МБОУ «Бурбашская средняя общеобразовательная школа» Балтасинского муниципального района РТ/"Татарстан Республикасы Балтач муниципаль районы "Бөрбаш урта гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422255, Россия, Республика Татарстан, Балтасинский район, село Бурбаш, ул. Ф. Шакирова, д. 41, 41/1 |
| Телефон: | +7(843)-683-37-16;+7(843)-683-39-20 |
| E-Mail: | scola_burbash@mail.ru; Sbrb.Blt@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ Бурбашская СОШ |
| Руководитель: | Сибагатуллин Малик Тимерханович |
| Год основания учреждения: | 1966 |
| У нас учатся: | 158 учащихся/158 укучы |
| У нас учат: | 24 учителя/24 укытучы |
МБОУ «Бурбашская средняя общеобразовательная школа» Балтасинского муниципального района РТ/"Татарстан Республикасы Балтач муниципаль районы "Бөрбаш урта гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе - новости
Страницы: << 81 82 83 84 85 86 ( 87 ) 88 89 90 >>
-
Лагерьныӊ унбишенче көне
18.06.2018
Бүген туган ягыбызны, туган җиребезне зурлап патриотик җырлар конкурсы узды. Укучыларыбыз белән «Гүзәл туган ягыбыз», «Мин яратам сине Татарстан», «Татарстан гимны»н башкардык. Укучыларыбызныӊ һәркайсы бик актив булды. Иӊ-иӊнәренә истәлекле бүләкләр тапшырылды.
-
Лагерьныӊ ундуртенче көне
17.06.2018
ГТО – нәрсә ул? Отрядлар арасында спорт уеннарыннан торган ярышлар узды. Спорт уеннарына багышланган викторина буенча көч сынаштылар.
-
Лагерьныӊ унөченче көне 16.06.2018

Көнебез саф һавада зарядка белән башланып китте. Тәмле аштан соң ЮХИДИ хезмәткәрләре белән очраштык. Алар белән төрле уеннар уйнадык, юл йөрү кагыйдәләрен искә төшереп үттек. Очрашу безнең өчен бик файдалы булды.
-
Лагерьныӊ уникенче көне
15.06.2018
Бүген –тарих көне. Һәркем үзенең үткәнен белергә, кадерләргә тиеш. Безгә үзебезнең туган җиребезнең, авылыбызның тарихы үткәне белән хәбәрдар булырга кирәк. Һәрберебез тарих, нәсел агачы турында белешмәләр туплап килгән иде. Шуның белән уртаклашты. Авылыбызныӊ тарихын тирәнтен белү максатыннан «Бөр чишмәсе» неӊ башланган урынына бардык, аныӊ тәмле суларын эчеп кайттык
-
Лагерьның унынчы көне 14.06.2018

12 июнь - Рәсәй көне буларак билгеләп үтелә. Без дә моннан читтә калмадык. Мәдәният хезмәткәрләре белән берлектә Сабантуй җирендә кызыклы уеннар уйнадык, таштан Рәсәй флагын ясап буядык, плакатлар, рәсемнәр ясадык. Рәсәйнеӊ гимнын җырладык. Әлеге көннеӊ тарихы белән таныштык.
-
Лагерьның тугызынчы көне 13.06.2018

Бүген җилле булса да көнебезне бик күңелле үткәрдек. Шахмат, шашка ярышлары уздырдык. Җиңүчеләр билгеләнде. Төшке аштан соң математика буенча “Олимпка юл” кичәсендә катнаштык.
Үзебезгә бик күп мәгълүмат алдык. -
Лагерьның сигезенче көне 12.06.2018

Табигатькә экскурсия бик файдалы булды.Спорт мәйданчыгында төрле уеннар уйнаганнан соӊ , пешекче апаларыбызныӊ тәмле ашлары белән сыйландык. Аннан соӊ рус теленнән “Олимпка юл” уены уйнадык. Алдагы көн тәртибе белән танышканнан соӊ, көнгә йомгак ясалгач өйләргә таралыштык.
-
Лагерьның җиденче көне 11.06.2018

Бүгенге көн безнең өчен бик тә кирәкле булды. Авылыбызныӊ шәхси эшмәкәрләренә кунакка бардык. . Б.Фазлыевныӊ агач эшкәртү цехында, И.Гильмуллинныӊ колбаса цехында, И.Хусаеновныӊ пластик тәрәзәләр ясау цехында булдык. Бу эш төрләре укучыларда төрле кызыксынулар уятты. Алар үзләренеӊ сорауларына матур җаваплар ала алдылар. Көн бик файдалы үтте.
-
Лагерьның алтынчы көне 10.06.2018

Көн иртәнге зарядка белән башланды. Этика кагыйдәләре һәм ашау әдәбе белән таныштык. А.С.Пушкинның туган көне уңаеннан иҗаты, тормыш юлы буенча “Могҗизалар кыры” булды. Алдагы көнгә укучыларга биремнәр бирелде
-
Лагерьның бишенче көне 09.06.2018

Бүген лагерьның бишенче көне. Тәмле иртәнге аштан соӊ , саф һавада, сәламәтлекне ныгыту максатыннан спорт мәйданчагында туплы уеннар уйналды. Укучыларныӊ логик фикерләү сәләтен үстерү максатыннан мавыктыргыч « Үз уен» үткәрелде.











