Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Училинская основная общеобразовательная школа" Арского муниципального района Республики Татарстан/ Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының "Өчиле төп гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422020, Республика Татарстан, Арский район, с.Учили, ул. Тукая, д. 77 / Татарстан Республикасы, Арча муниципаль районы, Өчиле авылы, Тукай урамы, 77 нче йорт. |
| Телефон: | +7(843)-665-45-10 |
| E-Mail: | Sul.Ars@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Училинская ООШ" Арского муниципального района РТ |
| Руководитель: | Нуретдинов Амир Габдулхакович |
| Год основания учреждения: | 1979 |
| У нас учатся: | 30 / Бездә укыйлар: 30 укучы |
| У нас учат: | 13 / Бездә укыталар:13 укытучы |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Училинская основная общеобразовательная школа" Арского муниципального района Республики Татарстан/ Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының "Өчиле төп гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе - новости
Страницы: << 151 152 153 154 ( 155 ) 156 157 158 159 160 >>
-
"Бөек Ватан сугышында тылдагы батырлык" 06.05.2016

Ветераннарга олы ихтирам һәм хөрмәт хисе, Ватанга мәхәббәт хисе, тынычлык сөюче шәхес, патриотик хисләр тәрбияләү максатыннан Хидиятуллина Гөлсинә Гарифулла кызы 6 нчы класс укучылары белән "Бөек Ватан сугышында тылдагы батырлык" дип исемләнгән сыйныф сәгате үткәрде.Укучыларны әби-бабайларының, авылдашларының Бөек Ватан сугышы елларында күрсәткән батырлыклары, тырыш, аяусыз көрәшләре, хезмәтләре белән таныштырды. Сугыш афәтенең котычкыч фаҗига булуы, бу җиңүнең миллионлаган совет халкының фронтта, тылда фидакарь көрәше, хезмәт нәтиҗәсе икәнлеге аңлатылды. Сыйныф сәгатендә үзенең яшүсмер чагы сугыш чоры елларына туры килгән Исламова Рәйханә апа да катнашты.
-
"Современный солдат". 05.05.2016

Акция- Победная весна, фотовыставка "Современный солдат".
-
"Чын дус" темасына ачык тәрбия сәгате 04.05.2016

Бүген 5 класс укучылары белән класс җитәкчесе Нигметзянова Р.М. "Чын дус" темасына ачык тәрбия сәгате үткәрде. Укучылар бик теләп чын дусның нинди булырга тиешлеге, үзләренең дуслары турында сөйләделәр. Соңыннан " Син дустыңны беләсеңме?" дигән уен уйналды, дуслык турында мәкальләр искә төшерелде.
-
Республиканский патриотический конкурс «Наша Победа» 03.05.2016

В рамках подготовки к празднованию 71-й годовщины Победы в Великой Отечественной войне 1941-1945 годов реализуется республиканский патриотический конкурс «Наша Победа», направленный на вовлечение молодежи в разработку и создание медиа-контента, направленного на нравственно-патриотическое воспитание молодежи. Министерство по делам молодежи и спорту Республики Татарстан и Региональная общественная организация» Академия творческой молодежи Республики Татарстан» осуществляют общую координацию подготовки и проведения Конкурсных процедур и награждение победителей. Учащиеся нашей школы приняли активное участие в конкурсе, отправив свои видео и фотоработы. Шафигуллин Булат, ученик 8 класса, стал финалистом конкурса в номинации «Моя малая Родина» ( руководитель: педагог-организатор Гарипова В.Р.).Впереди ждет последний, 3-й этап конкурса -«Подведение итогов». Удачи тебе, Булат!
-
1 Май бәйрәме белән! 01.05.2016

Хезмәт көне, Яз һәм Хезмәт бәйрәме – Русиядә бу көннең нинди генә исемнәре юк. Ә дөньяның 142 илендә 1 Май – Халыкара эшчеләр бердәмлеге көне. Бәйрәм тарих төсмерен саклап калып, бүген дә бөтен кешелек дөньясы өчен элеккеге кебек үк хезмәт ияләре бәйрәме, хезмәт, тынычлык, үзара татулык бәйрәме булып кала. Ни генә булмасын, 1 май чын-чынлап яз килүен белдерә. Нәкъ менә бу айда алмагачлар, шомыртлар ап-ак чәчкәгә күмелә. Бар җиһан гүя әкияти дөньяны хәтерләтә. Безнең барыбыз өчен дә май бәйрәмнәре яңарыш, яхшылыкка өмет һәм ышаныч символлары булып торалар. Әлеге җылы яз көннәре дусларыгыз һәм якыннарыгыз белән очрашу шатлыгы белән тулылансын, яңа яшәү көче бирсен, ветераннар йөрәгендә бары тик якты хатирәләрне уятсын. Бәйрәм белән!
-
"Туган тел-2016" бәйгесе 30.04.2016

2016 нчы елның 29 апрелендә Арча балалар сәнгате йортында ана теле һәм әдәбияты укытучыларының “Туган тел-2016” бәйгесе уздырылды. Бу бәйге Татарстан Республикасы мәгариф һәм фән министрлыгы тарафыннан “2014-2020 елларга Татарстан Республикасы дәүләт телләрен һәм Татарстан Республикасында башка телләрне саклау, өйрәнү һәм үстерү буенча Татарстан Республикасы Дәүләт программасы”н гамәлгә ашыру максатында үткәрелә. Ул иҗади эшләүче укытучыларны барлау, аларның хезмәтен бәяләү, ана теле һәм әдәбияты укытучысының педагогик эшчәнлеген активлаштыру, укытуның нәтиҗәлелеген тәэмин итәрдәй заманча технологияләрне куллану осталыгын үстерү максатыннан оештырыла. Әлеге бәйгедә мәктәбебезнең татар теле һәм әдәбияты укытучысы Ләйсән Мансур кызы катнашты һәм 3 нче урынга лаек булды. Ләйсән Мансуровнаны ихлас күңелдән котлыйбыз һәм киләчәктә дә уңышлар телибез!
-
«Безопасное колесо» 30.04.2016

Формирование осознанного соблюдения правил дорожного движения, воспитание культуры безопасного поведения на дорогах является наиболее эффективным способом снижения дорожно-транспортного травматизма. Ежегодный конкурс юных инспекторов движения «Безопасное колесо» - конкурс для детей 9-11 лет, целью которого является воспитание законопослушных участников дорожного движения, формирование здорового образа жизни. Юные инспекторы движения нашей школы приняли активное участие в данном конкурсе.
-
Бездә - өмә! 29.04.2016

Бүген мәктәбебезнең барлык укытучылары, укучылары һәм хезмәткәрләре өмәдә катнаштылар. Мәктәп яны, парк һәм һәйкәл тирәләре тагын бер кат чистартылды. Эшләгән эшебезгә карап, күңелләр сөенә!
-
"Дерево Дружбы" 29.04.2016

Сегодня учащиеся МБОУ "Училинская ООШ" приняли активное участие в акции "Дерево Дружбы" в поддержку РДШ РТ.
-
" Без - Тукай варислары" 28.04.2016

Бүген Арча шәһәренең 5 нче гимназиясендә Халкыбызның бөек шагыйре Габдулла Тукайның тууына 130 ел тулу уңаеннан үткәрелгән "Без - Тукай варислары" шигырь бәйгесе үткәрелде. Бәйгедә безнең мәктәптән 3 нче класс укучысы Хидиятуллина Зөбәрҗәт һәм 5 нче класс укучысы Вәлиев Рәзил катнаштылар. Вәлиев Рәзил "Өметле киләчәк" номинациясендә дипломга лаек булды.Котлыйбыз!!!


















