Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Училинская основная общеобразовательная школа" Арского муниципального района Республики Татарстан/ Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының "Өчиле төп гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422020, Республика Татарстан, Арский район, с.Учили, ул. Тукая, д. 77 / Татарстан Республикасы, Арча муниципаль районы, Өчиле авылы, Тукай урамы, 77 нче йорт. |
| Телефон: | +7(843)-665-45-10 |
| E-Mail: | Sul.Ars@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Училинская ООШ" Арского муниципального района РТ |
| Руководитель: | Нуретдинов Амир Габдулхакович |
| Год основания учреждения: | 1979 |
| У нас учатся: | 30 / Бездә укыйлар: 30 укучы |
| У нас учат: | 13 / Бездә укыталар:13 укытучы |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Училинская основная общеобразовательная школа" Арского муниципального района Республики Татарстан/ Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының "Өчиле төп гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе - новости
Страницы: << 31 32 33 34 35 36 ( 37 ) 38 39 40 >>
-
Ата-аналар җыелышы 14.01.2022

Бүген мәктәбебездә ата-аналар җыелышы булып үтте. Көн тәртибендә чирек нәтиҗәләре һәм чыгарылыш класс укучыларының алда торган имтиханнарына әзерлекләре; балаларның иминлеге, интернет куркынычсызлыгы, туклану мәсьәләләре каралды. Әти-әниләргә укучыларның юлда йөрү кагыйдәләре, аларның иминлеге, яктылык кайтарткычларны даими күзәтү астында тотарга кирәклеге искәртелде.
-
Шахматчыларыбызны котлыйбыз! 07.01.2022

Арча районы укучылары арасында "Иң яхшы шахматчы -2022" исеменә үткәрелгән шахмат ярышында укучыларыбыз Мостафин Дилюс, Валиев Айназ, Галимҗанов Рәзил төп мәктәпләр арасында II урынга лаек булдылар (Тренеры - физика укытучысы Г.Г. Хидиятуллина). Котлыйбыз, киләчәктә дә уңышлар телибез!!!
-
Имтиханнарга әзерлек 05.01.2022

Имтиханнарга әзерлек каникул көннәрендә дә дәвам итә. Чираттагысы математика фәненнән иде.
-
2021 нче ел- Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы. 31.12.2021
Бу хакта Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов республиканың эчке һәм тышкы хәле турында Дәүләт Советына еллык Юлламасында хәбәр итте. Шул уңайдан мәктәбебездә үткәрелгән чаралар турында яңалыклар белән танышу өчен сылтама : -
Яңа ел белән! 31.12.2021

Яңа ел белән күңеллергә яңа өметләр, ышанычлар килә.
Ышанычыгыз, йөрәгегезнең серле бер почмагында сакланган өметегез тормышка ашсын, бәхетегез мөлдерәмә тулып торсын. Гомерегез шатлыклы, куанычлы, мул ризыклы булсын, сәламәтлектә узсын. Шатлыклы хәбәрләр, бәхетле көннәр узган елдагын да кубрәк булсын, күңелсезлекләр иске елда калсын. Декабрь бураннары алып килгән Яңа ел белән котлыйбыз! Бәйрәмегез мөбарәк, ризык тулы өстәлегез түгәрәк, күңелле, куанычлы булсын. Эшләрегез уң булсын, күңелегездәге мәрхәмәтлелек нуры йөзегезне тагын да бизәсен. Бусагаларыгыздан караңгылык, салкынлык, хәвеф-хәтәр атлап кермәсен, бәла-каза йөрмәсен. Бәхетле мизгелләр, матур вакыйгалар, яхшы хәбәрләр, саулык-сәламәтлек алып килсен Яңа 2022 нче ел. Гаилә бәхетегез учагы гел балкып торсын.
-
Зона ярышлары. 29.12.2021

Бүген мәктәптә профсоюз членнарының зона буенча шашка, шахмат ярышлары булып узды
-
Яңа яуган ап-ак кар өстеннән, йөгерә-йөгерә килә Яңа ел! 28.12.2021

Кичә һәм буген мәктәбебездә иң сихри, әкияти һәм тылсымлы-могҗизалы бәйрәмнәрнең берсе - Яңа ел бәйрәме шаулап - гөрләп үтеп китте. Матур җырлаучыларга, оста биючеләргә, шигъри аһәңнәргә һәм әкияти киемнәргә килгән кунаклар гына түгел, хәтта Кыш бабай үзе дә сокланып утырды. Алай гына түгел, үзе дә кушылып биеде, җырлады...
-
Әкияттә кунакта! 20.12.2021

Яңа ел җитәргә санаулы көннәр генә калып бара, ә аңа әзерлек мәктәбебездә күптән башланды. Мәктәбебез бизәлде, укучылар тырышып, күңел җылысын биреп ясаган кул эшләнмәләре алып килделәр, Һәр сыйныф журнал чыгара...Кыскасы, әзерлек тулы көченә бара. Ә бүген бер төркем укытучыларыбыз һәм хезмәткәрләребез район стадионында кар сыннары ясадылар. Зур рәхмәт сезгә, коллегаларыбыз!
-
Яңа елны көткәндә! 17.12.2021

Яңа ел могҗизаларын укучылар үз куллары белән булдырдылар! Бу көннәрдә укучылар Яңа ел бәйрәменә әзерләнә. Һәр класс тырышып сыйныф бүлмәләрен бизи, газета чыгара, поделка ясый, концерт номерлары өйрәнә һәм төрле костюмнар әзерли.
-
“Кошларга ярдәм итик!” 15.12.2021
Кыш көне көннәр салкын,кояш бик еракта яктыра,җирне аз җылыта. Еш кына буран була, салкын җил исә. Кошларга салкын кыш көне ашарга табуы читен,шуңа күрә без кошларга ярдәм итәргә тиешбез.Җимлек ясап бирде миңаБабаем һәм әтием,Шунда хәзер кошлар өченҖимнәр сибәм мин.Килегез,кил,кошкайлар,Сез бит безнең дускайлар,Бакчабызга куныгызКөн дә кунак булыгыз.


















