Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Училинская основная общеобразовательная школа" Арского муниципального района Республики Татарстан/ Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының "Өчиле төп гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422020, Республика Татарстан, Арский район, с.Учили, ул. Тукая, д. 77 / Татарстан Республикасы, Арча муниципаль районы, Өчиле авылы, Тукай урамы, 77 нче йорт. |
| Телефон: | +7(843)-665-45-10 |
| E-Mail: | Sul.Ars@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Училинская ООШ" Арского муниципального района РТ |
| Руководитель: | Нуретдинов Амир Габдулхакович |
| Год основания учреждения: | 1979 |
| У нас учатся: | 30 / Бездә укыйлар: 30 укучы |
| У нас учат: | 13 / Бездә укыталар:13 укытучы |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Училинская основная общеобразовательная школа" Арского муниципального района Республики Татарстан/ Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының "Өчиле төп гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе - новости
Страницы: << 41 42 43 44 ( 45 ) 46 47 48 49 50 >>
-
«Безопасное колесо-2021» 24.04.2021
Сегодня в Арске прошёл конкурс среди отрядов юных инспекторов движения «Безопасное колесо-2021». Состязания среди ЮИДовцев, в которых им предстояло продемонстрировать свои навыки и умения дорожной безопасности, проходили в 4 этапа: «Знатоки правил дорожного движения», «ПДД велосипедистов», «Фигурное вождение велосипеда», «Оказание первой доврачебной помощи». Команды в составе двух девочек и двух мальчиков проходили этапы в индивидуальном зачете, с подведением общекомандного зачета. При этом соблюдались требования безопасности: участники прибывали на конкурс в разное время, не пересекаясь друг с другом. Команда нашей школы успешно выступила на этом конкурсе. -
Г.Тукайның 135 еллыгына багышланган “Башваткыч” уены 20.04.2021

Тынмый сазың, моңлы сазың,
Кем кыя алсын аны!
Син яшәрсең,мең яшәрсең,
Син- шагыйрьләр солтаны.
Сөекле язучыбыз Габдулла Тукай – өлкәннәребезнең дә,укучыларыбызның да яраткан шагыйре.Аның әсәрләре кешеләрнең күңел дөньяларын яктырта ,туган телебезгә карата мәхәббәт уята. Бүгенге уеныбыз да Г.Тукайның тормыш юлына һәм иҗатына багышланды. 20 сораудан торган башваткыч сорауларына 8 сыйныф укучылары җавап тапты. -
Өмәдә 17.04.2021

Мәктәбебездә бүгенге өмәдән берәү дә читтә калмады. Карлар да тараттык, ә кардан арынган җирләрдә себердек, җыештырдык, һәйкәл тирәләрен дә чистарттык.
-
Хокук бозуларны профилактикалау. 17.04.2021
Җәмгыятьтә барган тискәре күренешләр яшь буынны да бик авыр социаль-психологик ситуацияләрдә калдыра. Балалар һәм яшүсмерләр күп вакыт аларны җиңеп чыгарга әзер түгел һәм бу негатив нәтиҗәләргә китерә. Хокук бозуны кисәтү эшенең төп үзенчәлеге – башлангыч профилактика уздыру. Укучылар белән хокук бозуга каршы профилактика – катлаулы, күп аспектлы, дәвамлы эш. Полиция участок уполномоченные,лейтенант Гарифуллин Фәннур Фәргат улы укучылар белән, хокук бозуларны профилактикалау максатыннан, әңгәмә үткәрде.Укучыларны кызыксындырган сорауларга җавап бирде. -
“Татар китабы – мәгърифәтле халык китабы” 16.04.2021

Бүген укучылар “Татар китабы” белән таныштылар. Бу китап – альбомда Урта гасырлардан алып хәзергәчә таралыш алган әдәби-нәфис, фәнни, дини-иҗтимагый эчтәлектәге һәм төрле тармакларга караган татар китапларының аерым үрнәкләре тупланган. Укучылар кереш мәкаләдән татар китабының бай һәм катлаулы тарихы турында киңкырлы мәгълүмат алдылар.
-
“Иң тәмле ашлар-милли ашларыбыз...” 13.04.2021

Бүген югары класс укучылары тубән класс укучыларына "Татар халык ашлары" дигән темага мастер класс күрсәттеләр. Алар татар халкының милли ашлары, татар халкының милли йолалары белән таныштырдылар.
-
12 апрель -Космонавтика көне. 12.04.2021

Бүген,12 апрель көнне, кеше беренче тапкыр җиһанга аяк басканга 60 ел тулды. Бу вакыйга бөтен дөнья өчен зур сенсация булды. Галәмдәге тәүге кеше – СССРдан. Шулай 1961 елның 12 апрель көнендә җиһанда 108 минутка сузылган сәяхәт мәңгегә тарихка кереп калды. Кораб җиһанга күтәрелеп, ул вакытта күз алдына да китереп булмаслык тизлектә Җир шарын урап чыкты. Бу датаны Юрий Гагарин Җир шары орбитасы тирәли тәүге очыш ясаганнан соң нәкъ бер ел узгач, 1962 елдан СССРда бәйрәм сыйфатында билгели башлыйлар. Бу уңайдан мәктәбебездә дә бик күп чаралар үткәрелде.
-
"Тотальный диктант" 10.04.2021

"Тотальный диктант" - ежегодная просветительская акция в форме добровольного диктанта для всех желающих. Ее участники могут проверить свою грамотность и знание русского языка. Уникальный текст диктанта каждый год специально для акции создает кто-либо из известных писателей. Принять участие в "Тотальном диктанте" может любой желающий, независимо от возраста, пола, образования, вероисповедания, профессии, семейного положения, интересов и политических взглядов. Первый "Тотальный диктант" состоялся в 2004 году.
-
"Зиһен базары" 10.04.2021

Математика атналыгы дәвам итә. Бүген мәктәбебездә "Зиһен базары" исемле физик кичә үтте. Анда "Җитезләр" - 8 нче класс укучылары, һәм "Йолдызлар"- 7 нче класс укучылары ярыштылар. Сораулар кызыклы булса да, бик җиңелләрдән түгел иде. Шуңадамы, бәйге бик җанлы һәм күңелле үтте. Нәтиҗәдә "Җитезләр" командасы үз исемен аклады - җиңүче булды. Молодцы, укучылар!
-
"Могҗизалар кыры" 09.04.2021

Математика атналыгы кысаларында мәктәбебездә бүген математика, информатика, физика фәннәренә багышланган 7-9 нчы класс укучылары катнашында "Могҗизалар кыры" булып узды. Финалга 8 нче класс укучылары Аглиуллин И. , Гыйниятова К. һәм 9 нчы класс укучысы Р. Вәлиев үттеләр. Уен, чынлап та, бик мавыктыргыч, кызыклы булды. Ә җиңүче булып Рәсим Вәлиев калды. Молодцы!


















