Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Кушарская основная общеобразовательная школа» Атнинского муниципального района Республики Татарстан
Визитная карточка
| Адрес: | 422753 РТ Атнинский район, с.Кошар, ул. Татарстан, 49 |
| Телефон: | +7(843)-693-40-67 |
| E-Mail: | Sku.Atn@tatar.ru; kushar@mail.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Кушарская ООШ" Атнинского муниципального района РТ |
| Руководитель: | Хакимзянов Фанис Хабирович |
| Год основания учреждения: | 1966 |
| У нас учатся: | 45 учащихся |
| У нас учат: | 12 учителей |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Кушарская основная общеобразовательная школа» Атнинского муниципального района Республики Татарстан - новости
Страницы: << 151 152 ( 153 ) 154 155 156 157 158 159 160 >>
-
"Әкият" лагере-21 көн. Саубуллашу көне. 23.06.2015

Иртәнге зарядкадан соң, лагерьны ябу тантанасында бәйгеләргә йомгак ясалды, бүләкләр тапшырылды. Логик фикерләүгә кызыклы мәсьәләләр чиштеләр.
-
"Әкият" лагере-20 көн.Сабантуй көне. 22.06.2015

Бүген лагерьда Сабантуй бәйрәме үткәрелде. Балалар рәхәтләнеп күңел ачтылар, төрле ярышларда да теләп катнаштылар.
-
"Әкият" лагере-19 көн. Сәламәтлек һәм иминлек көне. 21.06.2015

Бүген лагерьда сәламәтлек минуты “Зарарлы гадәтләргә ияләнмик” –дигән темада, фельдшер Камаева С. Д. белән әңгәмә үткәрелде. "Наркотикларсыз тормыш" акциясе кысаларында ”Экстремаль шартларда үз-үзеңне тоту кагыйдәләрен беләсеңме?” – уен-бәйгесе дә балаларга ошагандыр дип уйлыйбыз.
-
"Әкият" лагере-18 көн. Дуслык көне. 20.06.2015

Иртәнге зарядкадан соң,”Дуслык белән көчле без”-дигән темага әңгәмә үткәрелде. Дуслык турында җырлар буенча үткән көйне тану уены да балаларга бик кызыклы булды. ”Мин һәм минем дустым” – анкета сорауларына да балалар теләп җавап яздылар. Мәктәп яны тәҗрибә участогында эш дәвам итә. Хезмәт лагерена йөрүчеләрнең дә соңгы көннәре.
-
"Әкият" лагере-17 көн. Әйләнә-тирә мохитны саклау көне 19.06.2015

Атауга сәяхәт узгалдылар. Уха пешереп, төрле уеннар уйнап, саф һавада рәхәтләнеп ял иттеләр. Хезмәт лагерена йөрүчеләр белән мәктәп яны тәҗрибә участогында эш дәвам итә.
-
"Әкият" лагере-16 көн. Татарстан көне 18.06.2015

Бөек Җиңүнең 70 еллыгы уңаеннан –“Авылым сугыш елларында”- диелгән презентация каралды. “Мин яратам сине , Татарстан” рәсем конкурсы үткәрелде. “Яралы балачак” китабына кертелгән, тыл ветераны Мөхәммәтҗанова Камилә апа белән очрашу балалар күңелендә озак сакланыр.
-
Әкият" лагере-15 көн. Туган якны өйрәнү көне 17.06.2015

Лагерьда Сибгат Хәким музеена бару күркәм традициягә әйләнде. Быелгы сәяхәттән дә балалар бик канәгать калдылар. Әбәдтән соң, туган телгә багышланган уеннар үткәрелде, ребуслар, башваткычлар чиштеләр...
-
Әкият" лагере-14 көн. Әхлак көне 16.06.2015

Әхлакый әңгәмәләр – педагогик ситуацияләр чиштеләр, әхлак темасына башваткычлар төзеделәр. "Наркотикларсыз тормыш" акциясе кысаларында пионербол ярышы уздырылды. Дару үләннәре җыю дәвам итә.
-
Әкият" лагере-13 көн. Иминлек көне 15.06.2015

Иртәнге зарядкадан соң үткәрелгән сәламәтлек минуты “Витаминнар иленә сәяхәт”дип аталды."Наркотикларсыз тормыш" акциясе кысаларында уздырылган "Җәйнең ямен җибәрмик" дигән әңгәмә, янгын сүндерү бүлеге хезмәткәрләре белән очрашу, "Юл йөрү һәм янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен беләсеңме?" дигән уен-бәйгеләрдә балалар бик күп файдалы мәгълүматлар алдылар. Кул эшләре түгәрәгендә оригами эшләренә конкурс булды.
-
Әкият" лагере-12 көн. Сәнгать көне 14.06.2015

Бүген лагерьдаатар халык уеннарын уйнау һәм концерт аларга бик ошагандыр дип уйлыйбыз. <span palatino="" linotype',="" serif;="" font-size:="" 10pt;"="">Йолдызлык - 2015” конкурсының 1 турын видеодан карадык. Әбәдтән соң <span palatino="" linotype',="" serif;="" font-size:="" 10pt;"=""> теннис ярышы булып узды.













