Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Сикертанская основная общеобразовательная школа имени Галиаскара Камала» Арского муниципального района Республики Татарстан
Визитная карточка
| Адрес: | 422028, с. Сикертан, ул. Школьная, д. 77 |
| Телефон: | +7(843)-665-22-18 |
| E-Mail: | Ssik.Ars@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Сикертанская ООШ им. Г. Камала" Арского муниципального района РТ |
| Руководитель: | Сунгатов Шаукат Завдатович |
| Год основания учреждения: | 2003 |
| У нас учатся: | 33 |
| У нас учат: | 11 |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Сикертанская основная общеобразовательная школа имени Галиаскара Камала» Арского муниципального района Республики Татарстан - новости
Страницы: << 181 182 183 184 185 186 187 ( 188 ) 189 190 >>
-
Беренчеләр - беренче 16.10.2015

Кече яшьтән өйрәнәбез,
Спорт - безнең дустыбыз.
ГТО ны "бик яхшы"га
Тапшырырга уйлыйбыз.
-
"Хәтер көне" 15.10.2015

1552 елның 15 нче октябре - "Хәтер көне". Уян, хәтер! Ерак бабаларыңны искә ал. Алар рухы алдында башыңны иеп, дога кыл. Татарның хәтере бар. Гыйбрәтле язмышка дучар булган татар халкы, киләчәгеңне сакла. Яшәешебез якты, күгебез аяз булсын!
Бүген мәктәбебездә "Хәтер көне" уңаеннан класс сәгатьләре үткәрелде. -
Кул эшләре күргәзмәсе 14.10.2015

Бөек шагыйребез Г. Тукайның 130 еллыгын каршылау уңаеннан мәктәбебездә аның иҗаты буенча зур күргәзмә оештыралак. Инде балалардан кул эшләре килә башлады. Укучыларның фантазияләренә шаккатырлык.
-
Районкүләм Мәһдиев укулары 13.10.2015

Мөхәммәт Мәһдиев тормыш юлын һәм аның иҗатын өйрәнүче хәзерге заман галимнәренең иҗатын тирәнтен өйрәнү; сәләтле укучыларны ачыклау; укучыларда фәнни белемнәрне актуальләштерү; халкыбызның тарихы, милли үзенчәлекләре белән кызыксындыру, фәнни стильдә фикер йөртү эшчәнлегенә ия булган иҗади шәхес тәрбияләү максатыннан 22 нче октябрь көнне мәктәбебездә районкүләм Мөхәммәт Мәһдиев укулары үткәрелә.
-
"Көзге кросс-2015" 12.10.2015

12 нче октябрь көнне мәктәбебездә көзге кросс булып узды. Укучылар ярышта бик теләп катнаштылар. Җиңүчеләребезне котлыйбыз!
-
Безнең туристлар 09.10.2015

Арча муниципаль районында, мәктәпләрдә үткәрелүче спорт түгәрәкләренә зур игътибар бирелә. Укучылар сараеның, Сикертән төп гомуми белем мәктәбендә эшләп килүче "туризм" түгәрәге дә үсештә. Хәзерге вакытта, түгәрәктә 18 укучы шөгыльләнә. Алар һәрберсе түгәрәккә теләп киләләр. 8 октябрь көнне, Набиуллин Разил җитәкчелегендә 4 укучы (6 нчы сыйныфтан Шәмсемөхәмәтова Гөлшат, 8 нче сыйныфтан ЗаҺидуллин Илнур, Нургаянов Риназ, Әсхадуллина Гөлнар) Мәтәскә урта мәктәбе базасында үткәрелгән, туризм буенча район беренчелегендә катнашып кайттылар. Шушы укучыларга рәхмәт белдерәбез, алдагы ярышларда уңышлар телибез. Җиңүләр юлдаш булсын.
-
Мәктәптә хезмәт тәрбиясе 08.10.2015

«Гөл тәрбияләгәннәрнең күңелендә гөл үсә” дигән мәкаль нәкъ 5 нче класс укучыларына туры килә. Мәктәпнең якты залында үскән гөлләр тирә-якка ямь биреп торалар. Укучылар гөлләргә су сибәләр, төпләрен йомшарталар , ашлыйлар. Укучыларда хезмәткә, табигатькә мәхәббәт тәрбияләнә.
-
Көзге хезмәт 07.10.2015

Мәктәп яны тәҗрибә участогында алып барыла торган эшләр укучыларда кече яшьтән үк авыл хуҗалыгы хезмәтенә мәхәббәт тәрбияләүдә әһәмиятле чара булып тора. Бакчада иртә яздан кара көзгә кадәр эш дәвам итә. Менә бүген дә укучылар һәм укытучылар түтәлләрне эшкәртеп, сарымсак утырттылар.
-
Укытучы - бөек исем! 06.10.2015

Укытучы! Бәйрәмең белән сине! Уңышларыңа сөенеп, бәхет хисе кичереп яшә. Һәр таңны сау-сәламәт каршыла. Замана авырлыклары, күңел төшенкелеге киләчәктә сине читләтебрәк үтәргә тырышсын.
Укытучылар көне уңаеннан Сикертән мәктәбе укучылары остазларын котлап бәйрәм концерты оештырдылар.
Сезгә насыйп булган бәхет, шатлык,
Якты көннәр мәңге үтмәсен.
Сәламәтлек – ярты бәхет диләр,
Шунысы бигрәк читләп үтмәсен.
Бәхет чишмәләрегез мулдан аксын,
Зур шатлыклар белән таң атсын!
-
"Мөстәкыйль балалар" төркеме семинарда. 05.10.2015

Бүген мәктәбебездән "Мөстәкыйль балалар" республика хәрәкәтендә катнашучы "SaPeR" отрядыннан Гөлшат, Камилә, Алмаз балалар өчен районда үткәрелгән "Сәламәт йөгерү" акциясендә катнаштылар.












