Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Сикертанская основная общеобразовательная школа имени Галиаскара Камала» Арского муниципального района Республики Татарстан
Визитная карточка
| Адрес: | 422028, с. Сикертан, ул. Школьная, д. 77 |
| Телефон: | +7(843)-665-22-18 |
| E-Mail: | Ssik.Ars@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Сикертанская ООШ им. Г. Камала" Арского муниципального района РТ |
| Руководитель: | Сунгатов Шаукат Завдатович |
| Год основания учреждения: | 2003 |
| У нас учатся: | 33 |
| У нас учат: | 11 |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Сикертанская основная общеобразовательная школа имени Галиаскара Камала» Арского муниципального района Республики Татарстан - новости
Страницы: << 181 182 183 184 185 186 187 188 189 ( 190 ) >>
-
Бүген бездә өмә! 19.09.2015

Бүгенге кояшлы көн кебек мәктәбебез тирә-ягы елмаеп -көлеп тора.Укучылар һәм укытучылар коллективы бүгенге өмәдә бик тырышып эшләделәр.
-
Көзге муллык 18.09.2015

Туган якка Алтын көз килде. Көзнең алтынлыгы, муллыгы һәм күркәмлеге уңыш белән билгеләнә. Мәктәп яны бакчабызда быел да яшелчәләр мул уңыш бирде.
Көзнең матур бер көнендә
Без барыбыз җыелып,
Кишер алабыз бакчада
Уңышына сөенеп.
-
Күңелле стартлар. 17.09.2015

Мәктәбебездә спортка һәм сәламәтлеккә зур игътибар бирелә. Укытучылар һәм укучылар ГТО нормалары тапшыра. Ә аңа әзерлек кече яшьтән үк башлана. Бүген башлангыч сыйныф укучылары белән" Күңелле стартлар" оештырдык. Балалар рәхәтләнеп йөгерделәр, көч сынаштылар. Бик күңелле булды.
Сәламәт булыр өчен,
Спорт белән дус бул син!
Йөгер, сикер, калышма,
Укуда да сынатма!
-
Көзге экскурсия 16.09.2015

Бүген башлангыч сыйныф укучылары көзге экскурсиягә чыктылар. Укытучы апалары аларны табигатьтәге үзгәрешләр белән таныштырды. Укучылар мавыктыргыч уеннар уйнадылар, көннәре бик күңелле узды.
-
Беренчеләр шул алар, гел алдынгы булалар. 14.09.2015

Быел мәктәбебезгә 1 нче сыйныфка 6 укучы килде. Мәктәпне бик яратып, кызыксынып укучы шушы балаларның көннәрен тагын да мавыктыргычрак итү максатыннан иң алдынгы кызларыбыз Гөлшат белән Рәзилә үз ярдәмләрен тәкъдим иттеләр. Кызлар алар белән уеннар оештыралар, кызыклы китаплар укыйлар, музыка тыңлап рәсем ясыйлар, балаларны мәктәп тормышы белән якыннан таныштыралар.
-
Экскурсия 12.09.2015

Кичә мәктәбебезнең 5 - 6 нчы класс укучылары тарих фәне укытучысы Хисмәтуллин И.И. җитәкчелегендә Җиңү паркына сәяхәт кылдылар. Анда урнаштырылган хәрби техникалар, сугышта һаләк булганнарга куелган обелиск белән таныштылар, беседкаларда утырып ял иттеләр. Үзләренә яңа дуслар таптылар, уеннар уйнадылар. Рәхәтләнеп ял итеп, уңай тәэсирләр белән өйләргә таралыштылар.
-
11.09.2015

Яраткан язучыбыз Мөхәммәт Мәһдиев әсәрләре укучыларыбызның өстәл китабы, чөнки тормышның бөтен сорауларына геройларының кылган гамәлләре аша җавап табарга була,тормыш юлында адашмаска өйрәтә.
-
Кеше хезмәте белән матур! 10.09.2015

Сентябрь. Җәй тәмамланды, көз җитте. Кояшлы матур көннәрдә бакчаларда көзге эшләрне башкарырга кирәк. Менә бүген дә укучылар мәктәп бакчасында тырыша-тырыша эшләделәр: кабаклар, патиссоннар, ташкабаклар җыйдылар, бакчаны чүптән чистарттылар.
Без үстергән яшелчәләр
Менә ничек уңганнар!
Кабаклар берсе-берсе
Дәү шар хәтле булганнар!
-
Күңелле яшибез. 09.09.2015

1 нче класслар әкренләп күңелле мәктәп томышына ияләшеп киләләр. Дәресләр беткәч тә мәктәптән кайтып китәселәре килми, кызыклы уеннар уйныйбыз, мавыктыргыч мультфильмнар карыйбыз. Бүген “Карлыгач” балалар бакчасына йөрүче балалар белән бергәләп табигатькә чыктык. Балалар күмәк уеннар уйнадылар, үзара кызыклы әңгәмә кордылар, мавыктыргыч мәктәп тормышы турында нәниләргә сөйләделәр. Дуслык әнә шулай була ул!
Нәни дуслар белән бергә
Шундый рәхәт, күңелле!
Саф Һавада уен уйнау -
Күтәрә ул күңелне.
-
Беренчеләр өчен яңалык! 08.09.2015

Быелгы уку елында мәктәбебезнең 1 нче сыйныф укучылары да инглиз телен үзләштерә башладылар. Бүген әле беренче генә дәрес булса да, балаларның кызыксынулары бик көчле. Сиринә Ильшатовна занятияләрне бик мавыктыргыч итеп алып бара. Аларга алда уңышлар телибез!












