Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение "Балтасинский детский сад №2 общеразвивающего вида" Балтасинского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Балтач муниципаль районының «Гомүми үсеш бирүче төрдәге Балтач 2нче номерлы балалар бакчасы» муниципаль бюджет мәктәпкәчә белем бирү учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422250, Республика Татарстан, Балтасинский район, пгт. Балтаси, ул. Наримана, д. 19 |
| Телефон: | +7(843)-682-54-10 |
| E-Mail: | baltasidetsad2@mail.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБДОУ "Балтасинский детский сад №2" |
| Руководитель: | Хакимова Лилия Гаднановна |
| Год основания учреждения: | 1986 |
| У нас учатся: | 140 воспитанников/Бездә 140 бала тәрбияләнә |
| У нас учат: | 15 педагогов/Бездә 15 педагог белем һәм тәрбия бирә |
Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение "Балтасинский детский сад №2 общеразвивающего вида" Балтасинского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Балтач муниципаль районының «Гомүми үсеш бирүче төрдәге Балтач 2нче номерлы балалар бакчасы» муниципаль бюджет мәктәпкәчә белем бирү учреждениесе - новости
Страницы: << 71 72 73 74 75 76 77 ( 78 ) 79 80 >>
-
Матур итеп ял иттек! 15.12.2016

Балалар бакчасы коллективы матур итеп эшен оештырган кебек, матур итеп ял да итә белә. Бүген без Казанның Кәрим Тинчурин исемендәге татар дәүләт драма театрына культпоход оештырдык. Бик матур "Туй алдыннан" исемле тамаша карап, күңелләребезгә рухи азык алдык.
-
Кышкы шатлык 12.12.2016

Кечкенәләр төркемендәге балалар спорт тамашаларында бик теләп катнашалар.
-
Кышкы әкият 12.12.2016

Балаларда шатлыклы хисләр, яхшы кәеф булдыру максатыннан, кичке якта тематик куңел ачулар уздырабыз.
Иң кечкенәләр икенче төркемендә күңел ачу вакыты.
-
Коррупцияга-ЮК! 06.12.2016

9 декабрь - коррупцияга каршы көрәш көне. Мәктәпкәчә яшьтәге балаларда ышаныч, гаделлек, дуслык, ярдәмчеллек кебек әхләк сыйфатлары тәрбияләү аша киләчәк тормышта үзләренең кыйблаларын дөрес табарга өйрәтү - безнең бурыч. Әлеге юнәлештә әти-әниләр, балалар белән төрле үзара аңлаешлы формада эшләр башкарыла. Балаларның яраткан әкиятләре аша уңай, тискәре сыйфатларны аеру, укыган әкиятләр буенча рәсем күргәзмәсе оештыру - шуларның берсе.
-
"Чәбәк-чәбәкәй" түгәрәге уңышлары! 01.12.2016

"Чәбәк-чәбәкәй" түгәрәгендә кечкенәләр төркеме балалары салфетканы ваклап шалканга ябыштырдылар.
Кояш кебек мин түгәрәк
Шалкан диеп атыйлар
Түгәрәкләп кисә-кисә
Тәмле итеп ашыйлар!
-
Хөрмәтлик, әниләрне! 30.11.2016

Балалар бакчасы Балтач үзәк китапханәсе белән тыгыз элемдәтә эшли. Чираттагы очрашу "Әниләр көне" уңаеннан узды. Мәктәпкә әзерлек төркеме -1 әлеге чарада актив катнаштылар,үзләренең хөрмәт хисләрен җыр һәм шигырьләр аша җиткерделәр. Әлеге чараны балалар һәм әниләр өчен файдалы һәм мәгънәле итеп оештырган китапханә хезмәткәрләренә зур рәхмәтебезне ирештерәбез!
-
Этномәдәни компонент гамәлдә 30.11.2016

Балалар бакчасының төп белем бирү программасының бурычларын тормышка ашыру - этномәдәни компонентны гамәлдә башкару белән үрелеп бара. Педагогик киңәшмә №2 дэ ЭМК ның айрылгысыз өлешләре: туган як табигате, социаль-мәдәни кыйммәтләр, милли культура белән таныштыру, билингваль белем бирү өчен шарталар тудыру кебек сораулар каралды. Әлеге юнәлештә педагогик эшчәнлекнең эффективлыгын арттыруга юнәлтелгән карарлар кабул ителде.
-
Сак булыгыз, бозлавык! 28.11.2016

Өлкәннәр һәм балалар ,
Аяк асты бик хәтәр!
Хәвеф-хәтәрне кисәтик-
Бозлавык белән көрәшик!
Рәхмәт әйтер әбиләр,
Рәхмәт әйтер бәбиләр.
Яхшы эш эзсез югалмас
Үзебезгә кире кайтыр!
-
Әни дип әйттеңме, син инде көчле дә, син инде бәхетле дә! 25.11.2016

Әнием минем матур,
күзләре якты, көләч.
Шундый күңелле була,
ул өйгә кайтып кергәч.
Мин елышам әнигә,
әни миңа елыша.
Битләре аның кайнар,
ә куллары йоп-йомшак.
Конфет та кирәк түгел,
кирәк түгел курчак та,
Чөнки мин әниемне
алдым инде кочаклап.
Уртанчылар төркемендә "Әниләр көне"нә багышланган бәйрәм иртәсе уздырылды.
-
Әни. Нинди зур сүз бу! 25.11.2016

Менә син иртә белән йокыдан уяндың да күзләреңне ачтың. Бүлмә кояш нуры белән балкып тора. Өйдә тәмле аш исе аңкый. Синең өc-баш киемнәрең урындыкка пөхтәләп җыеп куелган. Сиңа рәхәт-рәхәт.
Син шул вакытта үзең дә сизмәстән «әни» дип эндәшәсең. Нигә? Чөнки хәзер бу иртәнге сәгатьтә синең йөрәгеңдә шатлык тыпырчына һәм ул менә хәзер «әни» дигән сүз булып синең күкрәгеңнән очып чыкты да ананың күңеленә барып кунды. Ананың йөзе елмайды, күзләре энҗе ташлары кебек ялтырап китте. Нигә? Чөнки «әни» дигән сүз белән аңа бу иртәнге сәгать тагы да матуррак булып китте. Аның күңеле татлы хисләр белән тулды. Тормыш синең телең аркылы шулай үзенең иң бөек юлдашын, армас-талмас хезмәтчесен котлады.
Әни. Нинди зур сүз бу!
Кеше үз гомерендә шул сүзне ничәмә-ничә кабат әйтә икән? Әйткән саен, ул сүз яңадан-яңа мәгънә алып килә. Ана шул бер сүздән синең шатлыгыңны да, кайгыңны да, уйларыңны да белә. Алай гына түгел, ана бу сүз аша синең йөрәгеңне күрә. Әйе, күрә. Чөнки «әни» дигән сүз ул үзе йөрәктә туа. Ә йөрәктән чыккан сүз йөрәккә барып керә. Әни дип әйттеңме, син инде көчле дә, син инде бәхетле дә! Н.Дәүли.
Мәктәпкә әзерлек төркемендә - 2 "Әниләр көне"нә багышланган бәйрәм иртәсе уздырылды.








