Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение "Кубянская средняя общеобразовательная школа» Атнинского муниципального района РТ Татарстан Республикасы Әтнә муниципаль районының " Күәм урта гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениясе
Визитная карточка
| Адрес: | 422740, РТ, Атнинский район, с. Кубян, ул. Школьная, д. 2 |
| Телефон: | +7(843)-693-63-11 |
| E-Mail: | Skub.Atn@tatar.ru; xni@yandex.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Кубянская СОШ" Атнинского муниципального района РТ |
| Руководитель: | Хакимзянов Хамит Газимович |
| Год основания учреждения: | 1976 |
| У нас учатся: | 106 |
| У нас учат: | 18 |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение "Кубянская средняя общеобразовательная школа» Атнинского муниципального района РТ Татарстан Республикасы Әтнә муниципаль районының " Күәм урта гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениясе - новости
Страницы: << 161 162 163 164 165 166 167 168 169 ( 170 ) >>
-
Галстуклылар иле программасы буенча "Яшь алмашлар" атналыгы 09.10.2012

"Галстуклылар иле" программасы буенча "Яшь алмашлар" атналыгында "Сөмбелә"бәйрәмнәре үткәрелде. 2-4 сыйныфларда 6 октябрь, 1 сыйныфта - 7 октябрь.
-
1 сыйныфта "Көз бәйрәме" 09.10.2012

1 сыйныфта "Көз бәйрәме" үткәрелде.Бәйрәмгә әти-әниләр дә килде.
-
Октябрь - хокук айлыгы. 08.10.2012

Октябрь - хокук айлыгы уңаеннан мәктәп күләмендә, "Парламент дәресләре -2012" положениясенә нигезләнеп, тәрбия чаралары планлаштырылды. Бүген башлангыч сыйныф укучылары белән Сафина Резеда(4 сыйныф җитәкчесе) "Минем хокукларым һәм бурычларым" темасына тәрбия сәгате үткәрде.
-
"Өлкәннәр декадасы" уңаеннан 03.10.2012

3 октябрь көнне 3 сыйныфлар әби -бабаларын кунакка чакырдылар. Сыйныфтагы 6 малай күңелле ял кичәсе оештырдылар. Сыйныф җитәкчесе Ганиева Люция.
-
1-10 октябрь - "Өлкәннәр декадасы" уңаеннан истәлекле очрашу... 02.10.2012

2 октябрь көнне мәктәбебезгә ямь өстәп өлкән буын укытучылар һәм теххезмәткәрләр очрашуга килделәр. Укучылар Садриев Равил абыйлары иҗат иткән сценарий буенча өлкәннәребезне бәйрәм белән котладылар. Җыр һәм бию, нәфис сүз белән үрелеп барган очрашу күңелле узды. Сәнгать мәктәбенең "Баян" һәм "Гитара" түгәрәге җитәкчесе Галиев Илнарның баянда уйнап җырлавы өлкәннәребезне яшьлек елларына алып кайтты.
-
"Яшь алмашлар" атналыгы 02.10.2012

1-6 октябрь -" Яшь алмашлар " атналыгы үткәрелә. Бүген "Чәчәкләр патшалыгы" күргәзмәсе. Укучылар бик теләп катнаштылар.
-
Мәктәп бакчасында эш кайный. 01.10.2012

Мәктәп бакчасында карлыган төпләрен арттырдык.Укучыларыбыз бик тырышып эшләде.
-
Бүген - Өлкәннәр бәйрәме! 01.10.2012

Һәр җирдә бер хикмәт көтә,
Бүген гади көн түгел.
Бүген - Өлкәннәр бәйрәме,
Шуңа шатлана күңел, - дип башланып китте 2 сыйныфларда Өлкәннәр бәйрәме. Сыйныф җитәкчесе Борһанова Римма апалары белән бик матур шигыръләр, җырлар , биюләр өйрәнеп, көзге яфраклардан эшләнгән композиция һәм ясалма чәчәкләр белән әби-бабайларын бәйрәм белән котладылар. Бу очрашу истәлеге өлкәннәрнең һәм укучыларның да күңелендә озак сакланыр.
-
"Бер яшьлектә, бер картлыкта" - Өлкәннәр көненә багышланган кичә 29.09.2012

29 сентябрь көнне 4 сыйныф укучылары , сыйныф җитәкчесе Сафина Резеда, "Бер яшьлектә, бер картлыкта" - Өлкәннәр көненә багышланган кичә үткәрделәр.Әбиләр тәмле бәлешләр белән чәй эчә-эчә, сорау -биремнәр үтәп, балаларының бәйрәм белән котлауларын тыңлап, изге теләкләрен җиткерделәр. 2 сәгать вакыт сизелми дә үтте.
-
Чәчәк орлыклары әзерләдек 27.09.2012

Технология дәресләрендә, укытучылары Төхфәтуллина Фәрдия җитәкчелегендә, 5-7 сыйныф кызлары чәчәк орлыклары җыеп, саклауга куйдылар.












