Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Кушарская основная общеобразовательная школа» Атнинского муниципального района Республики Татарстан
Визитная карточка
| Адрес: | 422753 РТ Атнинский район, с.Кошар, ул. Татарстан, 49 |
| Телефон: | +7(843)-693-40-67 |
| E-Mail: | Sku.Atn@tatar.ru; kushar@mail.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Кушарская ООШ" Атнинского муниципального района РТ |
| Руководитель: | Хакимзянов Фанис Хабирович |
| Год основания учреждения: | 1966 |
| У нас учатся: | 45 учащихся |
| У нас учат: | 12 учителей |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Кушарская основная общеобразовательная школа» Атнинского муниципального района Республики Татарстан - новости
Страницы: << 151 152 153 154 155 156 ( 157 ) 158 159 160 >>
-
Тантаналы митинг 08.05.2015

8 май көнне мәктәбебездә Бөек Җиңүнең 70 еллыгы уңаеннан тантаналы митинг үткәрелде. Митингта тыл батырлары, сугыш чоры балалары катнашты. “Үлемсез полк” акциясендә катнашып, укучылар сугышта үлеп калган бабаларының, тыл батыры булган әбиләренең фотоларын кулларына күтәреп чыктылар.
-
Тыл батырлары һәм сугыш чоры балалары бездә кунакта. 08.05.2015

Бөек Җиңүнең 70 еллыгы уңаеннан Күшәр мәктәбендә тыл батырлары, сугыш чоры балалары өчен Күшәр күмәк хуҗалыгы тарафыннан чәй өстәле әзерләнде, мәктәп укучылары кунакларга бәйрәм концерты күрсәттеләр.
-
Яшь укытучыларның семинары! 30.04.2015

Бүген, 30 нчы апрель көнне, Күшәр төп белем бирү мәктәбендә, яшь белгечләр өчен «Мультимедиа технологияләрен куллану аша укучыларның танып-белү эшчәнлеген үстерү» дигән темага район семинары булып узды. Укытучылар игътибарына, яшь белгечебез - Мухаметгалиева Эльвира Наил кызы, 8 нче сыйныфта информатика фәненнән " РАЗРАБОТКА И СОЗДАНИЕ КОМПЬЮТЕРНОЙ ПРЕЗЕНТАЦИИ С ИСПОЛЬЗОВАНИЕМ МУЛЬТИМЕДИА ТЕХНОЛОГИЙ " темасына ачык дәрес үткәрде. Соңыннан, түгәрәк өстәл артында, бу дәрескә анализ ясалып уңай бәяләнде.
-
«Үлемсез полк» 29.04.2015

Бүген мәктәбебездә Бөек Җиңүнең 70 еллыгына «Үлемсез полк» дип аталган почмак оештырылды.
-
Үз мәктәбеңә булыш! 29.04.2015

-
“Габдулла Тукай – татар халкының бөек улы” 28.04.2015

Мәктәптә Габдулла Тукай туган көненә багышланган “Габдулла Тукай – татар халкының бөек улы” дип исемләнгән бәйрәм кичәсе булды. Укучылар шагыйрь тормышы турында белемнәрен тагын да тирәнәйттеләр, шагыйрьнең иҗаты турында күзаллауларын үстерделәр. “Туган тел” җыры хор белән башкарылды.
-
"Язгы изгелек атнасы" акциясенә йомгак ясалды 27.04.2015

Бүген мәктәптә "Язгы изгелек атнасы" дип аталган акциягә йомгак ясалды. Укучылар бу акциядә теләп катнаштылар. Шулай ук линейкада Җиңүнең 70 еллыгын каршылау буенча бурычлар куелды.
-
Әйләнә-тирә фәненнән мониторинг 27.04.2015

27 нче апрель көнне 4 нче класс укучылары белем дәрәҗәсен билгеләү буенча мониторинг үттеләр. Әйләнә-тирә фәненнән йомгаклау эше эшләделәр.
-
Гаилә бәйрәме 26.04.2015

Бүген "Язгы изгелек атнасы" кысаларында мәктәптә бәйрәм рухын 8 класс укучылары һәм аларның класс җитәкчесе Сафарова Зөлфия Гарифуловна тудырды. Алар матур җыр - биюле, шаян сүзле чыгышлары белән һәркемнең күңеленә хуш килерлек Гаилә бәйрәме үткәрделәр.
-
Агач утырту көне 25.04.2015

25 апрель–Татарстанда Агач утырту көне. Халык күңелендә изге исемең калсын дисәң, агач утырт, диләр. Бүген мәктәбебездә агач утырту көне булды. Без чыршы, нарат үсентеләре утырттык. Бу изге эштән берәү дә читтә калмады.













