Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Сикертанская основная общеобразовательная школа имени Галиаскара Камала» Арского муниципального района Республики Татарстан
Визитная карточка
| Адрес: | 422028, с. Сикертан, ул. Школьная, д. 77 |
| Телефон: | +7(843)-665-22-18 |
| E-Mail: | Ssik.Ars@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Сикертанская ООШ им. Г. Камала" Арского муниципального района РТ |
| Руководитель: | Сунгатов Шаукат Завдатович |
| Год основания учреждения: | 2003 |
| У нас учатся: | 33 |
| У нас учат: | 11 |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Сикертанская основная общеобразовательная школа имени Галиаскара Камала» Арского муниципального района Республики Татарстан - новости
Страницы: << 141 142 143 144 145 146 ( 147 ) 148 149 150 >>
-
Канатлы дусларыбызны каршылап 06.03.2017

Бүген география-биология атналыгына нәтиҗә ясап, кош ояларына конкурс уздырылды.
-
Экологик газеталар конкурсы 03.03.2017

3 март көнне Сикертән төп гомум белем мәктәбендә география укытучысы Чулпан Расимовна җитәкчелегендә “2017 ел – Рәсәйдә экология елы” исеме астында чара булып узды. Шушы чарага багышлап экологик газетелар ясалды, күргәзмә оештырылды. Күргәзмәдә табигать һәм аны саклау турында төрле китаплар, рәсемнәр, газетлар тупланды. "2017-год экологии в России" диеп исемләнгән стенд эшләнде. Класс укучылары белән "Табигать-ул туган йортыбыз, “Табигать һәм без” диеп исемләнгән экологик сәгать үткәрелде. Балаларга илебездәге экологик хәл, экология проблемалары, экологик катастрофаларны ничек булдырмау турында сөйләделәр.
-
Мәктәбебезнең яшь синоптиклары 02.03.2017

Биология-география атналыгы кысаларында 6 класста укытучы Чулпан Расимовна "Һава торышы һәм метеорологик күзәтүләр" темасына мастер-класс үткәрде. Укучылар географик "диктант" яздылар,мәсьәлә чиштеләр, телевидение дикторы булып, һава торышын фаразладылар,үсемлекләргә карап, һава торышын билгеләделәр.
-
География-биология атналгы 01.03.2017

"Кошлар - табигать сакчылары" исеме астында 5-8 нче сыйныф укучылары катнашында информация сәгате үткәрелде. Укучылар кошлар турында белемнәрен киңәйттеләр, викторина сорауларына җавап бирделәр.
Дәрес ахырында кош ояларына бәйге игълан ителде.
-
Фән атналыклары дәвам итә 28.02.2017

География - биология атналыгы кысаларында укучылар кроссвордлар, ребуслар чиштеләр. Белемнәрен сынадылар. Җиңүчеләр атналыкка нәтиҗә ясаганда билгеле булачак. Уңышлар телибез!
-
Фән атналыгы 27.02.2017

Бүген мәктәбебездә география-биология фәннәре атналыгы башланып китте. Ул 27 нче февральдан 4 нче мартка кадәр дәвам итәчәк. Атналык барышында укучылар өчен мавыктыргыч һәм файдалы чаралар планлаштырылган. Аларда һәркемгә үзенең иҗади сәләтләрен, белемнәрен күрсәтергә мөмкинлек булачак. Фән атналыгы файдалы булсын дигән теләктә калабыз.
-
Котлыйбыз! 23.02.2017
Хөрмәтле бабайлар, әтиләр, абыйлар, егетләр!!! Барыгызны да шушы - Сезгә генә хас бәйрәм - Ватанны саклаучылар көне белән чын күңелебездән котлыйбыз. Һәммәгезгә дә бәхет, сәламәтлек, бәрәкәтле тыныч тормыш насыйп итсен. Кайгы-хәсрәт Сезне читләп узсын. Муллык, уңышлар гомерлек юлдашыгыз булсын. Якыннарыгызның кадерен белеп яшәргә язсын Сезгә. Бәйрәм белән !!! -
23 февраль-Ватанны саклаучылар көне 22.02.2017

Бүгенге көнебез иртәсе тантаналы линейка белән башланып китте. Укучы кызларыбыз, 23 февраль - Ватанны саклаучылар көне уңаеннан, укытучыларыбызны һәм егетләребезне бәйрәм белән котладылар, үзләре иҗат иткән шигырьләр һәм җырларны башкардылар.
-
Татар кызы - 2017 21.02.2017

Мәктәбебездә “Татар кызы – 2017” бәйгесе үткәрелде. Һәрбер класстан бер катнашучы сайлап алынган иде. Алар төрле номинацияләрдә үзләренең көчләрен сынадылар. “Иң күркәм кыз”, “Иң озын толымлы кыз”, “Тамашачы мәхәббәтен яулаган кыз”, “Иң тапкыр кыз”, “Иң гүзәл кыз”, “Иң сөйкемле кыз”, “Моңлы сандугач” һ.б. номинацияләренә ия булдылар.
-
Всероссийский заповедный урок 21.02.2017

В рамках проведения в 2017 году в Российской Федерации Года особо охраняемых природных территорий в школах Российской Федерации стартовал проект «Всероссийский заповедный урок» который реализуется по инициативе ЭкоЦентра «Заповедники» в рамках Программы «Движение друзей заповедных островов», при информационной поддержке Минприроды России и Минобрнауки России.
Активное участие в данном проекте принимает Татарстан, и в том числе учащиеся нашей школы. Сегодня в рамках этой акции был проведен урок на тему «Заповедники и национальные парки Татарстана».












