МБОУ «Ташкичинская основная общеобразовательная школа» Арского муниципального района РТ/Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының «Ташкичү төп гомуми белем мәктәбе» муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422039, РТ, Арский район, д. Ташкичу, ул. Ленина, д. 36\Татарстан Республикасы Арча районы, Ташкичү авылы, Ленин урамы, 36 нчы йорт |
| Телефон: | +7(843)-669-05-22 |
| E-Mail: | sch524@bk.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Ташкичинская ООШ" |
| Руководитель: | Сабирзянова Гулия Радиковна |
| Год основания учреждения: | 1929 |
| У нас учатся: | 53 Бездә укыйлар: 53 укучы |
| У нас учат: | 13/Бездә укыталар 13 укытучы |
МБОУ «Ташкичинская основная общеобразовательная школа» Арского муниципального района РТ/Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының «Ташкичү төп гомуми белем мәктәбе» муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе - новости
Страницы: << ( 101 ) 102 103 104 105 106 107 108 109 110 >>
-
Мәдәни көндәлек тапшырылды 17.09.2020

Укучыларны тарихыбыз, данлыклы кешеләр белән таныштыру максатында "Укучының мәдәни көндәлеге" дигән акция берничә ел башлангыч мәктәп укучыларын музейларга, истәлекле урыннар белән таныштыруда зур роль уйный. Бүген мәктәбебезнең башлангыч класс укучыларына шушы көндәлек тапшырылды.
-
Сәламәтлек көне 11.09.2020

Бүген мәктәптә "Сәламәтлек көне" үткәрелде. Укучылар белән сәламәт яшәү рәвеше, дөрес туклану, саф һавада булу, хәрәкәтле уеннар турында беседалар оештырылды. Саф һавада милли уеннар, ярышлар узды.
-
МЧС көне 10.09.2020

"Экстримизмга - юк" декадасы кысаларында, мәктәптә куркынычсызлык кагыйдәләрен өйрәнү, куллану буенча төрле чаралар оештырыла. Бүген Яңа Кенәр пожарга каршы көрәш бүлеге җитәкчесе Х.Х.Ахметов белән очрашу булды. Ул укучылар белән экстримизм, терроризмга каршы көрәш чаралары турында әңгәмәләр уздырды, пожар куркынычсызлыгы кагыйдәләре белән таныштырды. Соңыннан , өйрәнү максатында, эвакуация оештырылды.
-
"Мәрхәмәтлелек кыл" көне 09.09.2020

Мәмсә башлангыч мәктәбе филиалы укучылары "Мәрхәмәтлелек" атналыгы кысаларында, сәламәтлеге чикле булган 2 класс укучысы Хайруллина Гөлназның хәлен белделәр, күчтәнәчләр тапшырдылар.
-
"Мәрхәмәтлелек" атналыгы 09.09.2020

Көзге "Мәрхәмәтлелек" атналыгы кысаларында классларда тәрбия сәгатьләре узды. "Мәрхәмәтлелек" атналыгында өлкәннәргә, ялгызларга төрле ярдәм оештырылачак.
-
Юл куркынычсызлыгы айлыгы 07.09.2020

Мәктәпләрдә укулар башланды. Бу чорда укучылар арасында юл йөрү кагыйдәләрен бозу очраклары арта. Шушы куркынычсызлыкны булдырмау максатында, республикабызда куркынычсызлык айлыгы башланды. Безнең мәктәптә дә юл йөрү кагыйдәләрен өйрәнү чаралары үткәрелә.
-
Терроризмга каршы көрәш көне 03.09.2020

3 сентябрь - илебез тарихында канлы тамга белән язылган көн. 2004 нче елның 3 сентябре көнендә Беслан шәһәрендә террористлар мәктәпне штурмладылар. Шушы көннәрдә Бесланда 300 дән артык кеше һәлак булды. Шуның 100 дән артыгы - мәктәп укучылары. Бүген мәктәпләрдә терроризмга каршы көрәш чаралары искә төшерелде, класс сәгатьләре узды.
-
"Рәхмәт" әйтергә вакыт". Батырлык сәгатьләре. 02.09.2020

2 сентябрь - Икенче Бөтендөнья сугышы тәмамланган көн. Шушы уңайдан классларда "Рәхмәт" эйтергә вакыт" дип аталган батырлык сәгатьләре узды. Бу сәгатьтә Бөек Җиңүнең 75 еллыгына багышланган төрле акцияләр узды.
-
Белем бәйрәме белән! 01.09.2020

Бүген илебездә барлык мәктәпләр үз укучыларын беренче дәрескә дәшә. Безнең мәктәптә дә, куркынычсызлык кагыйдәләрен саклаган хәлдә, тантаналы линейка узды. Башка еллардан аермалы буларак, мәктәпкә ветеран укытучылар, әти-әниләр, авыл халкы чакырылмады. Укучыларны мәктәп директоры И.И.Гибадуллин, ТР табигый ресурсларны саклау буенча территориаль җитәкчелегенең баш дәүләт инспекторы урынбасары Л.Ә.Касыймов, укыту эшләре буенча директор урынбасары Ә.Ә.Вафина, башлангыч класслар укытучысы Г.З.Фазуллина котлады. Бүген иң җылы сүзләр 1 нче сыйныфка укырга керүче балаларга багышланды. Аларга укуларында уңышлар теләнде, 9 класс укучылары истәлекле бүләкләр, белем ачкычы тапшырдылар. Беренче звонок та алар өчен чыңлады.
-
Яңа уку елы белән! 31.08.2020

Хөрмәтле мөгаллимнәр, укучылар, ата-аналар! Августның соңгы көне якынлашты. Иртәгә - 1 сентябрь, Белем көне! Кыңгырау безне 2020-2021 нче уку елының беренче дәресенә дәшәчәк. Барыгызга да ныклы сәламәтлек, зур уңышлар, шатлыклар теләп калабыз! "Белем алу - энә белән кое казу", - ди халык мәкале. Димәк, барыбызга да нык тырышырга туры киләчәк. Хәерле сәгатьтә атсын 1 нче сентябрь таңы!












