МБОУ «Бурбашская средняя общеобразовательная школа» Балтасинского муниципального района РТ/"Татарстан Республикасы Балтач муниципаль районы "Бөрбаш урта гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422255, Россия, Республика Татарстан, Балтасинский район, село Бурбаш, ул. Ф. Шакирова, д. 41, 41/1 |
| Телефон: | +7(843)-683-37-16;+7(843)-683-39-20 |
| E-Mail: | scola_burbash@mail.ru; Sbrb.Blt@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ Бурбашская СОШ |
| Руководитель: | Сибагатуллин Малик Тимерханович |
| Год основания учреждения: | 1966 |
| У нас учатся: | 158 учащихся/158 укучы |
| У нас учат: | 24 учителя/24 укытучы |
МБОУ «Бурбашская средняя общеобразовательная школа» Балтасинского муниципального района РТ/"Татарстан Республикасы Балтач муниципаль районы "Бөрбаш урта гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе - новости
Страницы: << 81 82 ( 83 ) 84 85 86 87 88 89 90 >>
-
Гомуми җыелыш.
28.09.2018
28 нче сентябрь көнне мәктәбебездә укучыларның гомуми җыелышы үтте. Һәр сыйныф старостасы үзенең сыйныфындагы һәр укучының җәйге ялын ничек файдалы уздырганлыгына анализ ясады. Әлеге җыелышта районыбызның яшүсмерләр белән эшләү комитетыннан Накипова Раушания Ленаровна да катнашты.
-
Тәрбиячеләр көне 27.09.2018

Бүген "Аргамак" укучылар оешмасы Бөрбаш балалар бакчасы хезмәткәрләрен профессиональ бәйрәмнәре - тәрбиячеләр кәне белән котладылар.
-
Пенсия фонды хезмәткәрләре белән очрашу 25.09.2018

Бүген югары сыйныф укучылары пенсия фонды хезмәткәрләре белән очраштылар.
-
Иртәнге линейка 24.09.2018

Гадәттәгечә мәктәбебездә иртәнге линейка үтте. 9 сыйныф укучылары үткән атнага нәтиҗә ясады. Яхшы укучылар билгеләнде. Иң чиста класс итеп 9 сыйныфлар, иң яхшы укучы класс 6 сыйныф укучылары билгеләнде. Алдагы уку атнасына бурычлар һәм максатлар билгеләнде.
-
“Көндәлек режим һәм сәламәтлек” темасына багышланган сыйныф сәгатьләре 20.09.2018

Укучыларны, көндәлек режимны үтәү сәламәт тормыш рәвешенең төп шарты икәненә төшендерү максатыннан мәктәбебезнең барлык сыйныфларында “Көндәлек режим һәм сәламәтлек” темасына багышланган сыйныф сәгатьләре үтте.
-
Иртәнге линейка 17.09.2018

Гадәттәгечә мәктәбебездә иртәнге линейка үтте. 10 сыйныф укучылары үткән атнага нәтиҗә ясады. Арбор авылында үткән көрәш ярышында уңышлы чыгыш ясаучылар бүләкләнде. Алдагы уку атнасына бурычлар һәм максатлар билгеләнде.
-
ABBY мониторинг 17.09.2018

Бүген 11 нче сыйныф укучылары үз белемнәрен тикшерү максатыннан математика фәненнән мониторинг эшләделәр.
-
“Милләтләр кроссы“ – “Татарстан кроссы“ 16.09.2018

“Милли кросс” – бөтен Русия буенча үтүче спорт бәйрәме. Ул 2004 елдан бирле уздырыла. Традицион йөгереш быел да мәктәбебездә оештырылды. Шимбә көнне физкультура хәрәкәтен киң массаларга тарату, укучыларда физик культура белән даими шөгыльләнүгә кызыксыну тудыру максатында уздырылган “Милли кросс — 2018” ярышында катнашучылар үзләрен чыдамлыкта сынадылар.Бөтенрусия йөгерү көненә багышланган чарада 100 артык укучы һәм укытучы йөгерешкә чыкты. Әлеге йөгерешнең төп максаты финиш сызыгына беренче килү генә түгел, ә анда катнашу, сәламәт тормыш алып баруны пропагандалау булганы күпләребезгә мәгълүм. Стартка иң элек башлангыч сыйныф укучылары тезелде. Аларны инде урта һәм югары сыйныфлар, укытучылар алыштырды.
-
Табигать кочагына экскурсия 16.09.2018

16 нчы сентябрь көнне барлык мәктәп укытучылары һәм укучылары көзге табигатькә экскурсиягә чыкты. Табигать кочагында ашлар пешереп, чәй кайнатып, спорт уеннары уйнап рәхәтләнеп күңел ачып ял итеп кайттык.
-
Әти-әниләр җыелышы. 15.09.2018

14 нче сентябрь көнне мәктәбебездә ата-аналар җыелышы булып узды. Әлеге җыелышка районыбызның ЮХИДИ бүлегеннән Галимбеков Раниф Ахматхан улы, районыбызның прокурор ярдәмчесе Шарифуллин Фәрит Гомәр улы һәм бәлигъ булмаган балалар белән эшләү бүлегеннән Шакирова Ләйсән Маратовна чакырылган иде . Алар әти-әниләрне районда булган яңалыклар белән таныштырдылар. Мәктәбебез директоры Сибагатуллин Мәлик Тимерхан улы эчке тәртип кагыйдәләре, алда торган максатлар, куелган бурычлар турында аңлатып үтте.











