МБОУ «Бурбашская средняя общеобразовательная школа» Балтасинского муниципального района РТ/"Татарстан Республикасы Балтач муниципаль районы "Бөрбаш урта гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422255, Россия, Республика Татарстан, Балтасинский район, село Бурбаш, ул. Ф. Шакирова, д. 41, 41/1 |
| Телефон: | +7(843)-683-37-16;+7(843)-683-39-20 |
| E-Mail: | scola_burbash@mail.ru; Sbrb.Blt@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ Бурбашская СОШ |
| Руководитель: | Сибагатуллин Малик Тимерханович |
| Год основания учреждения: | 1966 |
| У нас учатся: | 158 учащихся/158 укучы |
| У нас учат: | 24 учителя/24 укытучы |
МБОУ «Бурбашская средняя общеобразовательная школа» Балтасинского муниципального района РТ/"Татарстан Республикасы Балтач муниципаль районы "Бөрбаш урта гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе - новости
Страницы: << ( 91 ) 92 93 94 95 96 97 98 99 100 >>
-
“Йолдызлык -2018”
11.05.2018
10 май көнне район мәдәният йортында “Йолдызлык” фестиваленең муниципаль этабының йомгаклау концерты булды. Мәктәбебездән Шакирова Галия “Вокал” номинациясе, Нәргизә һәм Кәрим Газизуллиннар “Конферанс” номинациясе буенча дипломнар белән бүләкләнделәр. Аларга уңышлар телибез.
-
“Үлемсез полк” акциясе 10.05.2018

Митингтан соң укучыларыбыз “Үлемсез полк” белән авыл урамнарын йөреп кайттылар. Алар исән һәм үлмәячәкләр!
-
Митинг 09.05.2018

8 май көнне Бөек Җиңүнең 73 еллыгына багышланган митинг булды. Бирегә сугыш ветераннары, тыл батырлары, сугыш чоры балалары чакырулы иде. Тантаналы өлештән соң өлкәннәребез чәй табыны янында үзләренең хатирәләре белән уртаклаштылар.
-
Очрашу 08.05.2018

7май көнне һәр сыйнфта “Батырлык” дәресе узды. Бирегә сугыш чоры балалары чакырылган иде. Алар үзләренең бала вакытларындагы авыр хатирәләрен сөйләделәр. Шуңа да карамастан, алар зарланмыйлар, сабыр итәләр. Бу әби- бабайларны тыңлаганда тамакка төер тыгыла. Авыр хөсрәтләр күргәннәр алар. Безгә һәм безнең балаларга андый ачы афәтләр күрергә язмасын.
-
Өмә 08.05.2018

5 нче май көнне мәктәбебезнең барлык укытучылары , укучылары, барлык хезмәткәрләр өмәдә катнашты. Үзебезнең мәктәп территориясен чистарттык, ямь керттек. Эшебез гөрләп барды.
-
Патриотик җырлар конкурсы 07.05.2018

Бөек Җиңүнең 73 еллыгына карата патриотик җырлар конкурсы булды. Биредә һәр сыйныф актив катнашты.
-
Котлыйбыз! 07.05.2018

5 нче сыйныф укучысы Корбангалиева Энҗе бадминтон ярышында 3 нче урынны яулады. Алга таба да уңышлар юлдаш булсын. Афәрин, Энҗе!
-
Котлыйбыз! 06.05.2018

Латипова Алсу татар теле һәм әдәбияты буенча уздырылган Халыкара олимпиадада катнашып, диплом белән бүләкләнде.
Поздравляем.
Латипова Алсу участвовала в международном олимпиаде по татарскому языку и литературы. -
Бөек Җиңүгә әзерлек 05.05.2018

Бөек Җиңүне каршылау максатыннан, һәр сыйныф җырлар өйрәнә. Сугыш чоры балалары белән очрашуга әзерләнә. Котлау һәм чакыру открыткалары ясый.
-
Георгий лентасы 04.05.2018

Мәктәбебездә Бөек Җиңүнең 73 еллыгын каршылауга әзерлек чаралары бара. Һәммә укучы һәм укытучыга “Георгий лентасы” тагылган.











