Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Сикертанская основная общеобразовательная школа имени Галиаскара Камала» Арского муниципального района Республики Татарстан
Визитная карточка
| Адрес: | 422028, с. Сикертан, ул. Школьная, д. 77 |
| Телефон: | +7(843)-665-22-18 |
| E-Mail: | Ssik.Ars@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Сикертанская ООШ им. Г. Камала" Арского муниципального района РТ |
| Руководитель: | Сунгатов Шаукат Завдатович |
| Год основания учреждения: | 2003 |
| У нас учатся: | 33 |
| У нас учат: | 11 |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Сикертанская основная общеобразовательная школа имени Галиаскара Камала» Арского муниципального района Республики Татарстан - новости
Страницы: << 141 142 143 144 145 146 147 ( 148 ) 149 150 >>
-
Иң татлы тел - туган тел 20.02.2017

Бүген Г.Камал исемендәге Сикертән төп гомуми белем мәктәбендә Халыкара туган тел көненә багышлап, “Туган телем – Тукай теле” дигән әдәби кичә булды. Кичәдә 2-8 нче класс укучылары катнашты. Кичәдә укучылар Халыкара туган тел көне турында мәгълүмат бирделәр. “Иң татлы тел – туган тел” темасына шигырьләр сөйләделәр, җырлар җырладылар. Кичә барышында укучыларда татар теленә кызыксыну һәм хөрмәт, милли үзаң, милли горурлык хисләре тәрбияләнде.
-
Туган тел атналыгы дәвам итә. 17.02.2017

Мәктәбебездә туган тел атналыгы дәвам итә. Шуның кысаларында төрле тәрбия чаралары үткәрелеп тора. Бүген 5-8 нче сыйныф укучылары татар теле һәм әдәбияты укытучысы Нәгыймова Р.Р. һәм тәрбия эшләре буенча директор урынбасары Заһидуллина Г.Д. җитәкчелегендә Гөберчәк авылындагы китапханәгә һәм Мөхәммәт Мәһдиев исемендәге музейга экскурсиягә бардылар. Китапханә җитәкчесе Зарипова Г.З. укучыларны яңа китаплар белән таныштырды, музей җитәкчесе Халидә Габидуллина Мөхәммәт Мәһдиевнең иҗаты һәм тормыш юлы, хәтердә уелып калган истәлекләр белән таныштырды, туган телебезгә мәхәббәт уятты.
-
Туган тел атналыгы кысаларында 16.02.2017

Сабыйларның яраткан мультфильмнарының берсе – «Фиксики» мультфильмы, Тукай телендә сөйләшә башлады! Бу яңалык Сикертән төп гомуми белем мәктәбенең башлангыч класс укучыларын да сөендерде. Мультфильмының татарча варианты 1 – 4 класс укучыларына бик ошады, бик аңлаешлы итеп эшләнгән. Ул – хәзергә татарча карарлык бердәнбер мультфильм. Бу – Татарстан республикасы дәүләт программалары кысаларында эшләнелә торган проект. Ул инде беренче ел гына тормышка ашырылмый, шуның дәвамы буларак бара. Нәкъ менә әлеге мультипликацион фильмның сайлап алынуы да юкка түгел. Чөнки «Фиксиләр» популяр, балаларның яшь үзенчәлекләренә туры килә, сабыйларны җәлеп итә. Бу үзенчәлекләрнең барысын да истә тотып, шушы мультфильмны тәрҗемә итәргә Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгының Милли мәгариф идарәсе алынды.
-
Батырлык дәресе 16.02.2017

Без сугыш кырларында ятып калганнарны да, сугыштан соң тыныч тормыш төзүчеләрне дә хәтерлибез. Галиәсгар Камал исемендәге Сикертән төп гомуми мәктәбенең татар теле һәм әдәбияты укытучысы Нәгыймова Равилә Рәфкать кызы, 5 – 7 сыйныф укучылары өчен батырлык дәресе үткәрде. Җиңүнең авырлыклар белән яулануын, Ватанны яклауга бөтен халык – ирләр дә, хатын-кызлар да, картлар да, балалар да күтәрелүен сөйләде. Укучылар Сикертәннең сугыш чоры тарихы белән таныштылар, Арча районының Советлар Союзы Геройлары, Сикертәннең сугышта катнашучылары турында информация алдылар. Дәрес барышында «С Победой в сердце» дигән презентация күрсәтелде. Батырлык дәресе бер минут тынлык белән тәмамланды.
-
Стартка әзерлән! 16.02.2017

Хәрәкәттә-бәрәкәт!
Тәнгә керә көч һәм дәрт,
Тәнгә-сихәт, җанга-рәхәт,
Хәрәкәткә мең рәхмәт!
Галиәсгар Камал исемендәге Сикертән төп гомум белем мәктәбендә, берсеннән-берсе күңелле чаралар уздырылып тора. Шушы көннәрдә физкультура укытучысы Нәбиуллин Разил Расип улы укучылар белән "Стартка әзерлән!", "Күңелле стартлар" исеме астында спорт чарасы үткәрде. 5-9 сыйныф укучыларына эстафета формасында оештырылган бу ярыш, зур җанлылык белән үтте, чөнки мондый ярышларда катнашучы укучының уңышы команданы җиңүгә алып чыкканын һәркем белә. Командалар ярышы дуслык җиңүе белән төгәлләнде.
-
Герой - шагыйрь туган көн. 15.02.2017

15 февраль - герой - шагыйрь Муса Җәлилнең туган көне уңаеннан һәр класста әңгәмәләр булып узды. Татар теле һәм әдәбияты укытучысы Нәгыймова Р.Р. 5-8 нче класс укучылары белән "Батырлыгың алдында баш иябез" дигән ачык класс сәгате үткәрде.
-
Күңелле стартлар. 15.02.2017

Хәрби-патриотик айлык кысаларында бүген башлангыч класслар белән физик тәрбия укытучысы Нәбиуллин Р.Р. "Күңелле стартлар" үткәрде. "Сочи" һәм "Спартак" командалары үзара көч сынаштылар. Өстенлек "Сочи" командасында булды.
-
15 февраль - әфганчыларны искә алу көне 15.02.2017

15 нче февраль – 10 ел 1 ай һәм 18 көн дәвам иткән Әфган сугышында катнашкан каһарманнарны искә алу көне.
Тын калыйк бер минут, бары тик бер минут,
Бар дөнья бер минут тын калсын.
Ах, Әфган җилләре һәм дала гөлләре...
Чык түгел, гөлләрдән яшь тамсын!
-
Шорт-трек ярышы 14.02.2017

Физик тәрбия укытучысы Нәбиуллин Р.Р. җитәкчелегендә "Хәрби-патриотик"атналык дәвам итә. Бүген мәктәбебездә шорт-трек буенча ярыш үткәрелә. Бу ярыш төре 20 гасыр башында Канадада уйнала башлады һәм 1992 елдан Олимпиа уеннары программасына кертелде.Кем белә, бәлки безнең укучыларыбыз арасында да Олимпия җиңүчеләре бардыр!?
-
"Чишмә башы" газетасына күзәтү 13.02.2017

Халыкара туган тел айлыгы дәвам итә. Бүген укучылар белән "Чишмә башы" газетасының чираттагы санына күзәтү ясадык. Февраль аенда булачак истәлекле даталарга күз салдык. Мәктәп укучылары һәм укытучыларының язмаларын кызыксынып укыдык.












