Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Училинская основная общеобразовательная школа" Арского муниципального района Республики Татарстан/ Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының "Өчиле төп гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422020, Республика Татарстан, Арский район, с.Учили, ул. Тукая, д. 77 / Татарстан Республикасы, Арча муниципаль районы, Өчиле авылы, Тукай урамы, 77 нче йорт. |
| Телефон: | +7(843)-665-45-10 |
| E-Mail: | Sul.Ars@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Училинская ООШ" Арского муниципального района РТ |
| Руководитель: | Нуретдинов Амир Габдулхакович |
| Год основания учреждения: | 1979 |
| У нас учатся: | 30 / Бездә укыйлар: 30 укучы |
| У нас учат: | 13 / Бездә укыталар:13 укытучы |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Училинская основная общеобразовательная школа" Арского муниципального района Республики Татарстан/ Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының "Өчиле төп гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе - новости
Страницы: << 31 32 33 34 35 36 37 38 39 ( 40 ) >>
-
“Кыргый хайваннар өчен җимлекләр” 28.10.2021

Татарстанның “Кызыл китабы”на кертелгән хайваннар, үсемлекләр турында классларда әңгәмәләр үткәрелде. Кышкы чорда аларга ничек ярдәм итәргә мөмкин икәнлеге турында сөйләшенде. Урман җәнлекләре елдан-ел азаеп бара. Кышкы чор- кыргый хайваннар өчен иң катлаулы чор ул. Күз алдына китерик әле: урман көрткә чумды, җимешләр һәм орлыклар карга күмелде, аеруча үсемлекнең тамыры тирәндә калды. Кышын урман җәнлекләренә кешеләр дә ярдәм итә,җимлекләр куя. Тукландыру нәтиҗәсендә күп кенә хайваннар салкын вакытта исән кала. Урман, андагы үсемлекләр, җәнлекләр дөньясы көннән-көн ярлылана. Көчебездән килгәнчә аларга ярдәм итик!
-
Урок атома. 22.10.2021

С целью популяризации знаний об атомной отрасли и формирования интереса к научным знаниям в школе был проведен «Урок атома» в 8-9 классах. При проведении урока использовались методические рекомендации по проведению всероссийского урока «Атомный урок» и всероссийского часа «Атомный классный час».
-
Табышмаклар кичәсе 18.10.2021

Халык авыз иҗатында табышмаклар аерым урын тота. Яшь буынны намуслы, игелекле итеп тәрбияләүдә, уңай сыйфатларын үстерүдә халык иҗаты үрнәкләреннән файдалануның әһәмияте зур. Татар фольклоры,халкыбызның гасырлар буенча тупланып килгән акыл хәзинәсе буларак, зур педагогик әһәмияткә ия. Табышмакларга җавап бирү баланың фикерләү сәләтен үстерү, зирәклек, тапкырлык кебек сыйфатлар тәрбияли, сөйләм телен камилләштерә. “Отканга – мәкаль, тапкырга – табышмак” дигән әйтем әнә шуңа ишарә. Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы уңаеннан 6 класс укучылары белән “Табышмаклар кичәсе” үткәрелде. Кичэдэ укучылар бик актив булдылар, табышмакларны зур кызыксыну белән чиштеләр.
-
Көзге өмә 16.10.2021

Бүген барыбыз бергә мәктәп тирәсен җыештырырга чыктык. Коелган яфракларны себердек. Тырыш хезмәт нәтиҗәсе үзебезне дә сөендерде.
-
15 октябрь - Хәтер көне! 15.10.2021

1552 елның 15 октябре. Бу көн милләтебез тарихына иң фаҗигале һәм иң олы кайгылы көн булып кереп калган. Бу ел борынгы дәүләтебез Казан ханлыгының Рәсәй илбасарлары тарафыннан яулап алынуына 467 ел. Шул дәвердән бирле күпме сулар аккан, дөнья киңлегендә күпме тарихи вакыйгалар булып узган, әмма халкыбызның азатлыгы өчен башларын салган Сөембикә-ханбикә, Япанчы, Кол Шәриф һәм аның шәкертләре, Казанны саклаганда соңгы тамчы канынача көрәшкән һәм шәһит киткән каһарман әби-бабаларыбызның якты истәлеге милләттәшләребез күңелендә азатлык, көрәш символы булып мәңге сакланыр. Бу көн – изге көн.
-
Әкият геройларын ясыйбыз. 13.10.2021

Көз якты һәм матур төсләргә, бизәкләргә бай чор. Бу вакыт аралыгы балалар иҗаты өчен илһам чишмәсе дә, табигый материаллар чыганагы да. Көзге яфраклардан төрле-төрле кошлар, хайваннар, табигать күренешләре ясарга була . Эшләнмәләрнең төп элементы – көзге яфраклар булачак! Яфраклар бик нәзберек булсалар да, сак кына эшләгәндә әллә нинди матур эшләнмәләр майтарып була. Укучыларыбыз да көзге яфракларны уз иҗатларында кулландылар. Алар татар халкының һәм Габдулла Тукай әкиятләренең геройларын аппликация итеп ясадылар.
-
Үз телемдә сөйләшкәнгә, кояшлы күгем минем! 09.10.2021

Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы унаеннан. "Үз телемдә сөйләшкәнгә, кояшлы күгем минем" дигән темага таянып башлангыч класс укучылары белән Г.Тукай шигырьләрен уку оештырылды.
-
Театр — яктылыкка, нурга илтә! 08.10.2021

Мәктәбебезнең "Тылсым" театр коллективы (җитәкчесе Л.М. Шакирова) Мирсәй Әмирнең "Миңлекамал" спектаклен сәхнәләштерде. Укучыларыбыз бик бирелеп уйнадылар. Киләчәктә дә аларга уңышлар телибез.
-
Бәйрәмең белән, Укытучым! 05.10.2021

Мәктәбебез укытучылары хөрмәтенә укучылар бик матур концерт тәкъдим иттеләр. Күнел кылларын тибрәндерерлек җырлар, шигырьләр һәм дәртле биюләр белән урелеп барган котлаулары өчен укучыларыбызга зур рәхмәт.
-
"Олыласаң олыны-олыларлар үзеңне" 01.10.2021

Бүген өлкәннәр ункөнлеге уңаеннан классларда "Олыласаң олыны-олыларлар үзеңне" дигән темага тәрбия дәресләре үтте. Дәреснең максаты, балаларда әти-әниләргә, туганнарга ихтирамлы, игътибарлы булу; кешелеклелек, ярдәмчеллек, игелеклелек сыйфатлары тәрбияләү. Шулай ук укучылар хөрмәтле өлкәннәребезгә үз куллары белән ясаган открыткалар бүләк иттеләр.


















