Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение "Кубянская средняя общеобразовательная школа» Атнинского муниципального района РТ Татарстан Республикасы Әтнә муниципаль районының " Күәм урта гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениясе
Визитная карточка
| Адрес: | 422740, РТ, Атнинский район, с. Кубян, ул. Школьная, д. 2 |
| Телефон: | +7(843)-693-63-11 |
| E-Mail: | Skub.Atn@tatar.ru; xni@yandex.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Кубянская СОШ" Атнинского муниципального района РТ |
| Руководитель: | Хакимзянов Хамит Газимович |
| Год основания учреждения: | 1976 |
| У нас учатся: | 106 |
| У нас учат: | 18 |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение "Кубянская средняя общеобразовательная школа» Атнинского муниципального района РТ Татарстан Республикасы Әтнә муниципаль районының " Күәм урта гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениясе - новости
Страницы: << 161 162 163 164 165 166 167 168 ( 169 ) 170 >>
-
"Сыйныф җитәкчесе -2012" 19.11.2012

Район күләмендә "Сыйныф җитәкчесе -2012" конкурсында башлангыч сыйныф укытучысы Сафина Резеда Рашат кызы 1 урынны яулады.Котлыйбыз, иҗади уңышлар телибез.
-
Ата-аналар җыелышы 02.11.2012

2012-2013 уку елының 1 чиреге нәтиҗәләре буенча ата-аналар җыелышы булды. Хокук айлыгы уңаеннан профилактик эшчәнлек буенча районның балигъ булмаган балалар белән эшләү комиссиясе вәкиле Багаветдинова Найлә Наил кызы әти-әниләр каршында чыгыш ясады, "Төнге вакыт" турында аңлатып, тәкъдимнәрен җиткерде.
-
Спорттагы уңышлар 27.10.2012

Районкүләм армспорт бәйгесендә 11 сыйныф укучысы Хәйретдинов Руслан, укытучысыЗарипов Булат, 1урын яулады.Котлыйбыз!
-
"Татарстан дигән Ватаным бар, татар дигән бөек халкым бар " иҗади бәйге 25.10.2012

24 октябрь көнне 8 сыйныф укучысы Сираҗиев Нуршат , укытучысы Садриев Равил, Яр Чаллы шәһәрендә оештырылган республикакүләм "Татарстан дигән Ватаным бар, татар дигән халкым бар минем " конкурсында катнашып, уңышлы чыгыш ясап кайтты.
-
Уңыш бәйрәме 20.10.2012

19 октябрь көнне, җәйге хезмәт чиреген йомгаклап, "Уңыш бәйрәме" үткәрелде. Укучылар махсус программа буенча әзерләнеп, матур чыгыш ясадылар. Куандырганы шул: "Тукай" һәм "Дусым" ҖЧҖ җитәкчеләре укучыларны акчалата һәм, авыл хуҗалыгын үстерүдә куйган хезмәтләрен бәяләп, Грамоталар белән дә бүләкләп үттеләр.
-
Универсиаданы каршылап... 17.10.2012

Мәктәптә теннис буенча мәктәп беренчелегенә ярышлар бара . Җиңүчеләр район турында катнаша.
-
Хәтер битләренә язамын, фаҗигасын олуг Казанның. 16.10.2012

16 октябрь көнне 6 сыйныф җитәкчесе Садриев Равил Мөхтәр улы "Хәтер битләренә язамын, фаҗигасын олуг Казанның " темасына мәктәп күләмендә ачык тәрбия сәгате үткәрде.
17 октябрь көнне 8-10 сыйныфларда Хәтер көненә багышланган информацион дәресләр узды.
-
Хәтер көне
15.10.2012
2-4 сыйныфларда "Хәтер көне" уңаеннан мероприятие оештырылды. Укытучы - Борһанова Римма .
-
"Фәнсөярләр көч сынаша" 13.10.2012

Башлангыч сыйныф укучылары арасында "Фәнсөярләр көч сынаша " уены башланып китте.
-
"Чүлмәк ватылгач, ..." Хокук саклау органнары вәкилләре белән очрашу. 12.10.2012

Хокук айлыгы уңаеннан Әтнә районы балигъ булмаган балалар белән эшләү комиссиясе рәисе, "Изгелек" оешмасы социаль педагогы, район мәдәният бүлегенең мәгълүмати үзәк методисты, УЙ директоры катнашында 12 октябрьдә очрашу булды. Яшүсмерләрнең проблемалары турында эшлекле сөйләшүдә укучыларга кирәкле киңәшләр бирелде.












