Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Училинская основная общеобразовательная школа" Арского муниципального района Республики Татарстан/ Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының "Өчиле төп гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422020, Республика Татарстан, Арский район, с.Учили, ул. Тукая, д. 77 / Татарстан Республикасы, Арча муниципаль районы, Өчиле авылы, Тукай урамы, 77 нче йорт. |
| Телефон: | +7(843)-665-45-10 |
| E-Mail: | Sul.Ars@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Училинская ООШ" Арского муниципального района РТ |
| Руководитель: | Нуретдинов Амир Габдулхакович |
| Год основания учреждения: | 1979 |
| У нас учатся: | 30 / Бездә укыйлар: 30 укучы |
| У нас учат: | 13 / Бездә укыталар:13 укытучы |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Училинская основная общеобразовательная школа" Арского муниципального района Республики Татарстан/ Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының "Өчиле төп гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе - новости
Страницы: << 41 42 43 44 45 46 ( 47 ) 48 49 50 >>
-
Туган теле һәм әдәбияты укытучыларының Бөтенроссия “Туган тел” конкурсының йомгаклау этабы 24.03.2021

22 марттан 24 мартка кадәр Идел буе дәүләт физик культура, спорт һәм туризм академиясе базасында туган теле һәм әдәбияты укытучыларының Бөтенроссия “Туган тел” конкурсының йомгаклау этабы үтте. Конкурс «2014-2021 елларга Татарстан Республикасында Татарстан Республикасы дәүләт телләрен һәм башка телләрне саклау, өйрәнү һәм үстерү» дәүләт программасын гамәлгә ашыру кысаларында һәм Татарстан Республикасы мәгариф һәм фән министрлыгының 2019-2022 уку елына эш планы нигезендә үткәрелде. Конкурста районыбызның данын яклап, мәктәбебезнең татар теле һәм әдәбияты укытучысы Шакирова Ләйсән Мансур кызы бик уңышлы чыгыш ясады. Аны ихлас котлыйбыз, киләчәктә дә уңышлар телибез!
-
"Без бергә" 24.03.2021 Халык иҗаты өлкәсендә сәләтле балаларны ачыклау, үстерү һәм аларга ярдәм итү, балаларның шәхси уңышларын үстерү, аларны этномәдәни мирас кыйммәтләренә җәлеп итү максатыннан Арча муниципаль районында «Без бергә " Республика балалар сәнгать фестиваленең муниципаль этабы узды. 7 класс укучысы Шувалова Мирослава фестивальдә катнашып, II дәрәҗә лауреат булды. Җитәкчесе рус теле һәм әдәбияты укытучысы Р.М. Нигъмәтҗанова. Котлыйбыз!

-
Уен үзенә тарта... 22.03.2021

Компьютерда интерактив уеннар укучыларның иҗади мөмкинлекләрен камилләштерә, танып белү активлыгын үстерә, белемнәрен тирәнәйтә һәм зур кызыксыну уята. Каникул көннәрендә дә укучыларыбыз бер-берсе белән ярышып һәм бер- берсенә ярдәмләшеп, интерактив уеннар уйнадылар.
-
Нәүрүз – яз бәйрәме. 20.03.2021

Март ае – яз башы, бик матур ай. Бу ай озак заманнар буе Яңа елның беренче ае булып йөргән. Көннең төнне куып җиткән вакытында, Кыш бабайның чәчләре су булып акканда, безнең бабаларыбыз, әбиләребез язны – Нәүрүзбикәне каршылаганнар. Бу көнне үзләренең матур теләкләрен Нәүрүзбикәгә әйтеп калдырырга тырышканнар.
Нәүрүз бәйрәме – язны каршылап, язгы чәчү эшләре алдыннан үткәрелә торган халык бәйрәме ул. Бүген бәйрәм. Бүген Нәүрүз. Нәүрүз шатлык, бәхет алып килә. Нәүрүз – яз бәйрәме.
-
Ачык дәрес 19.03.2021

7 нче сыйныфта тарих һәм җәмгыять белеме укытучысы Х.Х. Валиева «Россия беренче Романовлар вакытында; дәүләт төзелешендәге үзгәрешләр» темасына ачык дәрес уздырды.
-
“Хокукый турнир” 18.03.2021

Хокуклар – кешегә шәхес буларак яшәү һәм үсү өчен кирәк булган шартлар. Һәрбер кешенең яшәргә, ирекле һәм бәхетле булырга хокукы бар. 8-9 сыйныф укучылары катнашында “Минем хокукларым һәм бурычларым” исемле хокукый турнир үткәрелде.
-
Кырымның Россиягә кушылу көне. 17.03.2021

17 март көнне мәктәбебездә " Кырымның Россиягә кушылуы" турында сыйныф сәгатьләре булды. Укучылар белән, Кырым Республикасының тарихы, халкы, тарихи һәйкәлләре, төрле яулаучылар белән күп еллык көрәшүе, кырымлыларның Бөек Ватан сугышында катнашуы, Севастопольне саклау, Россия өчен ярымутрауның мөһимлеге турында әңгәмәләр үткәрелде, презентацияләр каралды. Бүген гражданлык-патриотик тәрбия аерым әһәмияткә ия, ул тарихи фикерләүне формалаштыра, туган ил тарихын өйрәнүгә кызыксыну уята, укучыларда патриотизм хисе тәрбияли.
-
"Тукай эзләре буйлап” 16.03.2021

Буген мәктәбебез зур кунаклар кабул итте. "Ватаным Татарстан" газетасы журналистлары Риман ага Гыйлемханов җитәкчелегендә Тукай эзләре буйлап сәяхәт иттеләр.. Алар мәктәбебезнең "Туган якны өйрәну музее" нда Тукайның Өчиледәге тормышына кузәту ясадылар. Зиннәтулла бабай нигезендә булдылар. Зиннәтулла бабай муллалык иткән мәчет белән таныштылар. Кунакларны Арча районы башкарма комитетының социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Мухаметшина Алинә Таһир кызы һәм мәдәният идарәсе җитәкчесе Әюпов Илфар Илдар улы озатып йөрде.
-
"Без тарихта эзлебез" 16.03.2021

Тарих атналыгы дәвам итэ. Буген 5 нче сыйныф укучылары белән "Туган ягым-Татарстан" дип исемләнгэн тарихи уен-викторина узды. Максат: укучыларда туган телгә карата кызыксыну уяту,аларның Татарстан, аның куренекле кешеләре, истәлекле урыннары турында белемнәрен киңәйтү, фикерләу сәләтләрен устеру, әдәплелек, ярдәмчеллек сыйфатлары тәрбияләргә омтылу.
-
Музейларда тарихи хәтер саклана 15.03.2021
Музей - мәктәпнең мөһим белем һәм тәрбия бирү үзәге булып тора. Андагы күптөрле һәм эчтәлекле экспозицияләр укучыларга халкыбызның гореф-гадәтләренә ихтирам тәрбияләргә ярдәм итә. Шуны истә тотып тарих атналыгы кысаларында 5-6 сыйныф укучылары өчен " Туган якны өйрәнү" музеена экскурсия оештырылды. Музей материалларын өйрәнү укучыларда патриотлык хисе тәрбияли. Укучыларыбыз аеруча туган авылыбызның тарихы, кешеләре белән кызыксына, аларның тырышлыгына, осталыгына сокланалар.


















