Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Коморгузинская средняя общеобразовательная школа имени Шигабутдина Марджани» Атнинского муниципального района Республики Татарстан
Визитная карточка
| Адрес: | 422758, РТ, Атнинский район, с. Коморгузя, ул. Комсомольская, д. 11 |
| Телефон: | +7(843)-693-20-03 |
| E-Mail: | kssh2005@yandex.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Коморгузинская СОШ" |
| Руководитель: | Гатауллин Табрис Талгатович |
| Год основания учреждения: | 1996 |
| У нас учатся: | 84 учащихся |
| У нас учат: | 18 педагогов |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Коморгузинская средняя общеобразовательная школа имени Шигабутдина Марджани» Атнинского муниципального района Республики Татарстан - новости
Страницы: << 111 112 113 114 115 ( 116 ) 117 118 119 120 >>
-
Булачак абитуриентларга ярдәм 14.04.2015

Мәктәбебез укучылары төрле уку йортларыннан килгән укытучылар белән кабат очраштылар.
-
12 апрель - Бөтендөнья авиация һәм космонавтика көне. 13.04.2015

12 апрельдә Бөтендөнья авиация һәм космонавтика көнен билгеләп үтәбез. Быел Галәмгә менүгә 54 ел тула.Шул уңайдан тәнәфесләрдә укучыларыбыз видеороликлар карадылар. Викторина сорауларына җавап бирделәр.
-
IX Спартакиада. Көрәш ярышы 11.04.2015

IX спартакиада кысаларында яшүсмерләр арасында көрәш бәйгесе үткәрелде. Мәктәбебезнең җыелма командасы IV урын яулады.
-
Мәшгульлек үзәге укучыларга һөнәр сайларга булыша 09.04.2015

Балачакны ташлап китәр чаклар
Сизелми дә үтеп китәчәк.
Балачаклар инде кире кайтмас:
Алда юллар сезне көтәчәк.
Алда юллар – кайсын сайларга?
Мең төрле уй баштан үтәчәк.
Дөрес һөнәр сайлаганда гына
Көтәр сезне матур киләчәк
Мәктәбебезнең 8-11 сыйныф укучыларына, Әтнә мәшгульлек үзәгеннән килгән Мәгсумова Венера Рәис кызы, Казаннан килгән белгеч Халяпина Ирина Виктор кызы, һөнәр сайлау буенча лекция үткәрделәр. Шулай ук тема буенча видеоролик карадылар, тест сорауларына җавап биреп, киләчәктә кем булу турында киңәш алдылар. Чыгарылыш укучыларының теге яки бу һөнәр тибына бирелешен ачыклау ягыннан тестлаштырулар зур ярдәм бирә.
-
Ата-аналар жыелышы 09.04.2015

Мәктәбебездә чираттагы ата-аналар җыелышы үтте.Уку буенча директор урынбасары Шәрәфетдинова А.Р. җыелышны башлап җибәрде. Башлангыч сыйныфлар укытучысы Хәкимова Г.Р. “Гаилә һәм мәктәп бердәмлеге” темасына чыгыш ясады. Шулай ук ЮХИДИ хезмәткәрләре Фәнил Муллагалиев һәм Ренат Ихсанов, укучыларның юлда йөрү кагыйдәләре һәм тәртип саклау буенча чыгыш ясадылар.
-
Җиңү-70. М.Әмирнең "Миңлекамал" спектаклен карау 08.04.2015

Бүген укучыларыбыз авыл клубында Г.Тукай исемендәге ӘТНӘ ДӘҮЛӘТ ДРАМА ТЕАТРЫ тарафыннан сәхнәләштерелгән Мирсәй Әмирнең , сугыш чоры авылы һәм авыл кешесенең пәһлеваннарча хезмәте турындагы “Миңлекамал” спектаклен карадылар.
-
7 апрель - Бөтендөнья сәламәтлек саклау көне 07.04.2015

7 апрель көнне мәктәбебездә Сәламәтлек көне үтте. Борын-борын заманнарда ук кешеләр көндәлек очрашканда бер-берсенә сәламәтлек теләгәннәр. Халык мәкальләрендә дә : "Сәламәтлек – иң зур байлык”, "Сәламәтлекне сатып алып булмый”, "Тазалык – саулык нигезе, саулык – байлык нигезе”, дип әйтелә. Әйе, сәламәтлек һәр кешегә дә бәхетле гомер итү һәм уңышлы эшчәнлек өчен кирәк.
-
Мәктәптә - Сәламәтлек көне 07.04.2015

Авылыбыз фельдшеры Зиннәтова Г.Г. кызы, укучыларыбыз белән беррәттән, укытучыларыбызның да сәламәтлеген кайгырта. Сәламәтлек көне уңаеннан, һәр укытучының, һәр хезмәткәрнең дә кан басымын үлчәп чыкты, үзенең киңәшләрен бирде.
-
Укучыларыбыз Т.Миннуллинның "Авыл эте Акбай" спектаклен карап кайттылар 06.04.2015

Укучыларыбыз Т.Миннулинның "Авыл эте Акбай" спектаклен карап кайттылар.Пьеса, иң мөһиме тыштын күренгән ялган ялтыравыклы матурлык түгел, а туган йортның, андагы әти-әнинең янында яшәү икәнне аңлатучы мисал булып тора.
-
Ветераннарга медаль тапшыру тантанасы 04.04.2015

Бөек Җиңүнең 70 еллыгы якынлашу уңаеннан 4 март көнне Комыргуҗа урта мәктәбендә ветераннарга медаль тапшыру тантанасы үткәрелде.Район советы рәисе урынбасары Каюмов А.Ф. тыл ветераннарына Бөек Җиңүнең 70 еллыгы медальләрен тапшырды. Укучылар ветераннарга авыл мәдәният йорты белән берлектә әзерләгән концерт тамашасын күрсәттеләр.














