МБОУ «Бурбашская средняя общеобразовательная школа» Балтасинского муниципального района РТ/"Татарстан Республикасы Балтач муниципаль районы "Бөрбаш урта гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422255, Россия, Республика Татарстан, Балтасинский район, село Бурбаш, ул. Ф. Шакирова, д. 41, 41/1 |
| Телефон: | +7(843)-683-37-16;+7(843)-683-39-20 |
| E-Mail: | scola_burbash@mail.ru; Sbrb.Blt@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ Бурбашская СОШ |
| Руководитель: | Сибагатуллин Малик Тимерханович |
| Год основания учреждения: | 1966 |
| У нас учатся: | 158 учащихся/158 укучы |
| У нас учат: | 24 учителя/24 укытучы |
МБОУ «Бурбашская средняя общеобразовательная школа» Балтасинского муниципального района РТ/"Татарстан Республикасы Балтач муниципаль районы "Бөрбаш урта гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе - новости
Страницы: << 91 92 93 94 95 96 ( 97 ) 98 99 100 >>
-
Гомуми җыелыш 17.03.2018

16 нчы март көнне мәктәп укучыларының гомуми җыелышы булып узды. Балигъ булмаган балалар белән эшләүче инспектор Накипова Р.Л. белән очраштылар. Аннары сыйныф старосталары 3 нче чиреккә анализ ясадылар. Укучыларның тәртипләре каралды.
-
11 нче март көнне хезмәттәшебез Лариса Василий кызы Сивенкованың олуг юбилее. 15.03.2018

Сезне олы бәйрәм — 55 яшьлек юбилеегыз белән чын күңелдән котлыйбыз. Сезгә нык сәламәтлек, күңел тынычлыгы, гаилә шатлыгы, кайгы-хәсрәтсез көннәр, ак бәхетләр, балаларыңның һәм оныкларыңның күңел җылысын тоеп, игелекләрен күреп, бәхетле озын гомер кичерүеңне телибез. Киләчәгегез җыр кебек матур, кояш кебек якты булсын. Туачак таңнарың һәрвакыт нурлы, күк йөзең һәрвакыт аяз булсын. Гел шулай елмаеп, кешеләрне сөендереп яшә! Һәр яңа көн бәхет алып килсен, Алсу таңнар күмсен шатлыкка. Яшәү дәрте янсын йөрәгеңдә, Картаерга һич тә ашыкма
Иң изге теләкләр белән Бөрбаш урта мәктәбе коллективы. -
Тренировочное мероприятие ЕГЭ по математике профильного уровня 15.03.2018

14 марта 2018 года прошло тренировочное мероприятие ЕГЭ по математике профильного уровня с участием обучающихся 11 классов с применением технологии печати в ППЭ полного комплекта черно-белых экзаменационных материалов и перевода бланков участников в электронный вид в ППЭ.
-
Бәйрәм концерты 11.03.2018

7 нче март көнне башлангыч сыйныф укучылары 8 март – хатын –кызлар көненә багышланган бәйрәм тамашасы күрсәттеләр. Һәр укучының җыр- биюгә, нәфис сүзгә оста икәнлеген күреп, тамашачылар җылы алкышлар белән каршы алдылар. Бәйрәм концерты һәммә кешегә ошады. Афәрин, укучылар һәм әзерләгән укытучылар!
-
Юбилеегыз белән тәбрик итәбез 08.03.2018

Хөрмәтле хезмәттәшебез, тәрбия эшләре буенча директор урынбасары, Раушания Уран кызы Валиеваның 8 нче март көнне зур, матур бәйрәме - 50 яшьлек юбилее белән ихлас күңелдән котлыйбыз. Сезгә гомернең иң озынын, бәхетнең иң зурысын, шатлыкларның иң олысын юллыйбыз. Якты ал таңнар, зәңгәр күкләр күңелеңне һәрчак яктыртсын, балкытып торсын. Таң җилләренең назлысы, җан тынычлыгы, чиксез бәхетләр, эшегездә зурдан-зур уңышлар, яхшы күтәренке кәеф юлдаш булсын. Һәрвакытта да шулай шат, көләч йөзле, изге күңелле булып калыгыз. Алга таба да шатлыкта, куанычта, бәхеттә яшәргә язсын!
Сезгә насыйп булган бәхет, шатлык,
Якты көннәр мәңге үтмәсен.
Сәламәтлек - ярты бәхет, диләр,
Шунысы бигрәк читләп үтмәсен.
Бәхет чишмәләрең мул аксын,
Зур шатлыклар белән таң атсын.
Иң изге теләкләр белән Бөрбаш урта мәктәбе коллективы. -
Хөрмәтле гүзәл затлар! 07.03.2018

Хөрмәтле гүзәл затлар!
Көннең яктылыгы кояшта,
күкнең матурлыгы йолдызларда,
җир йөзенең гүзәллеге хатын-кызларда.
Сезне шул җир йөзен бизәген
халыкара хатын-кызлар көне белән тәбриклибез!
Бәйрәмнең кайсы да тәнгә җиңеллек,
рәхәтлек, җанга ял алып килә.
Шушы бәйрәм көне, елмаеп баткан кояш матурлыгын,
табигатьнең самимилеген өстәп,
күңелегезгә шатлык, тәнегезгә сихәтлек,
өегезгә иминлек алып килсен.
Зур ихтирам белән Бөрбаш урта мәктәбе коллективы. -
Ачык дәрес 06.03.2018

3 март көнне тарих укытучысы Ранил Мөнирович Гобәйдуллин 9 нчы сыйныфта тарих фәненнән ачык дәрес күрсәтте. Укытучы күп төрле эш алымнары кулланып укучыларны кызыксындыра алды. Ранил Мөнировичка алга таба да эшендә зур уңышлар теләп калабыз.
-
Әниләргә бүләк 05.03.2018

8 март хатын- кызлар көне уңаеннан һәр сыйныф укучысы әниләргә бүләк ясауда актив катнашты.
-
Хоккей ярышы. 05.03.2018

3 нче март көнне боз мәйданчыгында укучылар, студентлар, ветераннар арасында хоккей ярышы булды.
-
Әлифба бәйрәме 04.03.2018

Хуш инде, Әлифба! Өйрәттен укырга син,
Кадерлем – Әлифба
Инде китәсең миннән,
Ә мин сине онытмам!
2 нче март көнне 1 нче сыйныф укучыларының “Әлифба бәйрәме” булып узды.











