакыт аралыгында тәртипкә китерелде. Ялт итеп калган чишмә буйларын күргәч, күңелләргә шулкадәр рәхәт. Чүп-чардан арынгач, җир дә җиңел сулап куя кебек. Гел шулай матур итеп, тирә-ягыбызның чисталыгын саклап, кадерләп яши алсак иде без!












