МБОУ «Бурбашская средняя общеобразовательная школа» Балтасинского муниципального района РТ/"Татарстан Республикасы Балтач муниципаль районы "Бөрбаш урта гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422255, Россия, Республика Татарстан, Балтасинский район, село Бурбаш, ул. Ф. Шакирова, д. 41, 41/1 |
| Телефон: | +7(843)-683-37-16;+7(843)-683-39-20 |
| E-Mail: | scola_burbash@mail.ru; Sbrb.Blt@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ Бурбашская СОШ |
| Руководитель: | Сибагатуллин Малик Тимерханович |
| Год основания учреждения: | 1966 |
| У нас учатся: | 158 учащихся/158 укучы |
| У нас учат: | 24 учителя/24 укытучы |
МБОУ «Бурбашская средняя общеобразовательная школа» Балтасинского муниципального района РТ/"Татарстан Республикасы Балтач муниципаль районы "Бөрбаш урта гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе - новости
Страницы: << 91 92 93 ( 94 ) 95 96 97 98 99 100 >>
-
Котлыйбыз! 17.04.2018

Актанышта булып узган, Республика күләм көрәш ярышында 7 нче сыйныф укучысы Авхадиев Ленар 3 нче урынга ия булды. Алга таба да уңышлар теләп калабыз. Афәрин, Ленар!
-
Шигырь язу бәйгесе 16.04.2018

Тукай, туган тел айлыгының планы буенча, 13 нче апрель - 4,5,6 нчы сыйныф укучылары арасында шигырь уйлап чыгару бәйгесе. Укучыларыбыз бик матур, мәгънәле шигырьләр иҗат иткәннәр иде. Сайлап алу җиңел булмаса да, 4 нче сыйныф укучысы Газизуллина Нәргизә, 5 сыйныфтан Галәветдинова Мәликә, 6 нчы сыйныфтан Хөсәенова Зәринәнең иҗат җимешләрен матур һәм тематика буенча язылган дип билгелде.
-
“Йолдызлы сәгать” 15.04.2018

12 нче апрель көнне татар теле укытучысы Зөлфирә Зөфәр кызы Нуретдинова 5 сыйныфлар белән “Йолдызлы сәгать” уены оештырды. Биредә укучылар Габдулла Тукайның иҗатына, тормыш юлына карата бирелгән сорауларга җавап бирделәр. Һәр укучы үзенең йолдызын табарга тырышты. Нәтиҗәдә иң күп йолдыз җыючы булып, Вафина Нәргизә билгеләнде.
-
Котлыйбыз! 14.04.2018

7 нче апрель көнне авылыбызда Ф.Шакиров истәлегенә оештырылган көрәш ярышларында мәктәбебез егетләре үзләренең осталыкларын күрсәттеләр. Башлангычлар арасында Корбанов Ильяс -1, Солтанов Булат -2, Мурадымов Әдел – 3, Фазлыев Әхмәд 4 нче урынга лаек булдылар. Авхадиев Ленар белән Авхадиев Ранил – 1, Хайруллин Инсаф һәм Авхадиев Рәмзисләр 2 нче урынны яуладылар. Афәрин, егетләр!
-
“Тамчы шоу” 14.04.2018

12 нче апрель көнне Ләйлә Сабир кызы Газизуллина башлангыч сыйныф укучылары арасында Тукайга, туган телгә карата “Тамчы шоу” интеллектуаль уены оештырды. Биредә укучыларның Тукай иҗаты, туган тел турындагы белемнәре сыналды. Алар үзләренең җитез, белемле икәнлекләрен исбатладылар. Афәрин, укучылар!
-
Кошлар кичәсе
13.04.2018
12 апрель көнне биология укытучысы Мәлик Тимерхан улы Сибагатуллин 5- 6 класслар арасында “Гаҗәеп кошлар” темасына кичә уздырды. Кичә бик бай эчтәлекле булды. Кызыксынучы укучылар өчен төрле сайтлар тәкъдим ителде .
-
Космонавтика көне 12.04.2018

12 нче апрель- Космонавтлар көне. Шул уңайдан 7 -11 нче сыйныфларда тәрбия сәгатьләре узды.
Биредә презентацияләр, видеолар күрсәтелде.
-
Всероссийский открытый урок “Космос далекий и близкий” 12.04.2018

Министерство образования и науки РФ совместно с порталом “ПроеКТОриЯ” проведет Всероссийский открытый урок “Космос далекий и близкий”. Мероприятие станет шестым в цикле “Россия, устремленная в будущее” и будет приурочено ко Дню космонавтики.
Кто готовит космонавта в полет и чем он занимается на МКС? Как создать цифровую модель нашей планеты? Зачем придумали 3D-принтер, который печатает детали в невесомости?
Ответы на эти и другие интересные вопросы школьники услышат во время выступлений спикеров урока.
Сергей Рязанский, летчик-космонавт, герой России, ФГБУ «Научно-исследовательский институт Центр подготовки космонавтов имени Ю.А. Гагарина»
Андрей Емельянов, директор проектов АО «Российские космические системы»
Владимир Гершензон, основатель компании «Сканэкс»
Петр Чубик, профессор, доктор технических наук, ректор Национального исследовательского Томского политехнического университета
Площадкой для урока станет Центр прототипирования высокой сложности “Кинетика” НИТУ “МИСиС”, а его руководитель, знаменитый промышленный дизайнер, футуролог Владимир Пирожков в этот раз выступит не только в качестве модератора, но и представит свой уникальный проект малого летательного аппарата с вертикальным или коротким взлетом Aero-G... -
Ачык тәрбия сәгате
11.04.2018
10 апрель көнне башлангыч сыйныфлар укытучысы Лилия Асхадулла кызы Шафигуллина 2 нче сыйныфта “Әдәплелек иленә сәяхәт” темасына ачык тәрбия сәгате үткәрде. Биредә укучылар үзләренең әдәплелек кагыйдәләрен белүләрен күрсәттеләр.
-
Сыерчык оялары 11.04.2018

Менә сыерчык оялары конкурсының нәтиҗәләре дә билгеле булды. Акбирова Нәфисәнең оясы “Оригинал” номенациясенә, ә Сафаргалиев Айратның кошларга ясаган бүләге мактау грамотасына ия булды.











