МБОУ «Бурбашская средняя общеобразовательная школа» Балтасинского муниципального района РТ/"Татарстан Республикасы Балтач муниципаль районы "Бөрбаш урта гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422255, Россия, Республика Татарстан, Балтасинский район, село Бурбаш, ул. Ф. Шакирова, д. 41, 41/1 |
| Телефон: | +7(843)-683-37-16;+7(843)-683-39-20 |
| E-Mail: | scola_burbash@mail.ru; Sbrb.Blt@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ Бурбашская СОШ |
| Руководитель: | Сибагатуллин Малик Тимерханович |
| Год основания учреждения: | 1966 |
| У нас учатся: | 158 учащихся/158 укучы |
| У нас учат: | 24 учителя/24 укытучы |
МБОУ «Бурбашская средняя общеобразовательная школа» Балтасинского муниципального района РТ/"Татарстан Республикасы Балтач муниципаль районы "Бөрбаш урта гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе - новости
Страницы: << 91 92 93 94 ( 95 ) 96 97 98 99 100 >>
-
Тукай- туган тел айлыгы.
10.04.2018
Бөек шагыйребез Г.Тукайның туган көненә багышлап, мәктәбебездә апрель ае “Туган тел” айлыгы дип билгеләп үтелә. Туган телгә багышлап кичәләр, бәйрәмнәр оештырыла. Һәр тәнәфес саен укучылар Г.Тукайның әсәрләрен тыңлыйлар, җырларына кушылып җырлыйлар.
-
Макулатура җыю
09.04.2018
Яз җитү белән мәктәбебездэ макулатура җыю өмәсе оештырылды. Һәммә укучылар бик актив катнашты. “Иң күп макулатура җыючы” итеп 4 нче сыйныф укучысы Нурмиева Зилә билгеләнде. Ул премия белән бүләкләнде. Афәрин, Зилә!
-
Карга боткасы 08.04.2018

Яз җитүгә кем генә куанмый икән. Җылы яктан сыерчыклар, каргалар кайта. Бөтен табигать уяна, җанлана. Менә без дэ мәктәбебез белән кошларны каршылап, “карга ботка”сы пешердек. Саф һавада яз турында җырлы- уеннар уйнадык. Һәм соңыннан “карга боткасы”ннан авыз иттек.
-
Фидаил Шакиров истәлегенә көрәш ярышы 08.04.2018

7 нче апрель көнне авылдашыбыз спорт мастеры Фидаил Шакиров истәлегенә көрәш булып узды. Биредә районыбызның яшь көрәшчеләре җыелган иде.
-
“Сәламәт бул!”акциясе 07.04.2018

“Сәламәт бул!”акциясе кысаларында, мәктәбебездә “Күңелле стартлар” ярышы булды. Биредә ике командага бүленеп, саф һавада төрле уеннар уйнадылар.
-
«Кошлар – безнең дусларыбыз”
06.04.2018
Мәктәбебез дә язны каршылау, кошлар тормышы белән кызыксыну максатыннан, рәсем конкурсы уздырылды. Башлангыч сыйныф укучылары безнең якларда яшәүче кошларны ясадылар.
-
Фәнни- гамәли конференция
04.04.2018
30 март көнне Ядегәрдә узган фәнни- гамәли конференциядә катнашып, Шәрипова Фәйрүзә I дәрәҗә диплом белән бүләкләнде. Хөсәенова Зәринә һәм Гыйлмуллин Фәнис лауреат исеменә лаек булдылар. Афәрин!
-
"Илһам" 04.04.2018

3 нче апрель көнне Хөсәенова Зәринә, Газизуллина Нәргизә Арчада узган “Илһам” конкурсының зона этабында катнашып кайттылар. Аларга алга таба да иҗат чишмәләренең саекмавын теләп калабыз.
-
«Сыерчык» акциясе 03.04.2018

Сыерчыкларны каршы алу максатыннан оештырылган акциядә укучыларыбыз бик актив катнаштылар. Берсеннән –берсе матур, үзенчәлекле оялар алып килделәр. Һәм дә аларны машина- трактор паркына, балалар бакчасына, мәктәп янына элделәр.
-
Котлыйбыз!
02.04.2018
Әмир Базагутинов Рәсәй күләмендә уздырылган каратэ буенча ярышта катнашты. Ул каратэ төрләре буенча 2 һәм 3 нче урыннарга лаек булды. Афәрин, Әмир!











