Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Сикертанская основная общеобразовательная школа имени Галиаскара Камала» Арского муниципального района Республики Татарстан
Визитная карточка
| Адрес: | 422028, с. Сикертан, ул. Школьная, д. 77 |
| Телефон: | +7(843)-665-22-18 |
| E-Mail: | Ssik.Ars@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Сикертанская ООШ им. Г. Камала" Арского муниципального района РТ |
| Руководитель: | Сунгатов Шаукат Завдатович |
| Год основания учреждения: | 2003 |
| У нас учатся: | 33 |
| У нас учат: | 11 |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Сикертанская основная общеобразовательная школа имени Галиаскара Камала» Арского муниципального района Республики Татарстан - новости
Страницы: << 181 182 183 184 185 ( 186 ) 187 188 189 190 >>
-
Башлангычлар атналыгы 16.11.2015

Бүгеннән мәктәбебездә ике атналык "Башлангычлар атналыгы" старт алды. Бу атнада 1 нче һәм 3 нче сыйныфлар үзләрен сыныйлар. Буген "Дөрес һәм матур язучылар"ны билгеләү көне.
-
Туризм түгәрәгендә 14.11.2015

Бәләкәй булсак та без,
Зур үрләр яулау уйда.
Туризм түгәрәгендә,
Үрмәлибез без бауда.
-
Мәктәптә ата-аналар җыелышы 13.11.2015

Бүген мәктәбебездә әти-әниләр җыелышы үткәрелде. Җыелышның көн тәртибендә 2015-2016 нчы уку елының беренче чирегенә нәтиҗә, "Гаилә һәм мәктәп" темасына доклад, мәктәп укучыларының туклану режимы турында чыгышлар тыңланды.
-
Форпост 11.11.2015

Мәктәбебездә эшләп килүче «Форпост» отрядының максатлары: укучылар һәм яшьләр арасында хокук бозуларны кисәтү, массакүләм чаралар уздырганда җәмәгать тәртибен саклауда хокук саклау органнарына ярдәм итү, хокукый белем дәрәҗәсен күтәрү, хәрби-патриотик тәрбия, сәламәт яшәү рәвешен формалаштыру. Ә бүген исә “Форпост” отряды волейбол ярышына әзерләнә.
-
Уку алдынгылары 10.11.2015

Уку елының 1 нче чиреге дә тәмамланды. Һәр класста класс җыелышлары уздырылды. Укучыларның укуларына, йөрешләренә, җәмәгать эшләрендә катнашуларына нәтиҗә ясалды. 1 нче чирекне “5”ле билгеләренә генә тәмамланган укучыларга бүгенге линейкада мәктәп директоры Ш.Җ. Сөнгатов мактау грамоталары тапшырды.
-
Педагогик киңәшмә 09.11.2015

Бүген мәктәбебездә Арча муниципаль районы мәгариф идарәсе җитәкчесе Дәүләтбаев Зөлфәт Миннефәр улы катнашында 2 нче номерлы педагогик киңәшмә булып узды. Киңәшмәдә 4 көн тәртибе каралды. Математика укытучысы Ибраһимова И.И. “Төп дәүләт имтиханына әзерләнгәндә инновацион технологияләрдән файдалану” дигән темага чыгыш ясады. Киңәшмә бик эшлекле үтте.
-
Пробный ОГЭ 05.11.2015

Совсем скоро ученикам 9 класса предстоит пройти пробные испытания по разным предметам в форме ОГЭ. Именно поэтому необходимо усердно готовиться. Подготовка к ОГЭ по русскому языку требует кропотливой работы. С этой целью с учащимися 9 класса был проведён пробный ОГЭ по русскому языку, было предложено 6 вариантов заданий. Учащиеся закрепили навыки заполнения бланков, написали сжатое изложение, сочинение-рассуждение, выполнили тестовые задания.
-
4 ноябрь - Халыклар бердәмлеге көне 04.11.2015

4 ноябрь – Халыклар бердәмлеге көне белән сезне, хөрмәтле ватандашлар! Сезгә ныклы сәламәтлек, бәхет-шатлыклар, иминлек, тыныч тормыш теләп калабыз!
-
Көзге бал 03.11.2015

Бүген "Арча " спорткомплексында мәктәп яшьләре "Көзге бал-Осенний фьюжен" бәйрәмендә катнаштылар. Стиляга стилендә күз явын алырлык итеп киенгән егетләр -кызлар шул чорның вакыйгаларына әйләнеп кайткандай булдылар, стиляга биюен башкардылар, сорауларга җавап бирделәр, төрле шаян конкурсларда катнаштылар. Бәйрәм 50-60 нчы еллар дискотекасы белән тәмамланды. Укучылар күңелендә бәйрәм рухы озак сакланыр!
-
Имтиханга әзерлек 02.11.2015

Төп дәүләт имтиханында бернинди чишә алмаслык биремнәр һәм куркыныч юк. Имтиханга психологик әзерлек ата-аналарның балаларны даими контрольдә тотуы һәм педагогларның ничек эшләвенә бәйле. Имтихан турында килеп җиткәч кенә түгел, ә алдан уйларга кирәк. Әйе, имтихан тапшыру җиңел түгел. Тырышлык, түземлек, теләк һәм бик күп укуны таләп итә. Ләкин имтихан тапшыргач, үзеңдә бертөрле рәхәтлек, горурлану, канәгатьлелек хисе тоясың. Укучыларыбыз каникулда булуга карамастан, имтиханга бик тырышып әзерләнәләр.












