Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение "Балтасинский детский сад №2 общеразвивающего вида" Балтасинского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Балтач муниципаль районының «Гомүми үсеш бирүче төрдәге Балтач 2нче номерлы балалар бакчасы» муниципаль бюджет мәктәпкәчә белем бирү учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422250, Республика Татарстан, Балтасинский район, пгт. Балтаси, ул. Наримана, д. 19 |
| Телефон: | +7(843)-682-54-10 |
| E-Mail: | baltasidetsad2@mail.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБДОУ "Балтасинский детский сад №2" |
| Руководитель: | Хакимова Лилия Гаднановна |
| Год основания учреждения: | 1986 |
| У нас учатся: | 140 воспитанников/Бездә 140 бала тәрбияләнә |
| У нас учат: | 15 педагогов/Бездә 15 педагог белем һәм тәрбия бирә |
Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение "Балтасинский детский сад №2 общеразвивающего вида" Балтасинского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Балтач муниципаль районының «Гомүми үсеш бирүче төрдәге Балтач 2нче номерлы балалар бакчасы» муниципаль бюджет мәктәпкәчә белем бирү учреждениесе - новости
Страницы: << 71 72 73 74 75 76 ( 77 ) 78 79 80 >>
-
Китапханәдә кунакта. 25.01.2017

-
Файдалы очрашу. 19.01.2017

Бәлигъ булмаганнар арасында хокук бозучы һәм авыр гаиләләрне кисәтү буенча муниципаль хезмәткәрләре белән мәктәпкә әзерлек төркеме балалары очрашу уздырды. "Сертотмас үрдәк" әкияте мисалында тормышта куркынычсызлык өчен кирәк булган кайбер кагыйдәләр турында сөйләштеләр. Әңгәмә бик файдалы һәм җанлы булды.
-
"Күңелле көбекләр!" 16.01.2017

Иң кечкенәләрнең икенче төркеме балалары "Күңелле көбекләр!" уенында төрле төсле көбекләрне тотарга тырыштылар.
Әй, күңелле дә соң көбекләр белән уйнавы!
Кичке якта күңел ачу вакытында.
-
Яраткан уеннарыбыз! 16.01.2017

Күңел ачу вакытында кечкенәләр төркеме балалары хәрәкәтле уеннарны кызыксынып уйныйлар.
"Без уйныйбыз, уйныйбыз
Уйнап һич тә туймыйбыз!"
-
Нәниләргә Кыш бабай килде! 28.12.2016

Хуш киләсен безгә, өр- Яңа ел!
Килер юлың булсын ак кына!
Яңа өмет, яңа хыял белән,
Без чыгарбыз синең каршыңа!Иң кечкенәләрнең 2 нче төркеме.
-
Күрегезче чыршыны, чыршының да чып-чыны! 28.12.2016

Балалар бакчасында яңа 2017 елны каршылау зур хәзерлек белән үтте. Әти-әниләрнең кул эшләреннән "Күрегезче чыршыны, чыршының да чып-чыны!" темасына оештырылган күргәзмә - шуларның иң истә калганнарының берсе. Әлеге күргәзмә барчабызга бәйрәм рухы биреп күңелләрне сөендереп торды. Әти-әниләрнең осталыклары, фантазиялары барчабызны сокландырды. Күргәзмәне оештыруда катнашкан барлык әти-әниләргә зур рәхметебезне җиткерәбез һәм әфарин дип әйтәсебез килә. Яңа еллар һәрберебезгә куаныч, шатлык, сәләмәтлек алып килсен, күкләребез һәрвакыт аяз булсын!
-
Безгә бүген Яңа ел килә! 27.12.2016

Без җырлыйбыз, без биибез,
Безгә бүген Яңа ел килә!
Шау-гөргә күмә, Яңа ел килә,
Һәркемгә дә елмаеп көлә.Кечкенәләр төркеме
-
"Урманга чыршы артыннан..." 26.12.2016

Яшел чыршы тирәсендә
Үткәрәбез зур бәйрәм
Җырлыйбыз да биибез
Уйныйбыз әйлән-бәйлән.
Уртанчылар төркемендә бәйрәм иртәсе
-
Кар бөртекләре 23.12.2016

Кар бөртеге,
Кун кулга,
Бераз ял ит
Син шунда
Бер карасам,
Гел боз син,
Бер карасам
Йолдыз син
Ис китәрлек
Матур син.
Ничек җирдә
Ятасың?
Ашыкмачы
Очма син?
Кечкенәләр төркемендә балалар "Чәбәк-чәбәкәй" түгәрәгендә салфетка кулланып, кар бөртекләре ясадылар.
-
"Күрегезче! чыршыны- чыршының да чып-чыны!” конкурсы 21.12.2016

Ясле-бакчабыз күләмендә уздырылучы “ Күрегезче! чыршыны- чыршының да чып-чыны!” конкурсында иң кечкенәләрнең II төркеменә йөрүче балаларның әти-әниләре бик актив катнаштылар. Без аларга чын күңелдән зур рәхмәтебезне белдерәбез.








