МБОУ «Ташкичинская основная общеобразовательная школа» Арского муниципального района РТ/Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының «Ташкичү төп гомуми белем мәктәбе» муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422039, РТ, Арский район, д. Ташкичу, ул. Ленина, д. 36\Татарстан Республикасы Арча районы, Ташкичү авылы, Ленин урамы, 36 нчы йорт |
| Телефон: | +7(843)-669-05-22 |
| E-Mail: | sch524@bk.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Ташкичинская ООШ" |
| Руководитель: | Сабирзянова Гулия Радиковна |
| Год основания учреждения: | 1929 |
| У нас учатся: | 53 Бездә укыйлар: 53 укучы |
| У нас учат: | 13/Бездә укыталар 13 укытучы |
МБОУ «Ташкичинская основная общеобразовательная школа» Арского муниципального района РТ/Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының «Ташкичү төп гомуми белем мәктәбе» муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе - новости
Страницы: << 101 102 103 104 105 106 107 ( 108 ) 109 110 >>
-
Ачык дәрес 03.03.2020

"География атналыгы" кысаларында, география укытучысы Р.Г.Камалиев 6 класста "Атмосферада су парлары" темасына ачык дәрес оештырды. Дәрестә укучыларның белеме, фикер йөртү сәләтләре ачыкланды. Яңа төр укыту алымнары куллану турында сөйләшенде.
-
"Без бергә!" фестивале нәтиҗәләре
29.02.2020
26 февраль көнне "Без бергә!" балалар иҗат фестиваленең район туры булып узды. Мәктәбебез укучылары бу ярышта зур уңышларга ирештеләр: 4 призлы урын яуладылар. Котлыйбыз!
-
Һәйкәлне чистарттык 27.02.2020

Авылыбыз уртасында Бөек Ватан сугышында һәлак булганнар истәлегенә һәйкәл тора. Ел саен шушы мемориалга 6 класс укучылары шефлык итәләр. Бөек Җиңүнең 75 еллыгы якынлашкан көннәрдә 6 класс укучылары зур җавапчылык тоеп һәйкәлгә шефлык итәләр. Бүген дә алар һәйкәл тирәсен кардан, боздан арчыдылар.
-
Әдәплелек дәресе
26.02.2020
6 класс укучылары өчен "Әдәпленең күлмәге сәдәпле, үзе матур гадәтле" исеме астында тәрбия сәгате узды. Укучылар сакчыллык, пөхтәлек, кешелеклелек, тыйнаклык, әдәплелек төшенчәләрен аңлап калдылар. Соңыннан үз-үзеңне тәрбияләү планы төзелде.
-
Файдалы очрашу
26.02.2020
Укучыларны киләчәккә әзерләү, һөнәр сайлау буенча төрле чаралар үткәрелә. Бүген 9 класс укучылары Арча агросәнәгать колледжы хезмәткәрләре белән очраштылар. Агросәнәгать хезмәткәрләре колледжда алырга мөмкин булган һөнәрләр, укуга булган таләпләр белән таныштырдылар. Укучылар үзләрен кызыксындырган сорауларга җавап алдылар.
-
"Әлифба" бәйрәме 26.02.2020

Беренче класс укучылары тәүге дәреслек - "Әлифба" дәреслеге белән саубуллашалар. Мәмсә башлангыч мәктәбе филиалында бу бәйрәмне уздырдылар. Укучылар "Әлифба" дәреслеген онытмаслар!
-
Бәйрәмдә - волейбол ярышлары 23.02.2020

Бүген илебез халкы олы бәйрәм - Ватанны саклаучылар көнен билгеләп үтә. Безнең мәктәптә бу бәйрәм кысаларында волейбол ярышлары оештырылды. Мәктәбебезне тәмамлап, Татарстанның төрле почмакларында яшәүче ир-егетләребез кайтты бу ярышларга. Әтнә, Биектау районнарыннан, Арча, Казан шәһәрләреннән кайтканнар иде алар. Киеренке ярышта яшьләр командасы җиңеп чыкты.
-
Абыйлар үткән данлы юл 22.02.2020

Юнармия отряды әгъзалары 23 нче февраль - Ватанны саклаучылар көненә карата стена газетасы чыгардылар. Алар мәктәптә укытучы абыйларына багышлап, армия сафларында булганнарның тормыш юлларын тасвирлап бирделәр. Бу газета кече яшьтәге укучыларда зур кызыксыну уятты.
-
Ватанны саклаучылар көне 22.02.2020

23 февраль - Ватанны саклаучылар көне. Бүген иртәдән мәктәп гөрләп тора. Кызлар егетләрне- булачак солдатларны бәйрәм белән котладылар. Алар егетләр турында кызыклы видеоязмалар әзерләгәннәр, мәктәбебездзге иң-иң егетләрне билгеләделәр. Юнармия отряды әгъзалары спортның төрле төрләре буенча "Иң шәп егет" конкурсы оештырдылар, шул егетләрне котладылар.
-
Туган тел көне 21.02.2020

Мәктәбебездә төрле даталарны билгеләп үтү традииягә керде. 21 февраль - туган тел көне. Бу көнне укучылар үзләрен төрле ярышларда сынадылар, телебезнең матурлыгы, аралашу коралы булуы турында сөйләштеләр.












