Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Кушарская основная общеобразовательная школа» Атнинского муниципального района Республики Татарстан
Визитная карточка
| Адрес: | 422753 РТ Атнинский район, с.Кошар, ул. Татарстан, 49 |
| Телефон: | +7(843)-693-40-67 |
| E-Mail: | Sku.Atn@tatar.ru; kushar@mail.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Кушарская ООШ" Атнинского муниципального района РТ |
| Руководитель: | Хакимзянов Фанис Хабирович |
| Год основания учреждения: | 1966 |
| У нас учатся: | 45 учащихся |
| У нас учат: | 12 учителей |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Кушарская основная общеобразовательная школа» Атнинского муниципального района Республики Татарстан - новости
Страницы: << 151 152 153 ( 154 ) 155 156 157 158 159 160 >>
-
Әкият" лагере-11 көн. Россия көне 13.06.2015

Бүген лагерьда, “Россия көне” турында сөйләшү, “РФ символикаларын беләсеңме?” дигән бәйге үткәрелде. Авыл буйлап экскурсия, “Минем авылым” -асфальтка акбур белән рәсем конкурсы, Рәй чишмәсен чистарту, дару үләннәре белән танышу һәм җыю балаларга бик ошады.Кул эшләре түгәрәгендә табигый материаллардан композиция ясадылар.
-
"Әкият" лагере-10 көн. Туган тел көне 12.06.2015

Иртәнге зарядкадан соң, балалар , Г. Тукай әсәрләренә рәсем конкурсы үткәрелде.
-
"Әкият" лагере - 9 көн. Әкиятләр көне 11.06.2015

Бүген лагерьда бик күңелле көн. “Иң оста әкиятче” бәйгесеннән соң, отрядлар арасында әкиятләр сәхнәләштерү ярышы үткәрелде. Балалар берсеннән-берсе оста, мавыктыргыч чыгышлар тәкъдим иттеләр. Шахмат ярышы булгач, кул эшләре түгәрәге - “Мастерская поделок” үз эшен башлап җибәрде. Балалар пластилиннан әкияти сыннар әвәләделәр.
-
"Әкият" лагере - 8 көн. Спорт, сәламәтлек көне 10.06.2015

Бүген лагерьда иртәнге зарядкадан соң, "Күзләрне ничек сакларга?" дигән темага сәламәтлек минуты үткәрелде.Татарстанда Бөтендөнья су спорты ярышларын каршылап - видеофильм карау, очрашу, балалар күңеленә хуш килгәндер. "Күңелле стартлар" уенында да балалар теләп катнаштылар.
-
"Әкият" лагере - 7көн. Инглиз теле көне 09.06.2015

Бүген лагерьда күңелле очрашу булды. Инглиз теле укытучысы Галиева З. И. балаларны Англиягә читтән торып сәяхәткә алып барды. Инглиз телендә уеннар уйнау, "Инглизчә беләсеңме?" дип исемләнгән КВН да балалар күңеленә хуш килгәндер дип уйлыйбыз. Тәмле әбәттән соң, балалар Андерсен әкиятләренә рәсем ясадылар.
-
"Әкият" лагере-6 көн. Әдәбият көне. 08.06.2015

"Россияда - Әдәбият елына" карата Ш.Мәрҗани музеена үткәрелгән сәяхәттән соң, сәнгатьле шигырь укучылар конкурсы булып узды. "Утлы еллар кайтавазы" дип исемләнгән конкурста балалар сугышта катнашкан шагыйрьләрнең әсәрләрен укыдылар. Мәктәп яны тәҗрибә участогында эш дәвам итә. "Яралы балачак" китабыннан өзекләр тыңладылар. Отрядлар арасында футбол ярышы үткәоелде.
-
"Әкият" лагере-5 көн. Татарстан пионериясе көне. 05.06.2015

Татарстан пионериясенә-92 ел тулу уңаеннан пионер атрибутлары, символлары, тарихы искә төшерелде, җырлар, уеннар өйрәнелде. "Яралы балачак" китабына презентация үткәрелде. Китапка кертелгән авылдашыбыз Камилә апа Мөхәммәтҗанованың "Йөрәкләр сыкрады" мәкаләсе белән таныштык.
-
"Әкият" лагере-4 көн. Кече елгаларны, инешләрне саклау көне. 04.06.2015

"2015 ел - Татарстанда Парклар һәм скверлар елы " уңаеннан викторина үткәргәннән соң, ял итүчеләр Ашыт елгасы буена экскурсиягә кузгалдылар. Балык тотып, туризм серләрен ачыклап, рәхәтләнеп ял иттеләр.Хезмәт лагеренда йөрүчеләр мәктәп яны тәҗрибә участогында эшләүләрен дәвам итәләр.
-
Рус теленнән ОГЭ 03.06.2015

Бүген 9 класс укучылары рус теленнән ОГЭ тапшырдылар.
-
"Әкият" лагере-3 көн. Яшь детективлар көне. 03.06.2015

Сәламәтлек минуты "Тешләрегезне саклагыз" темасына багышланды.Хәзинә эзләү, детектив фильм карау балаларга бик ошады. Шашка ярышы үткәрелде.Кул эшләре түгәрәгендә дә теләп шөгыльләнделәр.













