Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Училинская основная общеобразовательная школа" Арского муниципального района Республики Татарстан/ Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының "Өчиле төп гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422020, Республика Татарстан, Арский район, с.Учили, ул. Тукая, д. 77 / Татарстан Республикасы, Арча муниципаль районы, Өчиле авылы, Тукай урамы, 77 нче йорт. |
| Телефон: | +7(843)-665-45-10 |
| E-Mail: | Sul.Ars@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Училинская ООШ" Арского муниципального района РТ |
| Руководитель: | Нуретдинов Амир Габдулхакович |
| Год основания учреждения: | 1979 |
| У нас учатся: | 30 / Бездә укыйлар: 30 укучы |
| У нас учат: | 13 / Бездә укыталар:13 укытучы |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Училинская основная общеобразовательная школа" Арского муниципального района Республики Татарстан/ Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының "Өчиле төп гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе - новости
Страницы: << 151 152 153 154 155 156 157 ( 158 ) 159 160 >>
-
Өмәдә. 16.04.2016

Без укучылар белән өмәгә чыктык. Мәктәп янын чистарттык: карлар таратылды, чүпләр җыелды. Тирә-як чистарып калды. Бергә эшләү күңелле.
-
Чисталык икеайлыгы. 16.04.2016

Чиканас башлангыч мәктәбе укучылары да өмәдән читтә калмады.
-
Арча агросәнәгать көллияте укытучылары белән очрашу 15.04.2016

Бүген мәктәптә Арча агросәнәгать көллияте укытучылары 8-9 нчы класс укучылары белән очрашу уздырдылар.Уку йортынының һөнәр юнәлешләре ,андагы тәртипләр, уку сроклары белән таныштырдылар
-
IX муниципаль фәнни –практик конференция
14.04.2016
Безнең мәктәп укучылары 12 нче апрель көнне Арча педагогия көллиятендә узган IX муниципаль фәнни –практик конференциядә катнаштылар. Аларны түбәндәге призлы урыннар белән котлыйбыз:
- Валиев Ранил (7 класс) - 2 нче урын (физика);
- Валиева Сөмбел (9класс)- 2 нче урын (физкультура);
- Ахметзянова Илүзә(9 класс)- 3 нче урын ( татар теле).
-
"Гаилә кыйммәтләре нәрсә ул?" темасына тәрбия сәгате 13.04.2016

Бүген 5-6 класс укучылары белән "Гаилә кыйммәтләре нәрсә ул?" темасына тәрбия сәгате үткәрелде. Укучылар гаилә турында табышмаклар чиштеләр, мәкальләр таптылар һәм "Гаилә" дигән йорт эскизы ясадылар.
-
12 апрель – Космонавтика көне яки 108 минут 12.04.2016

12 апрель – Космонавтика көне уңаеннан башлангыч класс укытучысы Аглиуллина Р.М. укучыларга Ю.А.Гагарин турында эчтәлекле чыгыш һәм презентация күрсәтте, технология укытучысы Гайнетдинова Р.З. 2-6 класс командалары арасында кәгазьдән ясалган самолет модельләрен вакытка очырту буенча ярыш үткәрде. Ярышка нәтиҗә ясалып, укучылар бүләкләнде.
-
12 апрель- Космонавтика көне. 11.04.2016

12 апрельдә Космонавтика көнен билгеләп үтәбез. 1961 нче елның 12 апрелендә, дөньяда беренче буларак, Юрий Гагарин "Восток” космик кораблендә җир тирәли орбитага чыкты. Космонавтика көненә багышлап укучылар рәсемнәр ясадылар.
-
Итоги конкурса 09.04.2016

Сегодня подвели итоги конкурса рисунков на тему "7 апреля- Всемирный день здоровья" среди учащихся начальных классов. Итоги конкурса: 1 место- Аглиуллин Инсаф, Хидиятуллина Зубарджат; 2 место- Нуриев Ислам, Мингазова Раиля; 3 место- Акмалиев Булат, Гафиятуллина Зиля.
-
Сингапур укуларының өченче этабы. 09.04.2016

8 апрель көнне районыбыз мәктәпләреннән җыелган укытучылар өчен Сингапур укуларының өченче этабы оештырылды. Район мәгариф бүлеге методисты Г. Х. Феоктистова җитәкчелегендә тренинг укытучылары укуларның асылына төшендерделәр: теория практик өлеш белән аралаштырылды. Структураларны дәресләрдә куллану, проблемалар һәм креатив чишелешләрне табу мөмкинлекләренә күбрәк тукталдылар. Бу укуларның соңгы этабы иде һәм катнашкан һәркем сертификатка ия булды.
-
Ш.Мәрҗани исемендәге республика фәнни-гамәли конференциясендә. 08.04.2016

Бүген Әтнә районы Комыргуҗа урта гомуми белем мәктәбендә үткәрелгән Ш.Мәрҗани исемендәге республика фәнни-гамәли конференциясенең “Төбәгебезнең танылган шәхесләре” секциясендә уңышлы чыгыш ясап, 7 сыйныф укучысы Вәлиев Ранил 3 урынга лаек булды, диплом һәм истәлек - китап белән бүләкләнде.


















