Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение "Балтасинский детский сад №2 общеразвивающего вида" Балтасинского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Балтач муниципаль районының «Гомүми үсеш бирүче төрдәге Балтач 2нче номерлы балалар бакчасы» муниципаль бюджет мәктәпкәчә белем бирү учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422250, Республика Татарстан, Балтасинский район, пгт. Балтаси, ул. Наримана, д. 19 |
| Телефон: | +7(843)-682-54-10 |
| E-Mail: | baltasidetsad2@mail.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБДОУ "Балтасинский детский сад №2" |
| Руководитель: | Хакимова Лилия Гаднановна |
| Год основания учреждения: | 1986 |
| У нас учатся: | 140 воспитанников/Бездә 140 бала тәрбияләнә |
| У нас учат: | 15 педагогов/Бездә 15 педагог белем һәм тәрбия бирә |
Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение "Балтасинский детский сад №2 общеразвивающего вида" Балтасинского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Балтач муниципаль районының «Гомүми үсеш бирүче төрдәге Балтач 2нче номерлы балалар бакчасы» муниципаль бюджет мәктәпкәчә белем бирү учреждениесе - новости
Страницы: << 71 72 73 74 75 ( 76 ) 77 78 79 80 >>
-
"Төньяк балкышы" - шахмат ярышы 02.03.2017

Февраль аенда Арча районы Яңа Кенәр авылы "Балалар иҗат йортында" традицион "Төньяк балкышы" исемендә республика шәхси-команда беренчелегенә шахмат ярышлары уздырылды. Мәктәпкә әзерлек 2 төркемендә тәрбияләнүче бала "Иң нәни шахматчы" исеменә лаек булып грамота белән бүләкләнде. Әфарин!!!
-
Әниемә бүләккә 01.03.2017

Мәктәпкә әзерлек 2 гадәти булмаган алымнар кулланып, әниләргә бүләкләр әзерләделәр.
Әниләрнең бәйрәменә
Җыелып без бергәләп
Язгы чәчкәләр ясадык.
-
Педагогик киңәшмә узды. 28.02.2017

МББУ чыраттагы "МБ ФДББС туры китереп предметлар үстерешле белем бирү мохите булдыруга инновацион якын килүне камилләштерү" темасына педагоги киңәшмә узды. Һәр педагог төркем бүлмәсендә тудырылган тирәлек буенча презентация яклады. Әлеге сорауга кагылышлы проблемалар, аларны чишү юллары уртага салып сөйләшенде. Стандарт таләпләреннән чыгып ПҮББТ булдыру буенча алга перспективалар күзалланды.
-
Ватанны саклучылар көне белән! 23.02.2017

Сез булганга имин булып ата таңнар,
Тыныч-матур тормыш белән үтә айлар.
Бәйрәмегез котлы булсын, ир-егетләр,
Мәңге тыныч, имин торсын җирләр-күкләр -
Әтиләр бәйрәме күңелле үтте 21.02.2017

Уртанчылар төркемендә әтиләр бәйрәме бик күңелле үтте! Балаларның матур котлаулары төрле мавыктыргыч уеннар белән бәйләнеп барды. Хөрмәтле әтиләр сезне бәйрәм белән котлыйбыз. Һәрвакыт шундый актив, күтәренке күңелле булып калыгыз!
-
Нәни шахматчы 20.02.2017

17-19 февраль көннәрендә РТ Казан шәһәрендә ачык беренчелеккә шахмат ярышлар булып узды. Безнең балалар бакчасының зурлар төркемендә тәрбияләнүче бала әлеге ярышта катнашты һәм грамота белән бүләкләнде. Алда уңышлар телибез!
-
Тиздән әтиләр бәйрәме! 15.02.2017

Тиздән, бик тиздән,
Әтиләр бәйрәме җитәчәк,
Шул көнгә тырышып, тырышып
Зур бүләк хәстәрли балалар!
-
"Чаңгы юлы - 2017" 12.02.2017

Бүген "Чаңгы юлы - 2017" дә күмәкләшеп катнаштык. Табигатънең гүзәллеге, саф һава барыбызга күңел күтәренкелеге, тәнгә сихат бирде. Тикмәгә генә "Хәрәкәттә - бәрәкәт" димәгәннәр бит!
-
"Дус гаилә" 07.02.2017

"Социаль-коммуникатив" белем бирү өлкәсе бурычларын үтәүдә сюжетлы-ролле уеннарның роле зур. Төркем бүлмәсендә тудырылган шартлар, балаларны иҗадый уенга тарта, аралашу кунекмәләре, әхлак сыйфатлары тәрбияли. Балалар "Гаилә" уен почмагында бик яратып уйныйлар.
-
Кызыклы тәҗрибә! 02.02.2017

Урамда салкын кыш, ә безнең табигатъ почмагында суган ямь-яшел кыяклар җибәргән! Сере нидә икән? Тәрбияче апа белән без шуларга җавап эзлибез!








