Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Училинская основная общеобразовательная школа" Арского муниципального района Республики Татарстан/ Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының "Өчиле төп гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422020, Республика Татарстан, Арский район, с.Учили, ул. Тукая, д. 77 / Татарстан Республикасы, Арча муниципаль районы, Өчиле авылы, Тукай урамы, 77 нче йорт. |
| Телефон: | +7(843)-665-45-10 |
| E-Mail: | Sul.Ars@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Училинская ООШ" Арского муниципального района РТ |
| Руководитель: | Нуретдинов Амир Габдулхакович |
| Год основания учреждения: | 1979 |
| У нас учатся: | 30 / Бездә укыйлар: 30 укучы |
| У нас учат: | 13 / Бездә укыталар:13 укытучы |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Училинская основная общеобразовательная школа" Арского муниципального района Республики Татарстан/ Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының "Өчиле төп гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе - новости
Страницы: << 151 152 153 ( 154 ) 155 156 157 158 159 160 >>
-
Бөтенроссия тикшерү эше 13.05.2016

Бүген, 4 нче класс укучылары рус теле фәненнән Бөтенроссия тикшерү эшенең 2 нче өлешен эшләделәр
-
“Тукай эзләре буйлап” җәяүлеләр сәяхәте 13.05.2016

Бүген, 13 май көнне, “Тукай эзләре буйлап” җәяүлеләр сәяхәте Арча- Өчиле-Яңа Кырлай маршруты буйлап юлга чыкты. Монда Әтнә, Арча, Балтач, Биектау, Саба районнарыннан килгән, төрле конкурсларда җиңүче сәләтле укучылар, укытучылар, кунаклар катнашты. Мәктәбебез коллективы кунакларны ачык йөз,чәк-чәк белән каршы алды. Алар өчен укучылар тарафыннан бик матур кичә оештырылды. Кичәдә конкурсларда җиңү яулаган укучыларның Г.Тукай шигырьләрен сәнгатьле итеп укулары, дәртле биюләре, моңлы җырлары кунакларны әсир итте. Сәяхәтчеләр Тукай иҗатына чын күңелдән гашыйк ветеран укытучы Зыятов Фәрхәт Гани улының шагыйрьнең Өчиледәге тормышы турында эчтәлекле чыгышын бик җылы кабул иттеләр.
-
Бөтенроссия тикшерү эше
11.05.2016
Бүген, 4 нче класс укучылары рус теле фәненнән Бөтенроссия тикшерү эшендә катнаштылар.
-
Матур булсын! 10.05.2016

Мәктәп яны тәҗрибә участогында бу көннәрдә кызу эш бара.
-
"Үлемсез полк" 09.05.2016

Бөек Җиңүнең 71 еллыгына багышлап, Халыкара "Үлемсез полк" акциясе үткәрелә. Акция сугыш һәм тыл ветераннарын хөрмәтләү, алар үткән данлы юлларны искә төшерү максатыннан уздырыла. Безнең мәктәп укучылары да укытучылар белән берлектә "Үлемсез полк" составында парадта алгы сафларда барачак ветераннарның фотопортретларын әзерләделәр һәм бу акциядә катнаштылар. Дан Сезгә, хөрмәтле ветераннар! Безнең арада булмасагыз да, без Сезне хәтерлибез.
-
Бөек Җиңүнең 71 еллыгы белән! 09.05.2016

Кадерле ветераннар һәм тыл хезмәтчәннәре! Хөрмәтле, дуслар! Сезнең барыгызны да бөек тантана, зур шатлык — Бөек Җиңүнең 71 еллык бәйрәме белән котлыйбыз! Күгебез һәрчак аяз, дөньялар тыныч, илләр имин булсын!
-
Бөек Җиңүгә - 71 ел! 08.05.2016

Күкчә-Бирәзә башлангыч мәктәбе укучылары сугышның бөтен авырлыгын күргән хезмәт ветеранннарын Бөек Җиңү бәйрәме белән котладылар.Ветераннар һәйкәлгә венок салып, сугышта һәлак булган авылдашларын искә алдылар.Җир йөзендә башка сугышлар булмасын иде дип теләкләр теләделәр.
-
Бөек Җиңүгә - 71 ел! 08.05.2016

Күкләребез мәңге аяз булсын,
Беркайчан да күрмик сугышны, дип тели Югары Бирәзә башлангыч мәктәбе укучылары да. -
Бөек Җиңүгә - 71 ел! 07.05.2016

Югары Бирәзә башлангыч мәктәбе укучылары Бөек Җиңүнең 71 еллыгына рәсемнәр ясадылар.
Тыныч булсын илебез,
Без тынычлык телибез! -
Бөек Җиңүнең 71 еллыгы 07.05.2016

Иске-Йорт башлангыч мәктәбе укучылары Бөек Җиңүнең 71 еллыгы уңаеннан ,җирдә мәңгелек тынычлык булсын өчен аяусыз көрәшеп һәлак булган авылдашлар хөрмәтенә һәйкәлгә венок салдылар,сугыш һәм хезмәт ветераны Фазлыев Равил Шагиәхмәт улын бәйрәм белән котладылар.
Картаймагыз әле,ветераннар,
Картаймагыз,әй,сез тынмас җаннар!
Сезгә тиеш әле бик күп назлар,
Сезгә тиеш әле бик күп язлар.


















