Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Коморгузинская средняя общеобразовательная школа имени Шигабутдина Марджани» Атнинского муниципального района Республики Татарстан
Визитная карточка
| Адрес: | 422758, РТ, Атнинский район, с. Коморгузя, ул. Комсомольская, д. 11 |
| Телефон: | +7(843)-693-20-03 |
| E-Mail: | kssh2005@yandex.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Коморгузинская СОШ" |
| Руководитель: | Гатауллин Табрис Талгатович |
| Год основания учреждения: | 1996 |
| У нас учатся: | 84 учащихся |
| У нас учат: | 18 педагогов |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Коморгузинская средняя общеобразовательная школа имени Шигабутдина Марджани» Атнинского муниципального района Республики Татарстан - новости
Страницы: << 111 ( 112 ) 113 114 115 116 117 118 119 120 >>
-
11 көн. Дуслык көне. 13.06.2015

Бүген лагерьда Дуслык көне. Шул форсаттан файдаланып “Тамчы – шоу” уены да уздырып алдык. Уен әкият темасына кагылган иде. Балалар үзләренең бу темада бик бай мәгълүмәтле булуын курсәттеләр.
-
10 көн. Россия көне белән! 12.06.2015

Зур бәйрәм бүген, Россия көне! Балалар белән башта Россия Федерациясенең, Татарстан Республикасының, Әтнә районының символлларын кабатладык. Шунысы куандыра, балалар уз туган җиренең символларын әйбәт беләләр икән. Э аннары инде бер-беребезне котлап открыткалар ясадык һәм иң эчтәлекле, иң матур открытканы билгеләдек.
-
9 көн. Су көне 11.06.2015

Балалар белән "Чишмә" операциясе үткәрдек, ягъни чишмәгә төштек. Аның кырыйларын җыештырдык, кирәкмәгән ботакларны алып ташладык. Бар бала да бу эштә актив катнашты. Җыештырып бкткргәч табигать рекордлары куйдык. Иң зур әрекмән яфрагы, бака яфрагы эзләдек. Соңыннан инде дару уләннәре турында сөйләшеп алдык.
-
8 көн. Очрашулар көне. 10.06.2015

Күп еллар буе мәктәбебезнең директоры булып эшләгән, химия һәм физика укытучысы булган Мухаметзянова Гөлсинә апай белән очраштык без бүген. Гөлсинә апа безне үзенең бакчасы белән таныштырып китте. Аның бакчасында 36 якын төрле чәчәкләр усә. Ул безгә аларның барысы турында да сөйләде.
-
7 көн. Туристлар көне. 09.06.2015

Бүген бездә туристлар көне. Балалар белән кармаклар алып, без якындагы елгага, балык тотырга киттек. Әз балык тотсак та күңелләр төшмәде безнең, чөнки дуслар белән күмәкләшеп эшләү, ял итү үзе бер бәхет.
-
6 көн. Китап укучылар көне
08.06.2015
Бүген бездә китап укучылар көне булды. Иң элек китапханәгә экскурсиягә уткәрдек. Китапханәчебез Клара апай безгә бик кызык китаплар турында сөйләде.
-
5 көн. Малайлар көне 05.06.2015

Буген лагерыбызда Малайлар көне уздырылды. Көн дәверендә корабыбызның батырын сайладык. Ә кызларыбыз егетләргә бик матур концерт куйдылар. Шулай ук, көннең икенче яртысында, отрядлар арасында футбол ярышы булды.
-
4 көн. Экология көне.
04.06.2015
Лагерьда бүген "Диңгез гүзәле" дип исемләнгән конкурс үтте. Кызлар үзләрен сынатмадылар, һөнәрләрен күрсәттеләр. Егетләр, үз чиратында, кызларга багышлап "Сез, матур кызлар!" дигән конөерт программасы куйдылар. Шулай ук чишмә янына сәяхәт ясадылар.
-
3 көн. Иминлек көне. 03.06.2015

Бүген лагерьда ял итүчеләр, Бөек Җиңүнең 70 еллыгына багыланган рәсем конкурсында катнаштылар, юл йөрү кагыйдәләрен кабатладылар һәм тәбигаттә күңелле уеннар уйнадылар.
-
2 көн. Лагерьне ачу тантанасы. 02.06.2015

Лагерь тантаналы линейкадан башланып китте. Аннары сон укучылар "каюта"ларга таралып, сайлаулар үкәрделәр. Шулай ук көн дәвамында "Минута славы" конкурсы, дару үләннәре җыю, футбол уены үтте.














