Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Сикертанская основная общеобразовательная школа имени Галиаскара Камала» Арского муниципального района Республики Татарстан
Визитная карточка
| Адрес: | 422028, с. Сикертан, ул. Школьная, д. 77 |
| Телефон: | +7(843)-665-22-18 |
| E-Mail: | Ssik.Ars@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Сикертанская ООШ им. Г. Камала" Арского муниципального района РТ |
| Руководитель: | Сунгатов Шаукат Завдатович |
| Год основания учреждения: | 2003 |
| У нас учатся: | 33 |
| У нас учат: | 11 |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Сикертанская основная общеобразовательная школа имени Галиаскара Камала» Арского муниципального района Республики Татарстан - новости
Страницы: 1 2 ( 3 ) 4 5 6 7 8 9 10 >>
-
Патриотизм хисе эчтәлеге буенча күпкырлы. 14.02.2024

Мәктәбебездә хәрби-патриотик айлык дәвам итә. Патриотик тәрбия бирү төшенчәсе киң мәгънәне аңлата ягъни ул бала күңелендә Туган илнең табигатенә, туган йортына, туган авылына яки шәһәренә, халкының тарихына, аның мәдәниятенә мәхәббәт уятудан гыйбарәт.
Патриотизм хисе эчтәлеге буенча күпкырлы: туган якка мәхәббәт, үз халкың белән горурлану, үз илеңнең байлыгын арттыру һәм аны сакларга теләк булдыру
Шул уңайдан укучыларыбыз Ватанны саклаучылар көненә багышлап рәсемнәр иҗат иттеләр. Рәсемнәрдән күргәзмә оештырылды. -
Веселые старты 13.02.2024

В рамках военно-патриотического месячника учитель физкультуры Набиуллин Р.Р. провел веселые старты с учениками начальных классов. Участвуя в «Веселых стартах», дети смогли почувствовать себя большой спортивной единой семьей! Праздник получился захватывающим и забавным, оставил массу положительных эмоций и впечатлений. Подобные мероприятия позволяют воспитывать понимание ценности активного образа жизни, потребность быть здоровым, сильным. Они развивают умение работать в коллективе, дают ребятам возможность продемонстрировать спортивные качества — ловкость, быстроту, силу и выносливость, воспитывают чувство соперничества и умение побеждать.
-
Спорт туризм 11.02.2024

10 нчы февраль көнне Казан шәһәрендә чаңгы дистанцияләрендә спорт туризмы буенча Татарстан Республикасы Беренчелеге узды. Ярышларда Арча районы туристлары җыелма командасы катнашты, аның составына мәктәбебезнең “Туризм” түгәрәгендә даими шөгыльләнүче укучыларыбыз да бар. Шәймәрданов И.И. һәм Солтанов Р.Р. әлеге ярышларда актив катнашып, яхшы күрсәткечләр күрсәттеләр. Тренерлары Нәбиуллин Разил Расип улы.
Туризм түгәрәге балаларны төрлелеге белән җәлеп итә. Шуны да онытмаска кирәк – спорт тәвәккәлләрне ярата. Биредә төшенкелеккә бирелсәң, бернинди нәтиҗәләргә дә ирешеп булмый. Шуңа да яшьтән үк спортка тартылырга, сәламәт яшәү рәвеше алып барырга кирәк. -
Волейбол ярышы 10.02.2024

Спорт кеше тормышында аерым урын алып торырга тиеш. Спорт ул - сәламәтлек нигезе. Төп эшебез - тырышып белем алу булса да, сәламәт тормыш рәвешен алып бару, спорт белән шөгыльләнүне дә һич онытырга ярамый. Шул уңайдан мәктәптә һәм район күләмендә һәртөрле спорт чаралары даими үткәрелеп тора. 8 февраль көнне дә мәктәбебез укучыларыннан торган волейбол командасы “Мәктәп волейбол лигасы” ярышларында чыгыш ясады. Җитәкчеләре Р.Р.Набиуллин.
-
Ф.Яруллин исемендәге фәнни-гамәли конференция 09.02.2024

Бүген Казан шәһәрендә Татарстан Республикасы халык шагыйре Фәнис Яруллин исемендәге республика фәнни-гамәли конференциясе узды. Әлеге конференциядә мәктәбебезнең 8 нче сыйныф укучысы Камалова Диләрә призёр булды һәм республикабызның Фән һәм мәгариф министрлыгы дипломы белән бүләкләнде. Җитәкчесе Нәгыймова Р.Р.
-
Шиһабетдин Мәрҗани мирасын өйрәнәбез. 08.02.2024

Г.Камал исемендәге Сикертән төп мәктәбенең 8 нче класс укучысы Камалова Диләрә Барлас кызы “Шиһабетдин Мәрҗани исемендәге IV Районара укулары”ның “Яшь буынны тәрбияләүдә Шиһабетдин Мәрҗани мирасының әһәмияте” юнәлешендә I урын алды. Җитәкчесе: Нәгыймова Равилә Рәфкать кызы. Киләчәктә иҗади уңышлар телибез!
-
Бәйгеләр дәвам итә 07.02.2024

«Халкымның асылташлары” дип исемләнгән районкүләм яшь иҗатчылар бәйгесе булып узды. Әлеге бәйгедә мәктәбебез укучылары да актив катнашты. Укучыларыбызга алга таба да зур уңышлар телибез.
-
07.02.2024

Безнең мәктәп укучылары Пушкин картасы ярдәмендә бик күп төрле мәдәни чараларда катнашалар, мастер-классларда, экскурсияләрдә булалар. Шушы көннәрдә әлеге карта белән 8-9 нчы класс укучылары Кәрим Тинчурин исемендәге татар дәүләт драма һәм комедия театры артистлары уйнавында “Яратам! Бетте-китте!” спектаклен карап кайттылар. Спектакль бик кызыклы, тирән мәгънәле һәм заман таләпләренә туры килгән бик күркәм мисал булды.
-
Чаңгы туризмы ярышлары 04.02.2024

3 нче февраль көнне Арча районы беренчелегенә чаңгы дистанцияләрендә спорт туризмы буенча шәхси - команда ярышлары узды. Безнең мәктәп укучылары бу ярышларда уңышлы чыгыш ясадылар. Икенче төркемгә кергән укучылар командасы беренче урын алды. Шәхси беренчелектә үз төркемнәрендә Солтанов Рамзил, Шәймәрданов Илсаф, Әсхәдуллина Алинә 3 нче урын белән сөендерделәр. Ярышларда катнашкан һәр укучыга да мәктәп җитәкчелеге тарафыннан рәхмәт белдерелде. Ярышларга команданы Набиуллин Разил Расипович әзерләде.
-
Сталинградская битва 02.02.2024

Сталинградская битва — одно из важнейших и крупнейших генеральных сражений Второй мировой и Великой Отечественной войн между Красной армией и вермахтом при поддержке армий стран «оси», закончившееся победой Вооружённых сил СССР. Происходила битва с 17 июля 1942 года по 2 февраля 1943 года на территории современных Воронежской, Ростовской, Волгоградской областей и Республики Калмыкии. Активисты нашей школы провели классный час для 1-4 классов на тему Сталинградская битва. Ребята узнали о битве и их трудностях.












