Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Сикертанская основная общеобразовательная школа имени Галиаскара Камала» Арского муниципального района Республики Татарстан
Визитная карточка
| Адрес: | 422028, с. Сикертан, ул. Школьная, д. 77 |
| Телефон: | +7(843)-665-22-18 |
| E-Mail: | Ssik.Ars@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Сикертанская ООШ им. Г. Камала" Арского муниципального района РТ |
| Руководитель: | Сунгатов Шаукат Завдатович |
| Год основания учреждения: | 2003 |
| У нас учатся: | 33 |
| У нас учат: | 11 |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Сикертанская основная общеобразовательная школа имени Галиаскара Камала» Арского муниципального района Республики Татарстан - новости
Страницы: 1 2 3 4 5 6 7 ( 8 ) 9 10 >>
-
Халык сәнгать һөнәрләре һәм кәсепләре 13.12.2023

Бүген сәнгать укытучыбыз Шәймәрданова Алия Рафис кызы башлангыч сыйныф укучыларына “Халык сәнгать һөнәрләре һәм кәсепләре” дип исемләнгән тәрбия сәгате үткәрде. Декоратив-гамәли сәнгать, халык сәнгать һөнәрләре эшләнмәләре белән таныштырды. Халык сәнгать кәсепләре – Татарстан Республикасы күпмилләтле халкының традицион мәдәниятенә нигезләнә торган кул хезмәтенең, мирас осталыгының буыннан буынга күчүче ысулларын саклауга бәйле үзенчәлекле эшчәнлек булуын ассызыклап үтте.
-
Махсус хәрби операциядә катнашучыларга ярдәм. 12.12.2023

Г.Камал исемендәге Сикертән төп мәктәбе укытучылары, укучылары, техник хезмәткәрләре, “ Карлыгач” балалар бакчасы коллективы махсус хәрби операциядәге солдатларга гуманитар ярдәм оештырдылар. Аларга җылы оекбашлар, укучылар кулы белән эшләнгән сувенирлар, рәсемнәр җибәрделәр.
-
"Мөһим нәрсәләр турында сөйләшү":"Илнең Төп законы" 11.12.2023

Бүген "Мөһим нәрсәләр турында сөйләшүләр" кысаларында 5-7 нче сыйныфларда "Илнең Төп законы" темасына класс сәгатьләре үткәрелде. Класс сәгатенең максатлары: 1) илнең төп законы белән танышу; 2) Конституциянең гражданнар тормышында мөһимлеге турында күзаллаулар формалаштыру; 3) гражданлык бурычы һәм җаваплылык хисе тәрбияләү. Дәресләрдә видеороликлар каралды, сыйныф җитәкчеләре укучыларга Конституция – җәмгыятебезне оештыруның принциплары, Россия Федерациясе халыкларының кыйммәтләре беркетелгән Төп закон дип аңлаттылар. Анда һәркемнең хокуклары һәм бурычлары, гаделлек һәм иминлек, гаиләгә мәхәббәт һәм хезмәт кешесенә хөрмәт турында әйтелә. Конституция дәүләтнең бердәмлеге һәм бөтенлеге нигезе һәм Россиянең алга таба үсеше һәм аның гражданнарының үз-үзләрен үстерүгә нигез булып тора. Россиянең барлык гражданнарының бурычы - илебезнең Төп Законын хөрмәт итү һәм аның кагыйдәләрен үтәү. Бу дәрестә патриотизм, туган илеңә карата мәхәббәт, үзеңне һәм башкаларны хөрмәт итү, кешенең хокуклары һәм иреге кебек сыйфатлар тәрбияләнә.
“Разговоры о важном”: “Главный закон страны”
Сегодня в рамках “Разговоров о важном” в 5-7 классах были проведены классные часы на тему “Главный закон страны”. Цели занятия: 1) знакомство с Основным законом страны; 2) формирование представлений о важности Конституции в жизни гражданина; 3) воспитание чувства гражданского долга и ответственности. На занятиях были просмотрены видеоролики, классные руководители рассказали ученикам о том, что Конституция – это главный закон, в котором закреплены основные принципы организации нашего общества, базовые ценности народов Российской Федерации. В ней говорится о правах и обязанностях каждого, о справедливости и безопасности, о любви к семье и уважении к человеку труда. Конституция является основой единства и целостности государства и залогом дальнейшего развития России и самореализации ее граждан. И задача всех граждан России – чтить основной закон нашей страны и соблюдать его правила. На данном занятии воспитываются такие качества, как патриотизм, любовь к Родине, жизнь, достоинство, права и свободы человека. -
Волейбол ярышлары
07.12.2023
Мәктәбебездә һәрдаим волейбол ярышлары үткәрелеп тора. Бу атнада узган ярышлар мәктәп волейбол лигасы кысаларында узды. Әлеге уеннарда 4 мәктәп командасы катнашты. Ике кызлар һәм ике малайлар командасы көч сынашты. Укучылар бик матур уеннар күрсәттеләр. Җиңүче булып “Факел” командасы танылды. Ярышларның төп хөкемдары Хисмәтуллин Илнар Илгизар улы. Ул укучыларның бик матур уйнауларын һәм уеннардан канәгатъ калуын җиткерде.
-
VIII нче районара Мәһдиев укулары 04.12.2023

2023 нче елның 4 нче декабрендә Г.Камал исемендәге Сикертән төп мәктәбендә РСФСРның атказанган мәдәният хезмәткәре, Татарстанның халык язучысы, Г.Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты, күп санлы әсәрләр авторы – Мөхәммәт Сөнгат улы Мәһдиевкә багышланган VIII Районара Мөхәммәт Мәһдиев укулары дистанцион форматта узды.
Фәнни-гамәли конференциянең максаты:
- Мөхәммәт Мәһдиев иҗатын тирәнтен өйрәнү, пропагандалау;
- укучыларда фәнни-тикшеренү күнекмәләре формалаштыру;
- халкыбызның тарихы, мәдәнияте, милли үзенчәлекләре белән кызыксыну тудыру;
- укучыларда әдәби иҗатка омтылыш тәрбияләү, сәләтле балаларның иҗади эшләренә бәя бирү һәм аларны бүләкләү.
Укуларда гомуми белем оешмаларының V–XI сыйныф укучылары һәм укытучылары катнашты. Укучыларга фәнни-гамәли эшләрнең 4 төрле юнәлеше тәкъдим ителде. “Туган төбәктә сакланган гореф-гадәтләр” юнәлешендә 5-6 нчы класс укучылары үзләренең мәкаләләрендә туган төбәктә сакланган гореф-гадәтләр турында фикерләрен яздылар. 2023 нче ел Рәсәйдә Укытучылар һәм остазлар елы уңаеннан “Бөек кеше- галиҗәнап укытучы?” юнәлешендә 7-8 нче класс укучылары үз күңел түрләрендә сакланган укытучылары турында истәлек-хатирәләр барладылар. М.Мәһдиев иҗатында Бөек Ватан сугышын чагылдырган мизгелләрне патриотик рәсемнәр белән ачып бирү юнәлешендә 7-9 нчы класс укучылары А3 форматында рәсем иҗат иттеләр. М.Мәһдиев әсәрләрендә бирелгән үзенчәлекле образлар юнәлешендә 10-11 нче класс укучылары фәнни эш яздылар. Укытучылар “Замана укучысын тәрбияләүдә М.Мәһдиев әсәрләренең роле” дигән темага фәнни-эзләнү эшләрен тәкъдим иттеләр.
М.Мәһдиев укуларына барлыгы 90 эш килде, Арча, Биектау, Әтнә, Саба муниципаль районнары укучылары һәм укытучылары актив катнашты.
Хөкемдарлар укучыларның талантын югары бәяләде, һәрбер юнәлеш буенча җиңүчеләр билгеләнде.
Туган авылының үткәненә гашыйк булган, халкыбызның гореф-гадәтләрен чын күңелдән ихтирам иткән, каләмен чарлаганда алардан илһам тапкан язучыбыз, туган ягыбызнын горурлыгы, авыл җырчысы Мөхәммәт ага Мәһдиевкә багышлап үткәрелгән чара һәр кешенең күңелендә матур истәлек булып сакланыр!
-
Всемирный день борьбы со СПИДом 04.12.2023

Всемирный день борьбы со СПИДом
1 декабря во всем мире отмечается Всемирный день борьбы со СПИДом. Это не праздник, а особенный день, чтобы привлечь внимание мировой общественности и просто людей к проблеме СПИДа, ценности человеческой жизни. В рамках проведения этого дня, участники проекта СМС дети нашей школы провели акцию, приуроченную к Всемирному дню борьбы со СПИДом.
-
VIII нче районара Мәһдиев укулары 02.12.2023

VIII нче районара Мәһдиев укуларының юнәлешләре түбәндәгечә булды:
Укучылар өчен:
- Туган төбәктә сакланган гореф-гадәтләр (мәкалә)
- 2023 нче ел Россиядә Укытучылар һәм остазлар елы уңаеннан “Бөек кеше- галиҗәнап укытучы?” (истәлек-хатирә)
- М.Мәһдиев иҗатында Бөек Ватан сугышын чагылдырган мизгелләрне (патриотик рәсемнәр)
- М.Мәһдиев әсәрләрендә бирелгән үзенчәлекле образлар (фәнни-эш)
Укытучылар өчен:
- “Замана укучысын тәрбияләүдә М.Мәһдиев әсәрләренең роле”.
VIII нче районара Мәһдиев укуларының эшләре тикшерелде. Нәтиҗәләр ясалды. 4 нче декабрь көнне сәгать 10.00 Zoom платформаса аша Мәһдиев укуларының җиңүчеләре хәбәр ителәчәк. -
1 декабрь- Татарстан Республикасының халык язучысы Мөхәммәт Мәһдиевнең туган көне 01.12.2023

1 декабрь- Татарстан Республикасының халык язучысы Мөхәммәт Мәһдиевнең туган көне
Бүген Татарстан Республикасының халык язучысы Мөхәммәт Мәһдиевнең туган көне. М. Мәһдиев 1930 нчы елның 1 нче декабрендә Арча районы Гөберчәк авылында туа. Язучы иҗат юлын әдәбиятчы һәм әдәби тәнкыйтьче булып башлый. Аспирантурада укыган елларында ул татар иҗтимагый фикер үсеше, әдәбият һәм әдәби тәнкыйть тарихы, халык авыз иҗатын фәнни өйрәнү мәсьәләләре белән кызыксына. 1960 нчы еллардан соң матбугатта аның мәкаләләре басылып чыга башлый. Укытучы, остаз, галим, тәнкыйтьче Мөхәммәт Мәһдиевнең әсәрләре бүгенге көндә дә яратып укыла -
30.11.2023

4 нче класс укучысы Хәертдинов Раязны бөтенрәсәй фән олимпиадысының муниципаль этабында тормыш иминлеге нигезләре фәненнән призер булуы белән котлыйбыз. (Җитәкчесе - Заһидуллина Г.Д.) Без сезнең белән горурланабыз.
-
30.11.2023

З нче класс укучысы Хөсәенов Данирны бөтенрәсәй фән олимпиадысының муниципаль этабында тормыш иминлеге нигезләре фәненнән призер булуы белән котлыйбыз. (Җитәкчесе - Гарипова А.А.) Без сезнең белән горурланабыз.












