МБОУ «Ташкичинская основная общеобразовательная школа» Арского муниципального района РТ/Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының «Ташкичү төп гомуми белем мәктәбе» муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422039, РТ, Арский район, д. Ташкичу, ул. Ленина, д. 36\Татарстан Республикасы Арча районы, Ташкичү авылы, Ленин урамы, 36 нчы йорт |
| Телефон: | +7(843)-669-05-22 |
| E-Mail: | sch524@bk.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Ташкичинская ООШ" |
| Руководитель: | Сабирзянова Гулия Радиковна |
| Год основания учреждения: | 1929 |
| У нас учатся: | 53 Бездә укыйлар: 53 укучы |
| У нас учат: | 13/Бездә укыталар 13 укытучы |
МБОУ «Ташкичинская основная общеобразовательная школа» Арского муниципального района РТ/Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының «Ташкичү төп гомуми белем мәктәбе» муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе - новости
Страницы: << 101 102 103 104 105 106 ( 107 ) 108 109 110 >>
-
У войны не женское лицо 13.03.2020

Сегодня в школе прошла акция "У войны не женское лицо". Вспоминали учителей-женщин, участвовавшихся на фронтах ВОВ и тружеников тыла.
-
Күчмә музей 10.03.2020

Мәктәбебездә Г.Тукай исемендәге Я.Кырлай авылы музей хезмәткәрләре кунак булды. Алар музейда саклана торган экспонатлар алып килгәннәр иде. Музей хезмәткәрләре "Яктылык чыганаклары" дигән темага чыгыш ясадылар.
-
Грипптан сакланыйк! 10.03.2020

Грипп – вируслы тын юлы инфекциясе (ОРВИ) төркеменә керә. Ул эпидемиягә әверелүчән. Моннан тыш, ул организмга өзлегү дә китерергә мөмкин булган кискен авыру.
ОРВИ – киң таралган чир. Аның вируслары селәгәй, сулыш алганда барлыкка килгән юешлек аша, сөйләшкәндә, елаганда, төчкергәндә, ютәлләгәндә тарала. Башкаларга ул шул ук һаваны сулаганда яки бер үк көнкүреш әйберләреннән файдаланганда күчә. Әлбәттә, халык аеруча күп җыелган җәмәгатьчелек урыннарында грипп эләктерү ихтималы зур.
Әлеге инфекция тиешенчә дәваланмаганда үпкә ялкынсынуы тудырырга мөмкин. Балаларда борын, колак авыруы туу, менингит башлану ихтималы да юк түгел. Грипп бигрәк тә сабыйлар һәм өлкән яшьтәгеләр, шулай ук ВИЧ-инфекциялеләр, каты авырулылар өчен куркыныч тудыра.
Авыруның гадәттәге сезонлы артуы февраль аенда көтелә. Бу авыру белән без беренче ел гына очрашмыйбыз.
Гриппны кисәтү максатыннан, бүген без укучылар белән әңгәмә уздырдык, видеороликлар карадык. Авыруны дәвалауга караганда, кисәтүнең яхшырак булуы турында без инде беләбез. Грипптан саклану чараларын, әгәр инде авырый калсак, бу авыруны җиңеп чыгу юлларын искә төшердек. Сәламәт булыйк!Кулланма видеороликлар: Видеосюжеты по теме профилактики гриппа и ОРВИ. Сайт Роспотребнадзора,
Лечение гриппа, ОРВИ и простуды_ простые советы. Нужно ли пить антибиотики или таблетки от гриппа,
-
Бәйрәм бүген, бәйрәм бүген! 07.03.2020

Яз җитә, тамчылар тама! 8 март - Халыкара хатын кызлар көне килеп җитте. Юнармия отряды әгъзалары мәктәптә укучы кызлар арасында төрле конкурслар оештырдылар. Бүген шул конкурсларда җиңүчеләрне котлау оештырылды.
-
Тыл ветеранында кунакта 07.03.2020

9 класс укучылары Ташкичү авылында яшәүче тыл ветераны Гөлсания апа Сафиуллинада кунакта булдылар. Гөлсания апаны укучылар 8 Март бәйрәме, Бөек Җиңүнең 75 еллыгы белән котладылар, аның истәлекләрен тыңладылар, язып алдылар.
-
Тыл ветеранын котладык 06.03.2020

Бөек Җиңүнең 75 еллыгын каршы алырга әзерләнәбез. Бу Җиңүгә тыл хезмәтчәннәре үзләреннән зур өлеш керттеләр. Аларның саны да сирәгәя бара. Шундый тыл ветеранынң берсе - Гөлфия апа Мәмсә авылында яши. Бүген Мәмсә башлангыч мәктәбе укучылары Гөлфия апа янында булдылар, аны 8 март, якынлашып килүче туган көне белән котладылар, үзләре ясаган сувенирны бүләк иттеләр. Гөлфия апа укучыларга авыр сугыш еллары, үзенең балачагы турында сөйләде. Укучылар Гөлфия апага озын гомер, сәламәтлек теләделәр.
-
ЮИД көне 06.03.2020

Бүген мәктәптә "Бердәм ЮИД көне" үткәрелде. Бу чараны ОБЖ укытучысы А.З.Багавиев оештырды.
-
Әниләр дә ярыша 06.03.2020

Ел саен 8 Март бәйрәме алдыннан әниләрне мәктәпкә чакырып, бәйрәм оештыру традициягә керде. Быел әниләр укучыларга каршы волейбол ярышларында катнаштылар. Уеннар бик киеренке барды. Укучы кызлар командасы җиңде.
-
"Әлифба" бәйрәме 06.03.2020

Бүген Ташкичү төп мәктәбе 1 класс укучылары "Әлифба" дәреслеге белән саубуллаштылар. Аларның беренче уңышларын күрергә әниләр дә килде.
-
Әниләр бәйрәме 05.03.2020

Туган ягыбызга яз килде! Язның беренче бәйрәме - 8 март көне белән әниләребезне котладык. Алар өчен концерт оештырдык.












