Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Училинская основная общеобразовательная школа" Арского муниципального района Республики Татарстан/ Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының "Өчиле төп гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422020, Республика Татарстан, Арский район, с.Учили, ул. Тукая, д. 77 / Татарстан Республикасы, Арча муниципаль районы, Өчиле авылы, Тукай урамы, 77 нче йорт. |
| Телефон: | +7(843)-665-45-10 |
| E-Mail: | Sul.Ars@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Училинская ООШ" Арского муниципального района РТ |
| Руководитель: | Нуретдинов Амир Габдулхакович |
| Год основания учреждения: | 1979 |
| У нас учатся: | 30 / Бездә укыйлар: 30 укучы |
| У нас учат: | 13 / Бездә укыталар:13 укытучы |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Училинская основная общеобразовательная школа" Арского муниципального района Республики Татарстан/ Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының "Өчиле төп гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе - новости
Страницы: << ( 41 ) 42 43 44 45 46 47 48 49 50 >>
-
Экстремизмга — юк, дибез 28.09.2021

Республикада милләтара мөнәсәбәтләрне ныгыту, террорчылык һәм экстремизмны профилактикалау максатында сентябрьдә “Экстремизмга – юк дибез!” дип аталган махсус айлык бара. Соңгы елларда терроризм, экстремизм кебек куркыныч төшенчәләрне еш ишетергә туры килә. Нәрсә ул терроризм, нинди саклык чаралары күрергә кирәк? Террор - ул кешеләр группасына оешкан, үз максатын көчләү аша ирешергә омтыла торган авыр җинаять. Террористлар - алар кешеләрне көчләп алучы, күп җыелыш урыннарында шартлау оештыручы, корал кулланучы кешеләр, бик еш аларның эшеннән гаепсез кешеләр җәфалана, алар арасында шулай ук балалар да була. Шул уңайдан эстримизмга каршы тәрбия, класс сәгатьләре һәрдаим булып тора.
-
Котлыйбыз!!! 25.09.2021

Безнең батырларыбыз! Укучыларыбыз Арча шәһәрендә үткәрелгән кул көрәшендә барлык мәктәпләр арасында 3 урынга лаек булдылар. Афәрин! Сез булдырасыз!!!
-
#профнеделя2021 24.09.2021

“Сильная первичка- сильный Профсоюз!” Ознакомление членов Профсоюза с федеральной бонусной программой Profcardc, помощь в регистрации, установкой одноименного мобильного приложения.
-
”День профсоюзной информации“. 23.09.2021

”День профсоюзной информации“. Ознакомление с последними номерами газет “Мой профсоюз”, “Новое слово.”
-
Гариф Ахуновның туган көне. 18.09.2021

18 сентябрьдә күренекле язучыбыз Гариф Ахуновның туган көне. Яраткан язучыбыз, якташыбызның туган көне уңаеннан күргәзмә оештырылды.
-
Дару үләннәре җыйдык. 15.09.2021

Үсемлекләрдән башка бу дөньяны күз алдына да китереп булмый.Алар бөтен тереклек ияләренә суларга гына түгел, дәваланырга да булышалар. Кешеләр борынгы заманнарда ук хайваннарның кайбер үсемлекләргә игътибар иткәннәрен күргәннәр . Шуннан бу үсемлекләрне өйрәнә башлаганнар,аларның файдалы якларын ачканнар, китап итеп теркәгәннәр. Андый кешеләрне “үлән җыючылар” дип йөрткәннәр. Яшел тылсымчылар борынгы заманнан бирле кешеләрне дәвалаганнар,аларга көч биргәннәр.Медицинага нигез салучы Гиппократ 236 үсемлекне кулланган. Ә безгә исеме әкиятләрдән билгеле булган күренекле таҗик табибы Әбугалисина 900 гә якын үсемлекнең файдасы турында яза.Ә инде Россиядә 1581 елда беренче даруханә- Даруханә палатасы ачыла,беренче “Табиб китабы” (“Травник”) басылып чыга. Петр1 заманында даруханәләр бакчасында дару үләннәре әзерләү һәм үстерү белән шөгыльләнгәннәр. Без дә менә үз өлешебезне керттек.
-
Татарча диктант 12.09.2021

10, 11, 12 сентябрь сәг.11:00 дә бөтен дөнья “Татарча диктант” белем тикшерү акциясендә катнашты. Катнашучылар диктантны танылган татар язучысы, фольклорчы Гомәр Бәширов әсәрләреннән ике өзек буенча яздылар.
Мәктәбебез укучылары һәм укытучылары да әлеге акциядә актив катнаштылар. Диктант текстын татар теле һәм әдәбияты укытучысы Шакирова Л.М. укыды.
Акциянең максаты – татар теленә кызыксынуны арттыру, әдәби телдә дөрес сөйләм һәм дөрес язу күнекмәләрен үстерү, орфографик һәм грамматик хаталар ясамыйча язу теләге уяту, татар теле белгечләрен һәм туган тел (татар теле) укытучыларын тагын да популярлаштыру. -
День здоровья 11.09.2021

Здоровый образ жизни!
Полезен он для всех.
Здоровый образ жизни!
Удача и успех. -
"Кызыл, яшел, сары!" 08.09.2021

Бүген 6 нчы класс укучылары белән класс җитәкчесе Ф.С. Нуретдинова "Кызыл, яшел, сары!" викторинасы үткәрде. Укучылар сорауларга дөрес җавап биреп, үзләренең юл билгеләренең аңлатмаларын, юл йөрү кагыйдәләрен белүләрен тагын бер кат расладылар.
-
"Осенняя неделя добра" 06.09.2021

В целях формирования гражданской позиции, милосердия в обществе, продвижения новых идей добровольчества как важного ресурса решения социальных проблем, повышения гражданской активности населения в Республике Татарстан проводится добровольческая акция "Осенняя неделя добра"


















