МБОУ «Ташкичинская основная общеобразовательная школа» Арского муниципального района РТ/Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының «Ташкичү төп гомуми белем мәктәбе» муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422039, РТ, Арский район, д. Ташкичу, ул. Ленина, д. 36\Татарстан Республикасы Арча районы, Ташкичү авылы, Ленин урамы, 36 нчы йорт |
| Телефон: | +7(843)-669-05-22 |
| E-Mail: | sch524@bk.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Ташкичинская ООШ" |
| Руководитель: | Сабирзянова Гулия Радиковна |
| Год основания учреждения: | 1929 |
| У нас учатся: | 53 Бездә укыйлар: 53 укучы |
| У нас учат: | 13/Бездә укыталар 13 укытучы |
МБОУ «Ташкичинская основная общеобразовательная школа» Арского муниципального района РТ/Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының «Ташкичү төп гомуми белем мәктәбе» муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе - новости
Страницы: << 101 102 103 104 105 106 107 108 ( 109 ) 110 >>
-
Ш.Мәрҗани конференциясендә 21.02.2020

Әтнә районы Комыргуҗа урта мәктәбендә Ш.Мәрҗани исемендәне VII республика фәнни-гамәли конференциясе булып узды. Безнең мәктәп укучылары һәм укытучылары бу бәйгедә катнаштылар. 8 класс укучысы А.Галимзянова беренче, 9 класс укучысы Ә.Гараев икенче урынны яуладылар. Татар теле һәм әдәбияты укытучысы А.Т.Ахмадуллина һәм Р.С.Шагидуллина укытучылар арасында барган ярышта татар конгрессының махсус бүләгенә ия булдылар. Котлыйбыз!
-
Поздравляем! 20.02.2020

Поздравляем призера заключительного этапа Республиканской олимпиады по технологии Гараева А, ученика 9 класса и учителя Камалиева Рустама Гарафутдиновича. Желаем успехов в дальнейшем работе!
-
Республика призерын котлыйбыз! 20.02.2020

Бөтенроссия укучылар олимпиадасының технология буенча республика турыннан мәктәбебезнең 9 класс укучысы Ә.Гараев зур җиңү белән кайтты. Ул төрле районнардан килгән укучылар арасында үзен лаеклы күрсәтте - призер булды. Аны бу ярышка технология укытучысы Р.Г.Камалиев әзерләде.
-
Туган җирем - Татарстан 19.02.2020

Республикада. районда ТАССРның оешуына 100 еллыкка карата тантаналар уза. Шундый тантаналарның берсе - туган җир, туган як турында шигырь уку буенча конкурс бүген районда уза. Бу конкурста 5 класс укучысы К.Ахмадуллин катнашты һәм дипломга лаек булды
-
"Батырлык айлыгы" дәвам итә
18.02.2020
"Батырлык айлыгы" кысаларында төрле файдалы эшләр башкару дәвам итә. Укучылар сугыш чоры балалары белән очрашулар үткәрәләр, интервьюлар алалар. Сугыш чоры балаларына шефлык эше дәвам итә. Юнармия отряды әгъзалары "Иң яхшы егет" конкурсы оештыралар.
-
Хәерле сәгатьтә! 17.02.2020

Бүген технология фәне буенча Бөтенроссия укучылар олимпиадасының республика туры башланды. Район данын безнең мәктәпнең 9 класс укучысы Ә.Гараев яклый. Укучыны бу ярышларга технология укытучысы Р.Г.Камалиев әзерләде. Уңышлар телибез сезгә!
-
Күңелле очрашу 15.02.2020

Бүген Совет гаскәрләрен Әфганстан җиреннән чыгарылган көн. Шушы уңайдан классларда класс сәгатьләре узды. бу кичәгә Әфганчы-сугышчылар чакырылды. Алар укучыларның күп санлы сорауларына җавап бирделәр.
-
...үлемем дә яңгырар җыр булып.... 14.02.2020

Бөек Җиңүнең 75 еллыгын билгеләп үтү буенча мәктәптә планлы эш алып барыла. Бүген Советлар Союзы Герое, патриот-шагыйрь М.Җәлилнең тууына 114 елга багышланган "...үлемем дә яңгырар җыр булып" дип аталган телдән журнал чыгарылды. М.Җәлилнең тормыш юлы, фашистларга каршы көрәше, тоткынлыкта узган гомере, иҗаты өйрәнелде. Үлемсез шигырьләре кабат искә төшерелде.
-
Әфганстан - йөрәк ярасы 13.02.2020

Мәмсә мәктәбендә " Әфганстан - йөрәк ярасы " дигән исем астында Әфганстаннан совет гаскәрләре чыгарылуга 31 ел тулуга карата кичә-очрашу уздырылды. Кичәгә Әфганстанда хезмәт итеп,Ватан алдындагы хәрби бурычын үтәгән авылдашыбыз Сәмигуллин Рафил Габделбәр улы чакырылды.Ул балаларга күкләргә тиеп утырган таулар арасында үзе күргән әрнүле һәм йөрәк өзгеч сугыш истәлекләре турында сөйләде.Укучылар авылдашыбызның һәр сүзен йотлыгып тыңлады,сораулар бирделәр. Очрашу бик бай эчтәлекле булды. Без тарихтагы бу хәлләрне онытырга тиеш түгел.Үлгәннәр хәтере исәннәрдә яши.
-
Парламентский урок 12.02.2020

Сегодня во всех классах прошел Парламентский урок. Для учащихся старших классов этот урок провела учитель истории и обществознания Р.Р.Хакимзянова.












