муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Арборская основная общеобразовательная школа» Балтасинского муниципального района РТ
Визитная карточка
| Адрес: | 422245, РТ, Балтасинский район, с. Арбор, ул. Татарстана, д. 59 |
| Телефон: | +7(843)-683-78-35 |
| E-Mail: | arbor-school@yandex.ru, 1213000003@edu.tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ «Арборская ООШ» |
| Руководитель: | Хасанов Хамит Мухамматович |
| Год основания учреждения: | 1975 |
| У нас учатся: | 34 уч-ся/ 34 бала |
| У нас учат: | 13 учителей/13 укытучы |
муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Арборская основная общеобразовательная школа» Балтасинского муниципального района РТ - новости
Страницы: << 131 132 133 134 135 136 137 ( 138 ) 139 140 >>
-
Тыл ветераннары белән очрашу. 17.04.2015

Авыл китапханәчесе Хадиева Рафилә апа Җиңү көненә багышлап, укучылар катнашуында, тыл ветераннары белән очрашу үткәрде. Очрашуга килгән әбиләр үзләренең онытылмас истәлекләре белән уртаклаштылар.
-
Языл һәм бүләклән. 16.04.2015

"Непоседа" һәм "Тридевятое царство" журналларына язылып 4 сыйныф укучысы Шәйхиева Язгөл бүләккә ия булды. Бүләкнең дә иң зурысы - рюкзак.
-
Сугыш корбаннары. 16.04.2015

5 нче сыйныф укучыларына "Сугыш корбаннары" исеме астында тәрбия сәгате үткәрелде. Шулай ук "Үлемсез полк" акциясендә катнашу өчен дә укучылар үзләренең бабалары, туганнары турында истәлекләрне барлап бетерделәр.
-
Сугыш тарихын өйрәнәбез. 15.04.2015

7 сыйныф укучысы Гарипова Гөлсөя Бөек Ватан сугышы, Җиңү темаларына багышлап "Могҗизалар кыры" уенын презентация формасында эшләде һәм районда үткәрелгән конкурста актив катнашты.
-
Ботаниклар бәйгесе. 14.04.2015

6 сыйныф укучылары белән Ботаниклар бәйгесе үткәрелде. Укучыларның тапкырлыгы, зирәклеге сыналды, аларга өстәмә мәгълүмат бирелде.
-
Көрәшчеләр бүләкләнде. 13.04.2015

Татарстанның атказанган тренеры Васыйл Гарифуллин истәлегенә 1999 елгы һәм аннан яшьрәк укучылар арасында узган татар-башкорт милли спорт көрәше ярышларында укучыларыбыз актив катнашты һәм бүләкләнде.
-
Йолдызлы сәгать. 12.04.2015

Табигать фәннәре атналыгы кысаларында 7-8 сыйныф укучылары арасында "Йолдызлы сәгать" интеллектуаль уены үткәрелде. Укучыларга республика, район, авыл тарихы, сугыш еллары турында күп мәгълүмат бирелде.
-
Гөл үстерә беләсеңме? 11.04.2015

5 сыйныф укучылары белән бүлмә гөлләре темасы буенча мастер-класс үткәрелде. Теоретик яктан бирелгән өстәмә белем практик яктан да ныгытылды: укучылар үсентеләр утырттылар.
-
Химик пентатайм. 10.04.2015

Табигать фәннәре атналыгы кысаларында 7 сыйныф укучылары белән Химик пентатайм үткәрелде. Тормышта кулланыла торган матдәләр турында өстәмә мәгълүмат бирелде, тәҗрибәләр күрсәтелде.
-
Җиңү дәресе. 10.04.2015

Бөек Җиңүнең 70 еллыгына багышлап сыйныфларда Җиңү дәресләре үткәрелде. Дәресләр төрле формаларда узды, укучыларга сугыш, җиңү турында бик күп мәгълүмат бирелде.













