Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Сикертанская основная общеобразовательная школа имени Галиаскара Камала» Арского муниципального района Республики Татарстан
Визитная карточка
| Адрес: | 422028, с. Сикертан, ул. Школьная, д. 77 |
| Телефон: | +7(843)-665-22-18 |
| E-Mail: | Ssik.Ars@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Сикертанская ООШ им. Г. Камала" Арского муниципального района РТ |
| Руководитель: | Сунгатов Шаукат Завдатович |
| Год основания учреждения: | 2003 |
| У нас учатся: | 33 |
| У нас учат: | 11 |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Сикертанская основная общеобразовательная школа имени Галиаскара Камала» Арского муниципального района Республики Татарстан - новости
Страницы: 1 ( 2 ) 3 4 5 6 7 8 9 10 >>
-
Мәктәптә әти-әниләр җыелышы. 05.03.2024

Бүген Г.Камал исемендәге Сикертән төп мәктәбендә чираттагы әти-әниләр җыелышы уздырылды. Җыелышта район мәгариф идарәсе методисты Глазкова И.Б., психолог Гыйбадуллина А.И., җирлегебездәге участок инспекторы Кузьмин Д.В. катнашты. Мәгариф идарәсе методисты Глазкова И.Б. төп дәүләт имтиханы, имтихан тапшыру үзенчәлекләре мәсьәләләре турында аңлатып китте. Психолог Гыйбадуллина А.И. әти-әниләргә социаль челтәрләр, электрон тәмәке турында сөйләде, балалар белән аралашканда игътибарлы булырга дигән киңәшләр бирде. Җирлегебездәге участок инспекторы Кузьмин Д.В. гаиләдә үз-үзеңне тоту, җәмәгать урыннарында һәм массакүләм чараларда, урамда үз-үзеңне тоту кагыйдәләре, тәмәке тарту, сәбәпсез дәрес калдыру, законнар турында гына түгел, ә кылган хокук бозулар нинди нәтиҗәләргә китерүе турында да сөйләде. Җыелышның икенче өлешендә “Гаилә-ныклы терәгем” дигән темага укучылар бәйрәм концерты куйдылар.
-
Церемония посвящения обучающихся в ряды «ЮНАРМИИ» 01.03.2024

Сегодня в нашей школе состоялась торжественная церемония посвящения обучающихся в ряды Всероссийского детско-юношеского военно-патриотического общественного движения «ЮНАРМИЯ». Каждому юнармейцу в этот день выпала честь принести торжественную клятву: всегда быть верным своему Отечеству, соблюдать устав «ЮНАРМИИ», следовать традициям доблести, отваги и товарищеской взаимовыручки, защищать слабых, стремиться к победам в учебе и спорте, чтить память героев. «ЮНАРМИЯ» — это отличное физическое и духовное здоровье. Это участие в различных соревнованиях, культурных мероприятиях, изучение истории своего государства, становление ее ценителем и хранителем.
-
Фәнил Гарәфиев истәлегенә багышланган чаңгы ярышлары 29.02.2024

28 нче февраль көнне Иске Кырлай авылында Арча районы беренчелегенә Фәнил Гарәфиев истәлегенә багышланган чаңгы ярышлары узды. Бу ярышта физик тәрбия укытучысы Нәбиуллин Р.Р. җитәкчелегендә безнең мәктәп командасы да катнашып, уңышлы чыгыш ясады. Барлык катнашучыларга рәхмәтебезне белдерәбез һәм алга таба да уңышлар телибез!
-
Всемирный фестиваль молодёжи 27.02.2024

На очередном занятии «Разговоры о важном» ребята познакомились с направлениями Всемирного фестиваля молодёжи, узнали, какое значение имеет проведение Всемирного фестиваля молодёжи для России и всего мира. Вместе с учителями обучающиеся обсудили программу фестиваля и узнали, что талисманом Всемирного фестиваля молодёжи стал Чебурашка.
Цель данного часа: познакомить обучающихся с предстоящим Всемирным фестивалем молодёжи, раскрыть его значение как возможности установления диалога между молодыми людьми разных стран для созидания мирного будущего, взаимного обогащения культурами и традициями разных народов, воспитание гражданственности и патриотизма. -
21 нче февраль – Халыкара Туган тел көне 26.02.2024

Җыр булырлык сүзләр биргән,
Туган телем, рәхмәт сиңа!
21 февральдә дөньякүләм туган тел көне билгеләп үтелә. Телләрне саклау һәм үстерү максатыннан уздырыла торган бу бәйрәм елдан-ел үзенең даирәсен киңәйтә һәм укучыларның яраткан бәйрәменә әйләнеп бара. Шул уңайдан Арчаның 6 нчы номерлы мәктәбендә узган “Туган тел” шигырь бәйгесендә мәктәбебезнең 8 нче класс укучысы Камалова Диләрә һәм сәнгать укытучысы Шәймәрданова А.Р. катнашып, 1 урынга лаек булдылар. Уңышыгыз белән котлыйбыз! -
Халыкара туган тел көне 21.02.2024

21 нче февральдә Халыкара туган тел көне билгеләп үтелә. ЮНЕСКО тарафыннан игълан ителгән әлеге халыкара бәйрәм дөньядагы телләрне саклау, аларны киләчәк буынга исән-имин җиткерү макстатыннан оештырыла. Безнең телебез – татар теле. Шуңа күрә һәр татар кешесе үз теленә хөрмәт белән карарга тиеш. Сабыйларыбызның теле туган телдә ачылсын. Телебезнең кулланылыш даирәсен киңәйтү, аны балаларыбызга һәм оныкларыбызга тапшыру – безнең төп бурычыбыз.
Г.Камал исемендәге Сикертән төп мәктәбендә 21 нче февраль - Халыкара туган телләр көне буларак билгеләп үтелде. Шул уңайдан “Яшәр, әле туган телем!” дип исемләнгән әдәби кичә үткәрелде. Укучылар төрле телләрдә туган телебез турында шигырьләр сөйләделәр, милли җырлар, төрле халыкларның биюләрен башкардылар. Бәйрәм чарасы һәркемнең күңеленә хуш килде.
Туган телебезне саклыйк, яклыйк, чөнки милләтнең яшәешендә туган тел иң мөһим урыннарның берсен алып тора! -
Ватанны саклаучылар көне 19.02.2024

Бүген Россиянең Хәрби дан көне булган Ватанны саклаучылар көне алдыннан «Мөһим нәрсәләр турында сөйләшүләр» циклыннан чираттагы дәрес узды. Аның максаты: Россия Федерациясенең Кораллы көчләрендә хезмәт итүче кешеләргә хөрмәт тәрбияләү, Ватанны саклаучыларга карата рәхмәт хисләре һәм Россия армиясе өчен горурлык формалаштыру.
Дәрестә укучылар тантананың ничек барлыкка килүен, ни өчен ул Бөек Ватан сугышы елларында аеруча әһәмиятле булуын һәм бәйрәмнәрнең безнең көннәрдә ничек узуын белделәр. Укучылар Россия Кораллы көчләре сафларына керүче гражданнарның хәрби анты белән таныштылар. Мәктәп укучылары «тугрылык анты бирәм» дигән сүзләрне ничек аңлауларын әйттеләр. Укучылар Россиянең хәрби-тарих җәмгыятенең «Маршрут төзелгән» проекты турында белделәр. Истәлекле урыннар буйлап сәяхәт итү үткәнне аңларга һәм батырлыклар турында тарихи хәтерне сакларга ярдәм итәчәк.
Дәрес ахырында нәтиҗә ясадылар: 23 нче февраль - хәрби антларына тугры булганнарның бәйрәме. Россия тарихына, аның геройларына хөрмәт һәм хәтер символы булып хезмәт итүче, һәрвакыт үз Ватаннарын батырларча яклап торучылар көне. Бу Хәрби дан көне! -
Парламент дәрес 16.02.2024

Мәктәбебездә укучылар өчен Парламент дәресе узды. Быелгы парламент дәресенең темасы “Киләчәкне сайлыйбыз!” дип атала. Бу дәрес укучыларның сәяси-хокукый карашларын формалаштыруга, гражданнарның җәмгыятьнең социаль-сәяси тормышындагы ролен һәм аларның сайлау активлыгын аңлауга, гражданлык, җәмгыять, ил алдында җаваплылык кебек сыйфатларны тәрбияләүгә ярдәм итә.
-
"Афганистан - наша память и боль" 16.02.2024

Сегодня в нашей школе прошел воспитательный час "Афганистан - наша память и боль". Эта беседа воспела боевое прошлое сынов России, которые до конца выполнили свой интернациональный долг. Учащиеся узнали о причинах ввода советских войск в Афганистан, о мужестве и отваге советских воинов, о трудных условиях, в которых приходилось воевать и о помощи, оказываемой советскими воинами местным жителям.
В конце беседы учащиеся почтили память погибших минутой молчания.Таким образом, данный классный час способствовал формированию чувства патриотизма и гордости за свою Родину, приобретению знаний об Афганской войне, об ее основных участниках, о героях, участвовавших в войне из родного села.
-
15 февраль - герой-шагыйрь Муса Җәлил туган көн 15.02.2024

Бүген 15 февраль - татар халкының каһарман улы, герой-шагыйрь Муса Җәлилнең туган көне. Аның әсәрләре кешеләрдә матур, гуманистик тойгылар уята, аларны яшәешнең матурлыгын күрергә, аны кадерли белергә һәм аның өчен көрәшергә чакыра. Мәктәбебездә әлеге көн уңаеннан класс сәгатьләре үткәрелде. Укучылар Муса Җәлилнең тормыш юлы, иҗаты белән таныштылар. Аның шигырьләренә язылган җырларны тыңладылар. Шулай ук Муса Җәлилгә багышланган видео да карап үттеләр.












