Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Училинская основная общеобразовательная школа" Арского муниципального района Республики Татарстан/ Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының "Өчиле төп гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422020, Республика Татарстан, Арский район, с.Учили, ул. Тукая, д. 77 / Татарстан Республикасы, Арча муниципаль районы, Өчиле авылы, Тукай урамы, 77 нче йорт. |
| Телефон: | +7(843)-665-45-10 |
| E-Mail: | Sul.Ars@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Училинская ООШ" Арского муниципального района РТ |
| Руководитель: | Нуретдинов Амир Габдулхакович |
| Год основания учреждения: | 1979 |
| У нас учатся: | 30 / Бездә укыйлар: 30 укучы |
| У нас учат: | 13 / Бездә укыталар:13 укытучы |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Училинская основная общеобразовательная школа" Арского муниципального района Республики Татарстан/ Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының "Өчиле төп гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе - новости
Страницы: << 151 ( 152 ) 153 154 155 156 157 158 159 160 >>
-
Г. Тукай эзләре буенча 31.05.2016

Күкчә-Бирәзә һәм Иске- Йорт башлангыч мәктәбе укучылары Г.Тукай эзләре буенча Кырлай авылындагы музейга сәяхәт кылдылар.Музейның капка төбендә үк балаларны әкият геройлары каршы алды.Алар Г.Тукай әкиятләре буенча сәхнәләштерелгән бик күңелле тамаша күрсәттеләр. Укучылар музейда һәм Сәгъди абзый утарында экскурсоводның сөйләвен бик игътибар белән тыңладылар.Әлеге сәяхәт балаларга бик ошады.
-
Cоревнования по плаванию 30.05.2016

29 мая 2016 года прошли городские соревнования по плаванию в Арском бассейне. Наши юные спортсмены участвовали в этих соревнованиях. Ученик 2 класса Мухаметшин Амир среди пловцов 2006-2007 года рождения в заплыве стилем кроль занял II место. Ученик 5 класса Бариев Разиль среди пловцов 2004-2005 года рождения в заплыве стилем кроль занял III место. Также ученик 4 класса нашей школы Сабиров Даниф стал участником заплыва стилем кроль среди пловцов 2004-4005 года рождения. Они были награждены медалями и грамотами, а также родителям были вручены благодарственные письма за немалый вклад в развитие спортивных навыков и здорового образа жизни нашего подрастающего поколения. Мы поздравляем наших юных спортсменов с достижением таких высоких результатов, а также хотим выразить родителям благодарность от имени нашей школы за терпение и спортивное воспитание, а так же тренерам Арского бассейна за огромную работу! Желаем всем дальнейших успехов и достижения высот не только на муниципальном уровне, но и в республиканских и российских соревнованиях!
-
Тукай-Кырлайга сәяхәт 30.05.2016

Югары Бирәзә башлангыч класс укучылары Яңа Кырлай авылына экскурсиягә бардылар. Сәгъди абзый йортында булдык, Г.Тукай музеен карадык, музей хезмәткәрләренең эчтәлекле чыгышлары безгә бик ошады. Тукай әкиятләренең сыннары янында фотога төштек, Апуш коесыннан су эчтек. Экскурсия балаларга бик ошады.
-
Республиканская антитабачная акция «Россия без табака». 28.05.2016

С целью привлечения внимания жителей села к различным проблемам, возникающим в результате употребления табака, 28 мая члены отряда «LЭViS» Республиканского здоровьесберегающего проекта «SaMoSтоятельные дети» ( руководитель: педагог-организатор Гарипова В.Р.) провели Республиканскую антитабачную акцию «Россия без табака». Ребята провели сбор подписей в защиту «отказа от курения».После чего также предлагалось завязать на дереве ленточку голубого цвета ,которая символизирует чистый воздух и свободу выбора.
-
Кырлайда экскурсиядә. 27.05.2016

Бүген Чиканас башлангыч укучылары Яңа Кырлай авылында экскурсиягә бардылар.. Алар Габдулла Тукай музеенда, яңартылган Сәгъди абзый утарында булдылар. Экскурсоводларның чыгышын игътибар белән тыңладылар. Укучыларга бик ошады.
-
Хуш башлангыч мәктәбем! 26.05.2016

Югары Бирәзә башлангыч мәктәбенең 2 укучысын V класска озату кичәсе булды.Бәйрәмгә әти-әниләре,кунаклар килде.Укучылар шигырьләр сөйләделәр,җырладылар.Киләчәктә укучыларга уңышлар телибез.
-
“Балаларны яклау көне” 26.05.2016

“Балаларны яклау көне” уңаеннан башлангыч класс укучылары белән табигатькә экскурсиягә чыктык. Су буена балык тотарга төштек. Һәр капкан балыкка сөенеп кайттылар.
-
Соңгы кыңгырау 25.05.2016

Соңгы кыңгырау яңгырый бүген
Яңа юл яра гомер агышы
Соңгы кыңгырау - әнкәй догасы
Изге юл тели аның тавышы.
Бүген чыгарылыш сыйныф укучылары өчен соңгы кыңгырау яңгырады. Соңгы кыңгырау ул,мәктәпне тәмамлап, зур тормышка, олы дөньяга юлланган укучыларны алдагы көннәрнең гаҗәп матур да, тынгысыз да, соклангыч һәм авыр да булачагын искәртеп тора кебек...Бәйрәм белән, хөрмәтле укучылар һәм укытучылар!
-
Конкурсларда җиңүчеләр. 24.05.2016

Атналык линейкада төрле конкурсларда катнашкан укучылар грамоталар һәм рәхмәт хатлары белән бүләкләнделәр. Киләчәктә дә аларга уңышлар телибез.
-
Тукай-Кырлай авылына экскурсия 23.05.2016

Мәктәбебезнең 7нче сыйныф укучылары Тукай-Кырлай авылына экскурсиягә бардылар. Анда бөек шагыйребез Габдулла Тукайның музей-комплексында булдылар. Укучыларны капкадан ук Г.Тукай әкиятләре геройлары каршы алды һәм могҗизалы әкият дөньясына алып керделәр. Укучыларны төрле яктан сынап та алдылар. Экскурсоводлар Г.Тукайның тормыш юлы, аның иҗаты, шәхси әйберләре белән якыннан таныштырдылар. Ул тоткан китаплар, үзе язган язмалар, газеталар, ул йөргән сукмаклар һәм ул яшәгән нигезне дә күрделәр. Экскурсия тирән эчтәлекле булды. Сәяхәтне оештырган җитәкчеләребезгә зур рәхмәтебезне җиткерәбез.


















